Домой Жизнь татар Идел буе Швейцариясе

Идел буе Швейцариясе

0
Идел буе Швейцариясе

Дәүләт бюджет туристлык мәгълү­мат үзәге белән берлектә оештырылган чираттагы экскурсиябез Барбоша аланыннан башланды. 2007 елга кадәр Самараның бу бик матур урыны революционер Михаил Фрунзе исемен йөрткән булса, үзгәртеп кору чорында аңа үз атамасы – легендар атаман Богдан Барбоша исеме кайтарылган. Риваятьләргә караганда, Самара Җәясенең куе урманнарында атаман Богдан Барбоша җитәкчелегендәге казак отрядлары хөкем иткән. Алар Иделдән Уралга кадәр җәелеп яткан җирләрне Россия империясенә кушуда катнашканнар, Алтын Урда гаскәрләре белән кө­рәшкәннәр.

Ә инде дөньялар тынычлангач, бу аланда данлыклы кымыз шифаханәсе ачып җибәрәләр. Сәламәтлеген ныгыту өчен Идел буе Швейцариясе дип аталган бу урынга халык бөтен Россиядән агыла башлый.

Барбоша аланында яшәгән сәнә­гатьче Иван Соколовның ике йорты әле­гәчә сакланган һәм алар бүген дә Чкалов исемендәге шифаханә корпуслары булып хезмәт итәләр. Йөрәк авырулары дәвалау белән шөгыльләнүче шифаханә хезмәткәрләре легендар пациент Алексей Маресьевны искә алырга яраталар. Язучы Борис Полевойның «Повесть о настоящем человеке» романы герое, ике аягын кистергәч, биредә реабилитация уза, протезлар ярдәмендә яңадан йөрергә өйрәнә. Алай гына да түгел, ул кабат самолет штурвалын кулына ала һәм дошманга каршы көрәшен дәвам итә. Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» әсәре буенча фильм да шушында төшерелгән. Пристаньнан башлап Идел буе микрорайонына кадәрге Барбоша аланы дип аталган җир Михаил Фрунзе, Аркадий Гайдар, Алексей Маресьев кебек легендар геройларыбызның исемнәре белән дә яктыртылган бай тарихлы урын ул. Революциядән соң биредә пионер лагерьлары, хөкүмәт башлыклары өчен дачалар, ә гади халык өчен турбазалар төзелә.

Самараның Управленческий бис­тәсендәге “Вертолетка” дип аталган урында күпләр булганы бардыр, ә менә аның ни өчен шулай аталганын белүчеләр аздыр, минемчә. Үткән гасырның 30 – 40нчы елларында әлеге мәйданчык чыннан да вертолет утырту урыны булып хезмәт иткән. Ул ракета двигательләре төзү заводының генераль конструкторы Николай Кузнецов вертолетын утырту өчен кирәк булган. Үзгәртеп кору чорыннан башлап, әлеге урын вертолет мәйданчыгы буларак кулланылмый, ә күбрәк Самара халкының яраткан ял итү урынына әверелә башлый. Шулай итеп, ул 2000 еллар башында Идел буе гүзәллеген күзәтү мәйданчыгы итеп җиһазландырыла. Аннан «Самара Җәясе» милли паркы, Идел елгасы, Самара шәһәре, Жигули таулары, Красная Глинка һәм Управленческий бистәләре ачык күренә. Монда туристлар, саф һава сулап, искиткеч табигать күренешләренә сокланып утырсын өчен, эскәмияләр куелган һәм янәшәдә генә кафе да бар.

Юлыбызны дәвам итеп, табигать һәйкәле булып саналган Волжский бистәсенә юнәләбез. Сок елгасы Иделгә килеп кушылган урында мәйданы 13,7 гектар булган Царев Курган урнашкан. 1391 елның июнендә Тохтамышны җиңгән Тамерлан (Тимур) шунда туктала. 1722 елның язында Идел буйлап Персиягә сәфәр иткән патша Петр I Курган янында ял итеп ала. 1824 елда император Александр I дә, тауга менеп, Идел буе гүзәллегенә сокланган. Шулай ук Курган тарихы Степан Разин белән дә бәйле. Имеш, шушы тау битендә ул ике чиләк алтын күмеп калдырган. Кем белә бит, бәлки шулайдыр да.

Советлар чорында Сызран тимер юлы күперен, Куйбышев ГЭСын төзү, юллар салу өчен, Курганны казып, известняк чыгара башлыйлар. Нәтиҗәдә, аның биеклеге бик нык үзгәрә. Шулай булуга карамастан, Царев Курган фото-туристларның иң яраткан урыннарының берсе. Чөнки тау башыннан Идел елгасы, Ширяево авылы, Жигули капкасы дип аталган Тип-Тяв һәм Күкерт таулары арасы бик яхшы күренеп тора.

Мондагы матурлыкларга сокланып, фотога төшеп туйганнан соң, юлыбызны дәвам итәбез. Җәйге кызудан һәм шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган, әмма ерак сәфәр кылырга теләмәгән кешеләр өчен күл буенда, нарат урманы эчендә урнашкан “Русская охота” кунакханәсе менә дигән ял урыны булыр. Биредә ирләргә аучылык, балык тоту белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулай ук балаларга – зоопарк, хатын-кызларга – мунча һәм бассейн, яшьләргә атка атланып йөрү, бильярд, теннис, волейбол, баскетбол, футбол кебек спорт чаралары, күңел ачу программалары тәкъдим ителә. Ә кышын ял итүчеләр чаңгыда йөриләр, таудан шуалар, ә арыгач, ачык һавада самавыр тирәсенә җыелышып, үлән чәе эчеп алалар. Кыскасы, елның теләсә кайсы вакытында «Русская охота» сезне иң кадерле кунаклар кебек каршы алачак.

Чираттагы туристик маршрутыбызны үтеп, арып-талып Самарага кайтып барганда, автобусыбыз Управленческий бистәсендә урнашкан “Әкият” рестораны янында туктады. Тышкы яктан бернинди дә үзенчәлеге булмаган бина эчендә чын әкият яши икән! Ресторан залына аяк басу белән көндәлек мәшәкатьләр, ару-талулар онытылып, андагы матурлыктан башлар әйләнеп китә. Мәрмәр, җемелдәп торган Сваровски ташлары белән бизәлгән залны, һава сыман җиңел тәрәзә пәрдәләрен һәм классика стилендәге җиһазларны күреп, патша сараена килеп эләккәндәй буласың. Мондагы матурлыкны сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел, бу әкиятне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Ресторан тәкъдим иткән ашамлыклар да искиткеч сыйфатлы һәм тәмле. Ә җылы вакытта җәйге кафеда ял итәргә мөмкин. Биредә дә кечкенә кунаклар өчен балалар шәһәрчеге һәм зоопарк бар.

Киләчәк ялын ничек уздырырга дип аптыраган газета укучылары өчен тәкъдим ителгән мәкаләләребез файдалы булыр, дип ышанабыз.

Эльмира Сәйфуллина.

Бердэмлек