Домой Поздравления Иң изге теләкләр белән Крутые Ключи микрорайонының 7нче мәктәп ата-аналары

Иң изге теләкләр белән Крутые Ключи микрорайонының 7нче мәктәп ата-аналары

0
Иң изге теләкләр белән Крутые Ключи микрорайонының 7нче мәктәп ата-аналары

Региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли Шура әгъзасы, эшкуар һәм меценат Фәхретдин Бәдретдин улы

КАНЮКАЕВка – 55 яшь!

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы! Сезне Самараның Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәбендә укучыларның ата-аналары исе-меннән туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗтимагый тормышның кайсы гына тармагында көч куйсагыз да, Сез башлаган эшләр һәрвакыт җиренә җиткерелеп үтәлә, җитәкчелек һәм халык тарафыннан хуплап каршы алына. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәвегез, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен хөрмәтләп, рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезне көчле рухлы, тәҗрибәле, нык куллы җитәкче итеп танытты.

Хөрмәтле Фәхретдин Бәдретдин улы! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрикләп, киләчәк тормышыгызда чиксез бәхет-шат-лыклар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә зур уңышлар телибез.