“Әнием – минем өчен ныклы терәгем, дустым, киңәшчем булды. Ул иң кайгыртучан, игелекле һәм ягымлы кеше. Аның күңелендә акыл һәм зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм игелек яши… Ул иң яраткан кешем, ярдәмчем һәм рухландыручым”, – дип сөйли Асия Шәмсулла кызы РӘСҮЛОВА турында дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызы.
Чынлап та, Асия апаның өендә кунакчыллык һәм юмартлык хөкем сөрә. Мин килгәч тә, хуҗабикә җәһәт кенә чәен куеп җибәрде, сый тулы өстәле артына утыртып, тәм-томнар белән сыйлый-сыйлый, гаиләсе турында сөйләп китте.
“Ирем Барый белән биш бала тәрбияләп үстердек. Йортыбызда балаларның, оныкларның һәм оныкчыкларның яңгыравык тавышы беркайчан да тынмады, бәйрәмнәрдә дә, авырлык килгән сирәк вакытларда да туганнар белән очрашабыз, шатлыгын да, кайгысын да тигез бүлешәбез”, – дип гаилә бәхете серләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Асия апа 1937 елда Каракалпак Автоном Республикасының кечкенә генә бер шәһәрчегендә туа. Шенталы районының Денис авылында туып-үскән әти-әнисе, кызлары туар алдыннан, Урта Азиягә күченеп киткәннәр.
“Гаиләдә бердәнбер бала булып үскәнгә, яшьтән үк зур гаилә турында хыяллана идем. 1949 елда әти белән әни туган ягыбызга кайтырга карар кылдылар. Мин җирле мәктәпкә йөри башладым, яңа өйгә, яңа кешеләргә тиз ияләштем”, – дип исенә төшерә Асия апа.
Кыз мәктәпне тәмамлагач, гаилә тагын күченә. Бу юлы Кыргызстанның Джелал-Абад шәһәренә. Асия педагогия училищесына укырга керә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләү методикаларын өйрәнә.
Әңгәмәбезгә апаның ире – Барый Рәсүлов та кушыла. “Джелал-Абад – Көнчыгыш базарлары белән генә түгел, курортлары белән дә дан тоткан шәһәр. Әнием, шул шифаханәләрнең берсендә ял иткәндә, яшь кенә татар кызы белән таныша. Бу минем булачак хатыным Асия булып чыга. Икенче көнне үк мин аның белән күрешергә килеп җиттем. Тыйнак, оялчан кыз бер күрүдә үк йөрәгемне әсир итте. 1959 елның 20 ноябрендә гөрләтеп туй уйнадык. Шул көннән башлап бик матур гомер кичерәбез”, – дип сөйләде Барый абый.
Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Асиянең хыялы тормышка аша – ул балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша һәм 30 елдан артык шунда хезмәт куя.
“Сабыйларның ихлас елмаюлары, нәни куллары белән муеныма сарылып, җылы сүзләр әйтүе – минем өчен иң зур бүләк иде”, – дип искә ала ул хезмәт елларын. Асия Шәмсулла кызы үзенең биш баласын да тәрбияләргә вакыт таба.
“Тәрбия бирү тәҗрибәсе миңа күп кенә гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итте. Үз балаларымда өлкәннәргә, хезмәткә карата хөрмәт хисе тәрбияләдем. Алар әти-әниләренең нинди зур хезмәт белән акча табуын беләләр иде. Гаилә зур булуына карамастан, беркем дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын дип тырыштык. Аллаһыга шөкер, дүрт улыбыз да, кызыбыз да югары белем алдылар, лаеклы кешеләр булып үстеләр. Безгә 14 онык һәм 6 оныкчык бүләк иттеләр”, – дип сөйләгәндә, Асия апаның йөзе тагын да яктырып киткәндәй була.
1980 елда Рәсүловлар гаиләсе кабат Шенталы якларына күчеп кайта. Асия ханым торак-коммуналь хуҗалыкта контролер булып эшләп, пенсиягә чыга.
Лаеклы хезмәте өчен ул күп тапкыр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, ә күп балалы ана буларак I һәм II дәрәҗә “Ана батырлыгы” медальләре белән бүләкләнгән.
– Шенталыга кайткач, мин Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә йөри башладым. Биш елга якын гарәп телен, догалар өйрәндем. Бүген намаз укыйм, мәчеткә йөрим, мөселман бәйрәмнәрен оештыруда булышам. Кызым да бик матур итеп мөнәҗәтләр укый. Әлхәмдүлилләһ, – дип сүзен тәмамлады Асия апа.
Без Асия ханым Рәсүлованы һәм барлык аналарны Әниләр көне белән котлап, киң күңелле һәм сабыр булганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Газиз кешеләребез, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп, бәхетле һәм озын гомер кичерсеннәр дигән теләктә калабыз.
Алинә Харисова.
Бердэмлек