Домой Жизнь татар Татары в регионе Их, матур да бит яшьлек!

Их, матур да бит яшьлек!

0
Их, матур да бит яшьлек!

Изге Валентин көненә әзерләнү ыгы-зыгысының иң кызган көннәрендә, күптән түгел генә өйләнешеп, бер фикер, бер уй бе­лән уртак тормыш сукмагыннан беренче адымнарын ясаучы Алсу һәм Равил Хасьяновлардан әлеге бәйрәмнең алар өчен никадәр әһәмиятле булуын сораштым.

– Кызганычка, ел саен диярлек 14 февраль көнне мин эштә булам. Вахта буенча эшләгәнлектән, Гашыйк­лар көнен бераз соңгарыбрак билгеләп үтәбез, – дип башлады сүзне җитди күренгән яшь гаилә башлыгы. – Мин Алсуыма романтик бүләкләр ясарга яратам. Аның кәнфит, шоколад яратканын да онытмыйм. Ә чәчәк бәйләме, минемчә, һәрбер асыл зат өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе ул. Шуңа күрә бүләкләр исемлегендә, әлбәттә инде, чәчәк бәйләме дә бар.

– Ә мин, гадәттә, көндәлек тормышта кулланырлык кирәк-яраклар бүләк итәм, – дип кушылды оялчан Алсу. – Яки озак вакытлар истәлек итеп сакларлык бүләк сайлыйм. Әлбәттә, Гашыйклар көненең алыштыргысыз символы булган “валентинка”лар бүләк итешәбез.

Их, матур да бит яшьлек! Икесенең дә йөзеннән елмаю төшми, күзләрендә сөю нуры балкып тора. Бу матур парның ничек танышып-дуслашып ки­түләре, бергә булырга карар кылулары турында сораштырмыйча булдыра алмадым инде.

– Мин Алсуның апасы күр­шесендә торам, алар белән аралашып йөрибез. Бервакыт мин аларда Алсуның фото­сурәтен күреп алдым. Фотода ук ул миңа бик нык ошады. Күршемнең сеңлесе икәнен белеп алгач, шундук интернет киңлекләрендә аның социаль челтәр битен эзли башладым. Әле дә ярый интернет бар, тиз таптым Алсуны, хат яздым. Башта интернет аша гына аралаштык. Шактый вакыт шул рәвешле аралашканнан соң, уртак хыяллар, омтылышлар булуын аңлап, тормышта да күрешеп танышырга булдык. Алсуны үз күзләрем белән күргәч, бөтенләй гашыйк булуымны аңладым. Аның кө­мештәй тавышы икенче очрашуга кадәр колагымда чыңлап торды сыман.

– Ә хәтерлисеңме, бик нык ачуланышып, башка очрашмаска карар кылып, ике ай буе үпкәләшеп йөргән идек, – дип елмая яшь кәләш. – Ни сәбәпле ачуланышканыбызны хәзер искә дә аласы килми. Әмма Равилнең миннән гафу үтенгән мизгелләрен беркайчан да онытмам, мөгаен.

– Мин дә, – дип авыр сулап куйды егет. – Икебез дә гаиләдә бердәнбер бала булып, иркәләнеп үскәнгәме, юкка гына үпкәләштек ул чакта. Башта күңелемдә: “Бер гаебем дә юк, ул миңа үзе беренче булып шалтыратсын”, – дигән уй туды. Берничә көннән соң, үз-үземне кая куярга белмичә, сагыну хисеннән нишләргә белмичә йөри башладым. Һаман да шул интернет аша хатлар яза башладым. Барысы да файдасыз. Шалтыратам – трубканы алмый. Йөрәгем өзгәләнә, дигән сүзләрне шул чакта аңладым. Ашым – аш түгел, йокым – йокы түгел…

– Мин дә шундый ук хисләр кичердем, – диде Алсу кинәт кенә. – Бер-ике көн үпкәләп йөрдем. Аннан соң Равилдән башка миңа беркем дә кирәк булмавын аңладым. “Эх, шалтыратса иде, “смс” язса иде дип, көтә башладым. Ә үзем, ул беренче булып шалтыраткач, трубканы алмадым. Кирелектер инде… Шулай бер көн миңа Равил шалтырата, ә мин һаман трубканы алмыйм. Телефон тынды, күзләремдә – яшь. Башка шалтыратмас та инде хәзер, җүләр, ник сөйләшмәдем икән, дип үз-үземне битәрләп маташкан арада, ишектә кып-кызыл розалар бәйләме күтәргән Равил пәйда булды… Гаҗәп, без үз йортыбыз белән яшибез, капкабыз бикле. Кем керткән аны? Ә ул икән койма аша күршеләр ишегалдына кергән, аннан – безгә. Аның елмаюын күргәч, үпкә дигән нәрсәнең эзе дә калмады, шатлыгымнан күз яшьләрем елга булып акты. Равилнең кочагына кереп сыенгач, бөтен дөньяда да миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, дип уйлап куйдым.

Бу үпкәләшүдән соң мин дә, Алсу да башка беркайчан да аерылмабыз, дигән карарга килдек. Шуннан соң ничегрәк итеп аңа өйләнешергә тәкъ­дим ясыйм икән, дип уйлана башладым.

Августта, якын дустымның туй тантанасы вакытында, тәкъдим ясау өчен иң уңайлы вакыт икәнен шәйләп алдым. Һәм, бөтен батырлыгымны җыеп, тормыш юлдашым булуын сорадым…

Равил Алсуның кулын үз кулына алды. Аларның күз­лә­рендә мәхәббәт диңге­зен­дәге бер көймәдә гомер буе бер­гә бару теләге яна иде. Йөр­гән юлларыгызны бәхет коя­шы, сөю йолдызы яктыртсын, йөрә­гегездә мәхәббәт ял­кы­ны мәңге сүнмәсен һәм сү­рел­мә­сен.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек