Домой Жизнь татар Иң күп күлмәкле җырчы Резидә Шәрәфиева: «Яшемне сорамагыз, күңелемә – 18»

Иң күп күлмәкле җырчы Резидә Шәрәфиева: «Яшемне сорамагыз, күңелемә – 18»

0
Иң күп күлмәкле җырчы Резидә Шәрәфиева: «Яшемне сорамагыз, күңелемә – 18»


Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева Казанда концертын тәкъдим итте. Журналист Алинә Айдарова тамашаны карап кайтты.

Резидә Шәрәфиева — үзенчәлекле җырчы. Кайбер җырчыларның тавышлары, җырлау стильләре, тембрлары үзара охшаш була. Әмма Резидә апа турында алай дип булмый. Ул — бердәнбер. Аннан соң Резидә апа инде 25 ел татар сәхнәсендә. Аның белән бергә күтәрелгән чордашларының күбесе диярлек бүген популярлар рәтендә түгел.

Резидә апаның артык рекламасы да юк бит. Ротацияләргә, үз-үзен рекламалау өчен берәр продюсер үзәгенә акча сарыф итми дип беләм. Ә тамашачы аны таный, концертларына йөри. Гадәттә, тамашаларда чакырулар белән керүчеләр байтак була. Бу концертта да бар алар, билгеле: коллегалар, әйтик, Казан шәһәр филармониясе солистлары, аннан соң туганнар… Әмма билет алып килүчеләр дә бар иде. Хәтта чакыру белән килүче берәү: «Билет бәясе күпме?» — дип сорады. 1200 икән хакы. Без уртадарак утырдык, шуңа күрә башка урыннарда очсызрак та булырга мөмкин.

Гомумән әйткәндә, концерт уңышлы, яхшы үтте. Күңелсез дә булмады. Елатты да, көлдерде дә.

Арты белән борылып басса, үз яшен бирмәссең дә…


Резидә апаның тавышы гына түгел, хәтта күлмәкләре дә башкаларныкына охшамаган. Чыгышы саен яңа күлмәк, костюм киде ул. Концертта аның турында «иң күп күлмәкле җырчы» дип дөрес әйттеләр. Өстәвенә, Резидә апа чибәрлеге, буй-сынының зифалыгы буенча һаман яшь.

Беренче чыгышында ул үтә күренмәле водолазка киеп чыкты. Ап-ак бюстгальтеры да күренеп тора иде. «Башка водолазка таба алмаганмы?» — диючеләр дә булыр. Әмма, минемчә, олыгаеп барганда күпләр үтә күренмәле киемнәр киюне кабул итә алмый. Резидә апаның биле зифа, «складка»лары юк, шуңа күрә ул аны киеп чыгарга булгандыр. Арты белән борылып басса, яшен белмәсәң, үз яшен бирмәссең дә…

Бу программаны Резидә апа Минзәләдә куйган иде инде, ялгышмасам. Әнисе Рәйхана апа да Минзәләдәге концертын карагандыр. Сүз әйтмәгән булса кирәк. Кызына шелтә белдерсә, Резидә апа әнисен тыңлар иде. Әгәр Рәйхана апа әйтсә дә шушы киемен киюен дәвам итсә, димәк, Резидә апа әнисенең сүзенә колак салмый. Лифчигының ак булуы гына ошап бетмәде, тән төсендәгесен киясе калган.

Миңа бер мизгел ошамады. Концертта баянчы Айнур Моратов белән скрипкачы Динә Закирова да катнашты. Резидә апа шушындый милли булмаган образда, ә Динә белән Айнур милли бизәкле киемнәрдә. Моратов түбәтәй кигән иде хәтта! Айнур, гомумән, концерт дәвамында костюмын алмаштырмады. Калган концертларда да ул нәкъ менә шушы кием белән чыгыш ясый, ялгышмасам. Пандемия булды ич, акчага кытлыктыр. Сезон тәмамлануга да озак калмый — өч ай гына. Киләсе елга яңа костюм тектерер, Аллаһ боерса.

Динә исә концерт дәвамында күлмәкләрен алмаштырды. Араларында кичке күлмәкләр дә бар иде. Бу беренче чыгышында шуларның берсен кисә, дөресрәк булыр иде, минемчә.

