Икең бергә рәхәт: «Без үзебезне бик бәхетле саныйбыз»

0
58
vatantat.ru

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Баһаутдиновлар  гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.

Алар икесе: Глира апа, Әмирҗан абый да сугыш елларының авырлыгын ачлыгы, ялангачлыгы белән генә түгел, әтисез калулары белән дә кичерәләр,  тормыш йөге арбасына да бик яшьли җигеләләр.

Әмирҗан абый Новосибирск якларында өч ел хезмәт итеп, рухын ныгытып, тәҗрибә туплап, туган якларын сагынып кайта. Бәхетен читтән эзләми, киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар кыла. Әмма төп нигез искергән, өйне яңартырга кирәк. Әмирҗан абый акча эшләү максаты белән шахтага юл тота. Өч ел эшләгәннән соң, авылга кайтып, йортны төзекләндерә. Бу вакытка Глира апа белән сүз куешкан, вәгъдәләр бирешкән булалар инде. Тагын бер елдан соң ул аны кайтып, Казахстан якларына алып китә.

Глира апа – Иске Чүпрәле авылы кызы. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ук укытучы булып эшли башлый. Казахстанда да әлеге хезмәтен  дәвам итә. Төрле милләт балаларын укыта. Глира апа аларны, аеруча татар балаларын, бүген дә күңелендә бер җылылык белән искә ала. Яшь гаиләнең үз балалары да дөньяга аваз сала башлый. Беренче булып Әнәсләре туа. Аның тууы гаиләнең язмышын да башка якка борып җибәрә – алар туган авылларына бөтенләйгә дип, кайтып төпләнәләр.

Әмирҗан абый да, Глира апа да бер үк юнәлештә балаларга белем бирү һөнәрен сайлыйлар  һәм Яңа Кәкерле мәктәбендә дүрт дистә еллап  укыталар. Гаиләдә тагын бер-бер атлы ике ир-бала туа, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияли әти-әни. Улларының өчесе дә тормышта үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып  гомер итәләр.

Гаиләнең  бриллиант туена район башлыгы Марат Гафаров, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да килде. Котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

«Сөям», «яратам» дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген дә бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары чит кешегә дә сизелеп тора. «Гаилә бәхетенең сере белән уртаклашыгыз әле», – диюебезгә дә: «Тормыш итү барышында  төрле чаклар була. Сабыр була белергә кирәк. Әмма мин Әмирҗанның бервакытта миңа авыр сүз әйткәнен хәтерләмим», – дип мактап куйды картын Глира  апа. Башкача була да алмый кебек. Күркәм, итагатьле, гомерлек укытучы Әмирҗан абый олыгайгач та халыкны агарту, белемле итү юлыннан тайпылмый – динебезне өйрәнеп, аның кануннарын үтәп яшәп, шуңа башкаларны да өнди. Авылда Коръән, шатлык  мәҗлесләре, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату аннан башка узмый.

Гомер буе хезмәттә булган кешеләр, бүген дә эшсез тора алмый. Элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары бар аларның, зур бакча тоталар. Әле дә булса Әмирҗан абый умартачылык белән дә шөгыльләнә.

– Без үзебезне бик  бәхетле саныйбыз. Авырлыкны бергә күрдек, тормышны бергә тарттык. Аллага шөкер, авыл халкы, укучыларыбыз бүген дә рәхмәтләр әйтәләр. Бер акыл иясе үзенең яшәве турында: «Бер ишектән кердем, икенчесеннән чыктым», – дигән. Күрәсез, яшәү – бер мизгел, аны матур итеп, кадерен белеп яшәргә кирәк. Хәзер тормышлар да әйбәтләнде, яшәве дә рәхәт, тик  гомер генә үтеп бара, – ди Әмирҗан абый.

Гөлия Фәизова.

Чүпрәле районы

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here