«Ике кардәш халыкны — татарларны һәм башкортларны талаштыру кемгә кирәк?»

0
102


«7 дней» тапшыруының 20 декабрь чыгарылышы татар-башкорт мөнәсәбәтләренә багышланган.

«7 дней» тапшыруының чираттагы чыгарылышы Башкортстандагы татарлар турында булды. Тапшыруның алып баручысы Илшат Әминов:

Татарстанда илне берләштерүче күперләр салган вакытта, күрше Башкортстанда безнең республикалар арасындагы дуслык күперен яндырмакчы булалар. Моны әйтү дә күңелсез, йөрәк әрни. Әмма мин күрше республикада булачак җанисәп алдыннан ниләр булганын белсәм дә, моның хәтле үк дип уйламый идем. Мине гасырлар буена янәшә яшәүче, теле, дине һәм мәдәнияте белән дә бер-берсенә якын булган ике халыкның киләчәге борчый. Үз сүзләремнең җаваплылыгын бик яхшы аңлап, шуны әйтәсем килә. Күрше Башкортстанда татарча сөйләшүче кайбер районнарга бик көчле административ басым ясала.


Бу — Башкортстанның Тәтешле районы туган якны өйрәнүчеләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән үткәрелүче онлайн фәнни конференция кадрлары. Әлеге конференцияне безгә күптән билгеле булган башкорт неонационализмы идеологлары Башкортстан Фәннәр академиясенең стратегик тикшеренүләр институтыннан Юлдаш Йосыпов һәм Рафил Асылгужин үткәрә. Алар үзләре башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектыннан кала бернинди яңалык та сөйләми. Хәзер анда шулай дип татар телен атыйлар. Конференциядә катнашучылар менә нәрсә сөйли:

Бәхтигәрәй хәзрәт Әрмәншин:

1940 елларда бу мәктәпләрдә татарча укыганнар. Безнең башкорт телен югалтуыбыз иң зур проблема хәзер. Инде 3-4 буын татарча укыган бит. Шуңа бүген шундый сорау туа: без башкортлармы, әллә татарлармы? Архив документларыннан ук төньяк районнарда бары татарча гына укыганнары күренә. Инде өч буын үскән, татарча китап укыганнар, язганнар, җырлаганнар. Бу — хәзер проблема һәм аны төзәтмәкче булалар. Башкорт теле 90нчы елларда гына чыкты. 1890 елгы җанисәп материаллары буенча башкортлар үзләренең туган теле дип башкорт телен санаганнар.

Аннары менә нәрсә килеп чыккан. Башкорт телен югалтканбыз. Хәзер без, имеш, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшәбез димәкче булалар. Бу проблеманы бер көндә генә чишеп булмый бит. Артка кире кайту булмаячак инде хәзер. Безне кире башкорт итмәкче булалар. Моны халыкка аңлату кыен. Өч буын татарча укыган бит.

Илшат Әминов:

Сез барысын да үзегез ишеттегез. Тәтешле районының өч буыны татарча сөйләшкән. Безнең кайбер «башкорт дусларыбыз» өчен бу проблема икән бит. Хәзрәт үзе дә татарча сөйләшәдер һәм Йосыпов җитәкчелегендәге Уфа эмиссарларының башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дию белән дә килешми. Шул ук вакытта үзләре үк монда татар авыллары булмаган, диләр. Сорау туа: алайса тумышы белән Тәтешле районыннан булган татар эстрадасы йолдызлары — Салават Фәтхетдинов, сәхнәбезнең примадоннасы Хәния Фәрхи каян килеп чыккан соң? Бәлки, аларның милләтләрен туган якларында күптән үзгәрткәннәрдер? Җавап Бәхтигәрәй хәзрәт сүзләрендә: «Безне кире башкорт итмәкче булалар. Моны халыкка аңлату кыен. Өч буын татарча укыган бит».