Казан мэрының рәхмәт хаты


Казан мэры Илсур Метшин имзалаган «Рәхмәт хаты»н тапшырыр өчен концертка шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эмиль Мостафин килгән иде. «Рәхмәт хаты»нда язылган сүзләрне укыды ул. Әлләй интекте, бичара, кызганыплар куйдым. Әле рәсми документларда сүзләр дә катлаулырак була, билгеле. «Сез татар эстрадасының бриллианты», — диде ул Резидә апага русча. Чыгышыннан соң Эмиль әфәнде залга кире төшүне кирәк дип тә тапмады. Хөрмәт йөзеннән булса да, концертны азагына кадәр карап бетерәсе булган дип уйлыйм. Эмильгә эш кушканнар — ул үтәде. Бетте. Мәдәният идарәсе башлыгы икәнсең, концертка килгән икәнсең — хөрмәт ит җырчыны. Демонстратив рәвештә концерт барышында тамашаны ташлап чыгып китү – ул тамашачыны да хөрмәт итмәү икәнен белмиләр икән мәдәният идарәсендә эшләүчеләр.

Сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасын да белми икән мәдәният идарәсендә эшләүче. Рәхмәт сүзләрен укыганда «хөрмәтле» Эмиль әфәнде Резидә апага арты белән басып торды. Шәһәр филармониясе директоры Наил абыйга укый иде кебек. Резидә апа, сүзләрне тыңлап, Эмильнең артына карап торды инде… Яшь ич бу Мостафин, өйрәтеп җибәрегез сез аны. Аннан соң «бриллиант» булгач, кадерен белеп, югарырак вазифадагы кешене юлласагыз да булган.

Шушы ук мизгелләрдә Казан филармониясе дә Резидә ханымны юбилее белән котлады. Директорлары Наил Зыятдинов кына сүз әйтер дип уйлаган идем, юк, сәхнә түренә концертта булган филармония солистлары тезелеп басты. Берничәсе генә сүз әйтте. Резидә апага алар күлмәк тектерүгә сертификат бүләк итте.

Минзәләлеләр дә мактау сүзләрен әйтте. Резидә Шәрәфиева Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туган.

Шулай ук Апас районыннан да килүче бар иде. Резидә апа апаслылар белән дә тыгыз элемтәдә тора икән. Апастан килүче ханым әзерләнгән — озын текстын язган, сүзләрен ятлаган. Пафос белән тулган иде ул сүзләр. Текстның эчтәлеге бик матур, әмма сүзләре бигрәк баллы. Мөмкин кадәр күбрәк мактау сүзләрен берничә кеше өстәп язган кебек. Шундый тәэсир калды.

Резидә Шәрәфиева һәм аның егетләре


Резидә Шәрәфиева дигәч, Равил Галиев та күз алдына килә. Әлбәттә, ул концертта бар иде. «Кышкы романс»ны һәм татарча такмаклар җырлады ул. «Борынын да сөртә белми, егет сайлаган була», — ди. Аннан соң тагын берәү истә калган: «Күн бүрек кисәң киярсең, өйләнә күрмә берүк».

«Мине бала-чага янына чакырмасагыз да ярый иде», — диде Равил абый, концертка чакырылган Рафаэль Якупов белән Айдар Рәкыйповка ишарәләп булса кирәк. Хәтерләсәгез, авылда әбиләрне яисә бабайларны җыеп, өйдә Коръән укытканда, барлык балаларны башка якка «куалар иде». Комачаулап йөрмәгез, имеш. Нишләптер нәкъ менә шушы хатирәләр искә төште. Аннан соң, үсә төшкәч, инде кухняда булса да утырырга рөхсәт итә башладылар. Булышам, дип йөргән буласың инде шунда. Үстем, имеш.

Равил абый, бала-чага түгел инде алар, алай ук бәрелмә. Рафаэль үз концертлары белән еш йөрмәсә дә, Айдары популярлашып килүче җырчылар рәтендә. Аннан соң Равил абый Чаллыда калды бит ул, ә Резидә апа Казанга күчте. «Башкалар белән җырламам», — дип ант бирмәгәндер бит. Әле Равил абый: «Чакырган урынга бар, дип өйрәттеләр», — ди. Теләр-теләмәс кенә килдең мәллә, Равил абый? «Чакырды бит, үпкәләр, барыйм инде», — дигән микән?..

Аңлыйм, Равил Галиев үз вакытында популяр булган җырчы. Чаллыда ул хәзер дә популяр. Әмма менә Казан тамашачысы аны онытып барадыр дип уйлыйм.

