Домой Жизнь татар Татары в регионе Иҗтимагый оешма бурычларын кем түләр?

Иҗтимагый оешма бурычларын кем түләр?

0
Иҗтимагый оешма бурычларын кем түләр?

Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе чак кына урамда калмаган. Җәмгыять әгъзалары бар булган байлыкларын – китапларын һәм компьтерларын, чемоданнарга һәм тартмаларга тутырып, салкын гаражга илтеп куйганнар. Сәбәбе – шәһәр администрациясе арендага биреп торган бина өчен түләргә оешманың акчасы булмаган. 170 мең сум бурыч җыелгач, шәһәр милке комитеты аренда шартнамәсен өзәргә карар кылган. “2019 елга кадәр шәһәр администрациясе елына 100 мең сум субсидия биреп торды. Бу коммуналь чыгымнарны, сакчылар өчен түләүләрне каплап барырга җитә иде. Хәзер никтер ул ярдәмне бирми башладылар”, – дип аптырый Ринад Ирфан улы.

Сызран автономиясенә Степан Разин урамында 60 квадрат метр мәйданы булган бинаны тапшырганда анда керерлек тә булмаган, бик зур ремонт таләп ителгән. Ринад Ирфан улы һәм оешма әгъзалары аны әйбәтләп ремонтлаганнар һәм төрле чаралар уздыра башлаганнар. 2018 – 2019 елда президент грантын отып, шул акчага уку әсбаплары, парталар, компьютерлар сатып алганнар һәм шул ук бинада татар теле буенча курслар ачып җибәргәннәр. Өч ел эчендә курсларны йөздән артык бала тәмамлаган. Курслар быел да эшләргә тиеш булган, тик менә нинди хәл килеп чыккан бит әле.

– Җырчыларыбыз һәм биючеләребез дә шәһәр бәйрәмнәрендә гел катнашып киләләр. Автономия активистлары тематик кичәләр оештыра, җырлый, бии, туган телләрен өйрәнә, шәһәр администрациясе уздырган бөтен чараларда да катнаша. Тик шуны гына җитәкчеләр һәм хөкүмәт аңларга теләми: иҗтимагый эш ул бит акча китерми, кешенең рухи байлыгын гына баета ала, – ди Ринад Шәрәфетдинов.

Шәһәр администрациясе, татарлар кайдан да булса акча табарлар әле, дигән өмет белән килешүне 30 сентябрьгә кадәр озайткан. Чыннан да, автономия җитәкчесе йөри торгач, спонсор да табылган – Самара өлкә автономиясе җитәкчесе, эшкуар Әнвәр Горланов 130 мең сум акча җибәргән. “Оптимистик хәбәр проблеманың чишелешен беразга кичектерергә ярдәм итәчәк, аренда шартнамәсе яңартылачак”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Ринад Шәрәфетдинов.

Алга карап фикер йөрткән җитәкчеләр киләчәк турында алдан кайгырта. Ринад Шәрәфетдиновның бизнесы яхшы гына барган чакта проблемалар булмаган. Ә хәзер ул да сүрелә башлаган. Бүген иҗтимагый оешманың бурычларын түләргә изге җанлы кеше табылды. Ләкин якын киләчәктә коммуналка бурычы тагын үсеп китәргә дә мөмкин бит. Ринат Ирфанович гел шулай соранып йөрергә тиеш буламы, әллә, түземлеге бетеп, оешманы ябып куярмы? Ә бәлки өлкә хөкүмәтенә проблеманы чишәр өчен өлкә Халыклар дуслыгы йортының филиалын Сызранда да ачып җибәрергә кирәктер?

Эльмира Шәвәлиева.