Домой Жизнь татар Татары в регионе «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»

0
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»

18-22 мартта Казан шәһәренең “Адымнар” полилингваль комплекс базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының финалы үткәрелә. Конкурсның максаты – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен тарату.
Катнашучылар – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
20-22 мартта Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Башкортостан республикаларынан, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Дәрес”, “Мастер-класс,” “Сыйныф сәгате”, “Методик остаханә” бәйгеләрендә көч сынашачаклар.
Конкурста җиңүчеләр 21 мартта “Матбугат конференциясе” конкурсында билгеләнәчәк. Ул “Адымнар” полилингваль комплекс базасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин, педагоглар, ата-аналар, журналистлар, Казанның белем бирү оешмалары студентлары катнашында узачак.