Рафаэль Якупов белән Равил Галиевның буйлары бер чама. Резидә апа бераз аскарак карап җырларга ияләшкәндер. Әмма егетләр арасында озын буйлы Айдар Рәкыйпов та бар иде. Айдар белән җырлаганда, Резидә апага карашларын өскәрәк төбәргә туры килде.

Айдар бии белми. Бәлки күбрәк бию түгәрәгенә йөрсә, өйрәтеп тә буладыр, кем белсен. Матур җырлый, сүз юк. Әмма биемәве хәерлерәк. Резидә апа да биеми диярлек. Матур итеп селкенә, кыска гына бию хәрәкәте ясый. Әмма Резидә апаның мимикасы, кашлары аяклары урынына өздерә инде.

Айдар белән Резидә апаның «Современный әбиләр» дип аталган җыры чыккан иде. Безнеңчә әйтсәк, «заманча әбиләр». Мин бу җырның нигә кирәк булуын аңламыйм. Аны башкарып, популярлык арта микән?..

Яше буенча Резидә апа әбиләр рәтенә керә инде ул. Әмма аны мин ак яулыклы әби итеп күз алдыма китерә алмыйм. Әгәр Резидә апаның улы булса, килененә бәхет елмаер иде. Күпләрнең кайнаналары тырнак ясатуны, керфек ябыштыруны, каш буяуны һәм башка процедураларны аңлап бетерми. Резидә кайнана белән мондый проблема булмас иде, дим мин. Ул, киресенчә: «Кызым, салонга барып кайт инде», — дияргә мөмкин. Үзе дә иярер…

Резидә апаның хит булган «Өзмә өметем», «Китмә, китмә, сөйгән яр», «Бүләк итәм күңелем җылысын» һәм башка җырлары бар. Алар концертта яңгырамады. 2019 елда Айдар Галимов Казанда концерт куйган иде. Айдар абыйның ярты программасы ретро-җырлардан торды. Җиңел бит, яңа җырлар иҗат итәргә дә кирәкми. Резидә апа исә тамашачысын күбрәк яңа җырлары белән таныштырды.

Әниләргә багышланган җырлар күп булды. Резидә апаның әнисе Рәйхана апа да залда бар иде. Әни темасы отышлы ул, кемгә дә ошый, чөнки әни — мәңгелек тема. Резидә апа үзе дә стажлы әни — кызы Зөләйха да үсеп беткән.

Концерт дәвамында Резидә апа дүрт тапкыр шигырь дә укыды. Салисә Гәрәева, Гөлүсә Шаһбан, Гөлчәчәк Хөснуллина шигырьләре яңгырады. Матур укый, чөнки тембры үзенчәлекле. Яңа ачылган «Китап» радиосына чакырырга кирәк Резидә апаны. Әгәр дә ул риза булса, радио дулкыннарыннан аның тарафыннан укылган шигырьләрне күпләр ошатыр иде дип уйлыйм.

«Мин сине яратам, ә син мине яратмыйсың» темасына кагылышлы җырлар булмады диярлек. Монысы куандыра.

Концерт кую хәзер тагын да катлауланды. Әлбәттә, радиоларда, телевидениеләрдә еш яңгыраган, популярлар рәтендә торыр өчен нык тырышкан, акчалар түккән җырчылар җыя инде аны. Күбесе яшьләр. Резидә апа, заманнан калышмыйм дип, артык үзгәрмәде дә. Мин бәләкәй чакта белгән Резидә апа ул. Әнә Ришат Төхвәтуллинга карагыз: ул бит үзгәрде.

Резидә апага сәламәтлек телик. Ни генә дисәң дә, яшь бара. Аңа – 55! Сер итеп саклаганнар иде булса кирәк. Ул үзе дә: «Яшемне сорамагыз, күңелемә – 18», — ди. Әмма, аңлавымча, Татар мәдәни үзәгенең бер хезмәткәре сәхнәгә чыгып: «Сиңа 55 кенә әле», — дип, бөтен «интрига»ны бозды. «55 әле алтмыш түгел, җил-давыллар булып уйный күңел», — дип шигырь сөйләде ул…

Ике «бишле» турында мәктәптә укыганда барыбыз да хыялланганбыздыр. Менә Резидә апага тормыш ике «бишле» куйды. Соңгы юбилей булмасын, киләселәрендә дә очрашырга язсын.

Алинә Айдарова

intertat.tatar