Иң кадерле кешеләр

0
Иң кадерле кешеләр

Иң бәхетле мизгел тормышыңда –

Сабыеңны кулларыңа алу.

Җәннәт исе килгән җимешеңне

Назлап кына күкрәгеңә салу.

(Гөлара Шәрипова)

Әниләр көне – иң якты бәйрәм. Россиядә аны, 1998 елдан башлап, ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Быел ул 28 ноябрьгә туры килә. Бәйрәм бик яшь булуга карамастан, ул безнең тормышта саллы урын алып тора, чөнки бу көнне без һәрберебез өчен иң якын, иң кадерле, иң газиз кешене – әниләрне хөрмәтлибез.

Статистик мәгълүматлар буенча Самара өлкәсендә 1 миллион 200 меңгә якын ана яши. Аларның 42 проценты – бер, 46 проценты – ике, 12 проценты – өч һәм күбрәк бала анасы. Шул ук чыганаклар раславынча, соңгы елларда, кызганычка, Самара өлкәсендә туучылар саны кимү күзәтелә, ә беренче баласын табучы аналарның яше арта бара. 2019 елда беренче тапкыр әни булган хатын-кызларга уртача 26 яшь булса, 2020 елда бу күрсәткеч 29 яшькә якынлаша. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Әниләр һәм бәбиләр темасына хатын-кызларны әни булырга әзерләүче табиб Мәдинә Казыйм кызы ДӘҮЛӘТОВА белән сөйләштек.

– Хәзерге хатын-кызлар беренче баласын тудыру карарына килгәнче, югары белем алалар, эшкә урнашып, карьера ясыйлар, декреттан соң эшкә чыгу мөмкинлеген тикшерәләр. Шулай ярты гомере уза, 26 – 27 яшендә генә беренче баласын табалар. Дөрес, 30 – 34 яшьтә – икенче, ә 40 – 44тә өченче, дүртенче бала табу да гадәти күренешкә әверелеп бара. Икенче һәм аннан соңгы балалар туу өчен иң мөһиме – ана капиталы алу һәм яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге. Шулай ук, балага 3 яшь тулганчы, пособие түләү, балалар бакчасында урын бирелү дә мөһим факторлар. Авырлы вакытта хатын-кызларга медицина хезмәте күрсәтү елдан-ел яхшыра бара, нәтиҗәдә булачак әниләрнең сәламәтлеге яхшыра, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

– Мәдинә ханым, бөтен дөнья коронавирус зәхмәте белән көрәшә. Пандемия шартларында балага узучылар арасында көмәнен төшертергә теләүчеләр саны үзгәрдеме? Гомумән, коронавирус әни булу теләгенә йогынты ясыймы, сезнеңчә?

– Әйе, барыбыз өчен дә катлаулы вакыт. Әни булу – бик җаваплы карар. Шуңа күрә, минем пациентларны күбесенчә булачак сабыйның исәнлеге борчый. «Балам исән-сау туармы икән, барысы да әйбәт булырмы? Әллә бала табуны бераз кичектереп торыйммы икән?» – дип икеләнүчеләр дә бар. «Барысы да әйбәт булыр, Аллаһ теләсә», – дип бернидән дә курыкмаучылар да бар.

Әгәр йөкле хатын-кыз COVID-19 белән авырса, без аны төрле яклап тикшерәбез, карындагы сабыйның үсешенә зыян килмәвен ачыклау өчен күп төрле анализлар ясыйбыз. Әни булырга теләгән асыл затларга прививка ясатырга тәкъдим итәбез. Хәзерге вакытта яралгыга 20 атна булганда да ковидка каршы прививка ясарга рөхсәт ителә.

– Сезнең хезмәт стажыгыз шактый зур. Шул дәвердә авырлы булган иң яшь һәм иң олы әниләрне хәтерлисезме?

– Бик яхшы хәтерлим. Әни булырга җыенган иң яшь пациентка белән танышканда аңа 15 яшь иде, 16 тулгач ул әни булды. Ә иң олы яшьтәге әнигә 46 яшь иде, ул өченче сабыен тапты. Ул вакытта аның оныгы бар иде инде. Аллага шөкер, барысы да сау-сәламәт. Гомумән алганда, хәзерге вакытта пациентларым арасында иң олысына 82 яшь, – дип елмая Мәдинә ханым. – Хатын-кыз ничә яшьтә булса да, исәнлеген һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш. Чөнки әни – бала өчен иң мөһим кеше, без балаларыбызга һава сыман кирәк, аларга терәк булу өчен исәнлегебез дә нык булырга тиеш, – ди үзе дә өч бала әнисе булган табиб. – Чөнки әни – җир йөзендәге иң гүзәл сүз. Бу сүз белән безнең телебез ачыла. Ана йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. Аналарыгызны саклагыз, аларны бары тик шатлыкларга гына күмеп яшәгез! Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.