Җиде алтын ярымай

0
Җиде алтын ярымай

Изге Корбан гаетендә Сызран Җәмигъ мәчете өстенә җиде алтын ярымай урнаштырылды

Әлхәмдүлилләһ! Әлеге тарихи тантанага шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары – вакытлыча шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анатолий Лукиенко, «Тяжмаш» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Трифонов, губерна Думасы депутаты Сергей Гринько һәм Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдар Мәҗитов килгәннәр иде.

Без, аксакаллар белән киңәшеп, пандемия чорында читтән кунаклар чакырып тормаска һәм катнашучылар санын 150 кеше белән чикләргә карар кылдык. Тантананы мин үзем, Илгизәр Сәгъдиев, алып бардым. Һәр мөселман җыенын Кәлам Шәриф белән башлау йоласы буенча, улым Мөхәммәд, Коръәни-Кәримне укып, бәйрәмне башлап җибәрде. Аннары мин Сызран Җәмигъ мәчете төзелү тарихын сөйләп үттем һәм ярдәм итүчеләргә олуг рәхмәтләремне белдердем. Бигрәк тә әби-бабайларның кечкенә генә пенсия акчаларыннан да мәчет төзелешенә өлеш чыгаруларын ассызыклап үттем. Шулай ук Сызран шәһәр администрациясенә әлеге мәчет өчен бик уңай урыннан зур күләмдәге җир биргәннәре һәм даими рәвештә ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткердем.

2018 ел бу төзелеш өчен бик уңышлы ел булган иде, чөнки Татарстаныбыз 5 миллион сум акча бүлеп бирде, шулай ук Сызранның «Тяжмаш» акционерлык җәмгыяте иганәчелек итә башлады һәм өч ел дәвамында ярдәменнән өзмәде. Җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Трифоновка аерым рәхмәтләребезне белдердем.

Үз чиратында чыгыш ясаган Анатолий Лукиенко Сызран шәһәре администрациясе исеменнән һәм шәхсән үзеннән мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады һәм Сызран Җәмигъ мәчете өстенә ярымайлар кую төзелешнең ахырына якынлашу билгесе булуын ассызыклап үтте. “Сызран Җәмигъ мәчете шәһәребезнең күрке, изгелек һәм мәгърифәт үзәге булачагына ышанычым зур, – дип белдерде ул. – «Тяжмаш» заводының өч ел дәвамында Сызран Җәмигъ мәчетенә ярдәм итеп торуы ул зур ярдәм һәм горурлык. Мәчет төзелеп беткәнче ярдәм өзелмәячәк, мәчетне ачу тантансына да зур теләк белән килербез”, – дип, күтәренке рухта сөйләде. Шулай ук губерна Думасы депутаты Сергей Гринько һәм Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдар Мәҗитов та мөселманнарны Корбан бәйрәме һәм ярымайлар урнаштырылу белән котладылар һәм минем тарафка җылы сүзләр әйттеләр.

Йомгаклау сүземдә мәчетебез төзелешенә һәртөрле ярдәм күрсәтүчеләргә изге төләкләремне һәм догаларымны багышладым. Һәм дә ошбу шатлыклы вакыйга сәбәпчеләре булган агалы-энеле Рөстәм һәм Шәфкать Сәйфетдиновлар һәм Радик Газизовка аерым зур рахмәтләремне белдердем. Алар Чиләбе өлкәсе, Трехгорный шәһәренең «Вертикаль» җәмгыяте тарафыннан җиде ярымайны ясату һәм китереп урнаштыру өчен тулы күләмдә акча бирүчеләр.

Шуннан соң, тәкбирләр әйтелеп, гөмбәз өстенә Үзәк ярымай куелды. Халыкның күпчелеге бу тантаналы мизгелләрне шатлыклы күз яшьләре белән каршылады. Тантанадан соң Сызран Җәмигъ мәчете каршысындагы Үзәк мәчеттә килгән халык һәм мәртәбәле кунаклар өчен табын оештырылды. Ярымайлар кую хөрмәтенә сигез корбан чалынды, таҗик туганнарыбыз шул иттән кунакларга тәмле плов һәм шурпа әзерләделәр. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга.

Ризык тулы өстәлләр артында сыйланып утырганда Андрей Федорович белән иркенләп сөйләшергә дә мөмкин булды. Без бик күп мәсьәләләрне хәл иттек, бугай. Хәйриячебез төзелеш барышын тизләштерергә һәм 2022 елның көзенә кадәр бөтен эшләрне дә тәмамларга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Аллаһы аңа эшләрендә уңышлар һәм өстенлек бирсен. Ул тантанадан зур канәгатьлек белән китте. Барча кунакларыбыз да шундый ук фикердәдер, дип уйлыйм. Аллаһы Раббыбыз корбаннарыбызны кабул итсен!

Зур шатлык һәм олуг ихтирам белән Сызран Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.