Домой Жизнь татар Игътибар! “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсы башлана

Игътибар! “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсы башлана

0
Игътибар! “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсы башлана

Тиздән 8 нче март – әниләр бәйрәме җитә. Иң матур, иң хисле бәйрәмнәрнең берсе ул. Чөнки бу көнне газиз кешеләребез, әниләр,дәү әниләр, апалар, сеңелләр, гомумән, гүзәл затлар котлау сүзләре  ишетеп сөенә, чәчәк бәйләмнәре ала.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын игълан итә. Без аны узган ел да оештырган идек. Бик күп матур видеоязмалар алдык. Җиңүчеләрне бәйрәм оештырып бүләкләдек. Хөрмәтле милләттәшләребез, әйдәгез быел да әниләребезне хөрмәтләп, конкурста катнашыйк. Бәйге 17 нче февральдә башлана.

Катнашучыларга әниләр турында җыр, яисә шигырь башкарып видеога яздырырга, аннары аны конгрессинстаграмына куярга кирәк. Конкурсның нигезләмәсе Конгресс сайтында, рәсми басма сәхифәсендә урнаштырылган. Катнашучы видеоны  #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп, @tatarkongress, @gulnazshayhi , @endzhe06 аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш. Видео астына катнашучы үзенең яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә. Конкурста катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда, яисә җырлаганда авторын әйтергә тиеш.

Бу мәгълүматлар язылмаса, конкурстан төшеп кала!!!

Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый. Бәйге 3 нче мартка кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 8 нче мартта ясала. Конкурс эшләрен жюри сайлап ала. Ике номинация буенча да 1,2,3 нче урыннар билгеләнә.

tatar-congress