Домой Культура «Идел буе халыклары китапханәсе»

«Идел буе халыклары китапханәсе»

0
«Идел буе халыклары китапханәсе»
Фото правительства Самарской области

28 декабрьдә Самараның Ленинградская урамында ремонттан соң «Идел буе халыклары китапханәсе» ачылды. Губернатор Дмитрий Азаров, дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, «Самара өлкәсе халыклары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев яңа стандартлар буенча җиһазландырылган заманча китапханәдә беренче кунаклар булдылар һәм, китапханә залларын һәм экспозицияләрен карап чыкканнан соң, беренче китап сөючеләргә вәкиллек билетлары тапшырдылар.

Җиде ай дәвам иткән масштаблы модернизация Владимир Путин тәкъдиме белән башланган “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарылган.

“Идел буе халыклары китапханәсе” хәзер башка китапханәләрдән уникаль дизайны белән аерылып тора. Биредә биш үзенчәлекле бүлек эшләнгән. “Волгарядом” әдәби палубасында укучылар уңайлы “каюталар”да, гамакларда ял итә алалар. Китап киштәләре агач корабльләр рәвешендә ясалган.

“Печки-лавочки” дип аталган гаилә почмагында мәгълүмати күргәзмә оештырылган. Биредә утырып уку өчен уңайлы кәнәфиләр куелган, фильмнар, спектакльләр карау зонасы булдырылган, өстәл уеннары һәм мастер-класслар үткәрү өчен аерым мәйданчык бар.

«КомпАС» дип аталган медиазал да — кечкенә амфитеатры, VR-күзлекләр белән җиһазландырылган проекцион экраны, электрон ре-сурсларга керү урыннары булган үзенчәлекле урын. Анда лекцияләр уку, онлайн һәм офлайн җыелышлар үткәрү, язучылар белән очрашу, китап уку кичәләре үткәрергә уңай.

«Истоки» бүлеге күргәзмәләр оештыру өчен җайланган. Анда Идел буе халыкларының көнкүреше, өй кирәк-яраклары һәм кием-салымнары, тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга була. Монда Идел буе халыкларының яшәү рәвешен күрсәтүче, мәкаль һәм әйтемнәрен укырга мөмкинлек бирүче интерактив өстәл урнаштырылган. Әлеге музейда тупланган экспонатларны берничә ел дәвамында китапханә мөдире Галина Малиновская җитәкчелегендәге коллектив җыйган.

«Волжская артель» остаханәсендә мастер-класслар, гамәли дәресләр уздырырга була.

Китапханә фонды 35 мең нөсхә тәшкил итә. Идел буе халыкларының милли телләрендә язылган әдәбият та бар. Яңартылган китапханә кулланучылар өчен күптөрле яңа хезмәтләр күрсәтә ала. Монда укучылар электрон каталоглардан, олылар һәм балалар өчен электрон ки-тапханәсеннән һәм Президент китапханәсе ресурсларыннан бушлай файдалана алалар, гаилә белән килеп, һәркем өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алырга була.

“Элек мин китапханәләрдә тузанлы китаплар гына була, дип уйлый идем. Ә монда барысы да яңа, заманча. Моннан тыш, өстәмә дәресләр, мастер-класслар үткәрелә. Минемчә, бу уникаль, хәзерге заман балаларына туры килә торган урын”, – дип тәэсирләре белән уртаклаша 63нче санлы мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучысы Тимофей Матюхин.

“Без китапханәгә әти-әниләрнең балалары белән килүләрен телибез, һәрберсе монда үзен уңайлы хис итсен, дип тырышабыз. Китапханә балалар һәм олыларның бергә вакыт уздыра торган урынына әйләнер, дип өметләнәбез”, – ди Самараның үзәкләштерелгән балалар китапханәләре директоры урынбасары Елена Кулензарова.

Яңартылган китапханәне карап, мастер-классларда катнашучылар белән аралашканнан соң, Дмитрий Азаров бу зур эшне башкарып чыккан барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт белдерде. Ул һәм Александр Хинштейн музейга легендар “VEF” радиоалгычы, “Зенит” фотоаппараты һәм совет чорындагы чыршы уенчыклары бүләк иттеләр. Ростислав Хугаев исә китапханәгә “Алтын китап” тапшырды.

Венера ГАЛИМОВА.