
Була бит шундый кешеләр: кая барса, һәр җирдә ул үз кеше. Нинди эшкә алынса да, барысын да белә, гади генә кеше белән дә, зур түрәләр белән дә тигез, матур сөйләшә, беркемнән оялмый, беркайчан каушамый…
Ак костюмын, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән укалы түбәтәен киеп, сәхнә артыннан гармун тартып, җырлап чыгучы кем дисәгез — Идеал абый булыр. Җыелыш-фәлән була калса, кара костюмын киеп, трибуна артына басып, кем җыелышны алып бара дисәгез — тагын ул. “Бердәмлек” газетасына язган төпле язмалар, тарихи китаплар авторы да, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының алыштыргысыз киңәшчесе дә ул иде.
Полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан Идеал абый 1990 елда “Бердәмлек” газетасының беренче санын чыгаручылар арасында иде. Ул “Ялкынлы яшьлек”, “Идел” ансамбльләрендә катнашкан үзешчән артист та, Самара өлкәсендә мөселман мәхәлләләренең оешуы, үсеше турында “Свет истины” дип аталган китап авторы да, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында укытучыларга ислам дине нигезләре буенча лекцияләр укучы да, туып-үскән Нурлат районыннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты киңәшчесе һәм ярдәмчесе дә, сайлау кампанияләрен уздыручы да, Нурлат районының атаклы кешеләре турында энциклопедия язып, бастырып чыгаручы да…
Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе буларак, Похвистнево районы Мәчәләй авылының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре турында — “Подвиг огненных лет”, Камышлы районы юбилеена өлгерткән “Благодатный край Камышлинский” китаплары авторы да ул иде…
Идеал Муса улы катнашында “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы татар теле укытучылары өчен “Яктылык” мәктәбендә, Камышлыда, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары өчен Халыклар дуслыгы йортында оештырган фәнни-гамәли конференцияләр, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, өлкә татар мәктәпләре күләмендә үткәрелгән “Орден-медальләр нәрсә турында сөйли?” конкурсы да күләмле һәм мәгълүматка бай иде. Ул аларны үзе әзерли, үзе алып бара, ә ял минутларында гармунын алып җырлап та җибәрә иде…
Ничек шулай матур картая белде икән бу кеше! 84 яшендә үлеп китте, дигән хәбәр килгәч, аптырап калдык. Идеал абыйсыз татар дөньясы ятимләнеп калды. Күзеңә туры карап шелтә белдерүче дә, күккә чөеп мактаучы да, кирәк чагында яхшы киңәш бирүче дә ул иде. Урының оҗмахта булсын, Идеал абый! Рәнҗеп китмә бу дөньяга: матур итеп яши дә белдең, вакытында китә дә алдың. Елап түгел, артистларны озаткандагы кебек, алкышлап озатырга кирәк иде сине…
Идеал Галәветдинов турында видео
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».