Домой Главные новости Игелекле кешеләр күп

Игелекле кешеләр күп

0
Игелекле кешеләр күп

Кеше язмышы алдан язылган, бары тик Аллаһы гына безнең белән ни буласын алдан белеп тора. Ул безнең уйларыбызны да, кылган гамәлләребезне дә белә. Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка бернинди очраклы хәл дә була алмый, һәр кешенең Аллаһыга гына билгеле бер юлы бар. Кемнеңдер тормышы бәхетле генә үтә, ә кемгәдер күтәрә алмаслык зур сынаулар бирелә.

Менә шундый башка сыймаслык авыр кайгыны миңа да кичерергә туры килде. Фаҗигале һәм вакытсыз үлем минем иң кадерле, иң якын кешеләремне — әтием, әнием һәм бердәнбер баламны тартып алды – янгын чыгып, төтенгә тончыгып үлделәр.

Бер мизгелдә дөньям үзгәрде, гел шат булган күңелемне авыр кайгы басты, бертуктамый күз яшьләрем ага, йөрәк сыкрый, ул көнне булган аяныч вакыйгаларның детальләрен һәм нечкәлекләрен башымда кат-кат әйләндерәм. Йөрәгемдә гел шул сораулар бөтерелә: «Ни өчен бу кайгы миңа бирелгән? Мондый гаделсезлек булырга мөмкин түгел, өйдә булсам, фаҗигане ничек тә булса булдырмый кала алыр идемме?

Җеназа көнендә якыннарымны соңгы юлга озатырга һәм кайгымны уртаклашырга бик күп кеше килде. Район газетасы аша да, “Бердәмлек” өлкә газетасы аша да авыр минутларымда игътибар белән уратып алган барлык якташларыма теләктәшлекләре, мораль һәм матди ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Ходай сезгә һәр яңа көнегездә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, гаилә бәхете бирсен. Кеше гомере шундый кыска, якыннарыгыз исән чакта бер-берегезне саклагыз, алар өчен дога кылыгыз, яратыгыз һәм кайгыртыгыз, җан җылысы белән бер-берегезне тоеп яшәгез. Бергә-бергә үткән вакытыгызның кадерен белегез, бу кыска мизгелләрне кире кайтарып булмый, шуны онытмагыз…

Румия ДАВЫДОВА

Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”