Бу сүзләр йөрәгемә тиде. Күрше республикада бу кемгә һәм ни өчен кирәк? Кешеләрнең гасырлар буена формалашып килгән үзаңын ничек шулай җимереп була? Хәзрәтнең сүзләренчә, ул үзе, аның әтисе һәм бабалары да татарча укыган, сөйләшкән, җырлаган. Хәзер ул кешеләргә инде өченче буын татарча сөйләшсәләр һәм татар мәдәниятен яратсалар да, үзләренең татар түгеллекләрен һәм уйлап табылган бер диалектта сөйләшүләрен аңлатырга тиеш. 

Мин аңа ничек авыр булуын күрәм, ул шушы ялган фәнни пропаганда алып баручыларга ышанган. Яңа башкорт идеологы Юлдаш Йосыпов һәм аның кебекләр бик күп кешеләрнең милли үзбилгеләнешен җимерергә омтыла. Хәтта олы кешеләрнең дә тамырларын йолкып атмакчылар. Юлдаш Йосыпов йолкып аткан татар тамырлары урынына тиз арада яңа төньяк-көнбатыш башкорт тамырлары чыгар дип уйлыйдыр. Милли үзбилгеләнеш гасырлар буе формалаша. Ә алар өч буынның хәтерен сөртеп ташламакчы. Кешеләр үзләренең ата-бабаларын онытып, милләтен алыштырырмы? Алар бит безнең терәк, милли үзбилгеләнешебезнең нигезе.

Нәтиҗәдә, минемчә, бу яхшыга илтмәячәк. Әлеге кешеләрнең киләчәк буыны маргиналлар булырга һәм глобализация шартларында ассимиляцияләшергә мөмкин. Татарлар бер чиртүдән генә башкорт була алмый һәм киресенчә дә үзгәрми. Алар халыклар мәйданында юкка чыгачак. Йосыпов әфәндене бу бер дә борчымый. Аңа бүген статистика кирәк.

Тәтешле районының туган якны өйрәнү музее директорының чыгышы мине шаккатырды:

Айсылу Шәрифҗанова:

Мөмкин булса, мин бүген үз телемдә сөйләр идем. Шунысы куанычлы: соңгы елларда безнең районыбызның тарихы һәм бездә яшәгән башкорт ырулары турында бик күп китаплар чыгып килә. Тәтешле халкы, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, укучылар алар белән кызыксына башладылар. Гаиләләре белән шәҗәрәләр төзиләр. Музейларда, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә шушы ырулар һәм төбәгебезнең тарихы турындагы китаплар белән фонд баетыла. Без яшь буынга дөрес, файдалы, кызыклы мәгълүматларны туплап калдырырга тиеш.

Илшат Әминов:

Ул үземнең туган телемдә сөйлим әле дими, үз телемдә ди, чөнки хәзер кайсының нәрсә булуы аңлашылмый. Бу конференциядә, гомумән, рус һәм татар телләрендә генә сөйләгәннәр, башка телдә бер генә сүз дә юк. Бу бит күрсәткеч. Сез әйтерсез, арттырасың, башкорт белгечләре килеп бары үзләренең фикерләре белән бүлешкән, диярсез. Алай гына түгел. Бу конференцияне Тәтешле районының башлыгы Фәннур Рафисович Шәйхисламов җитәкли. Һәм ул үзенең хезмәткәрләре алдында бурычлар куя.

Башкортстанның Тәтешле районы башлыгы Фәннур Шәйхисламов:

Барлык катнашучылар да әлеге тапкан материалларны үзләренең дусларына, таныш-белешләренә күрсәтсен иде. Безнең районда яшәүчеләргә генә түгел, гомумән, республика күләмендә. Үзләренең тарихларын белсеннәр.

Илшат Әминов:

Администрация башлыгы Юлдаш Йосыпов һәм аның кампаниясенең тарихи пропагандалау фикерләрен таратуны бурыч итеп куя. Район башлыгы авызыннан бу сүзләр галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр белән сөйләшү генә түгел, ә дәүләт сәясәте элементы булып яңгырый. Бу кемгә һәм ни өчен кирәк? Ниндидер статистика өчен ике кардәш халыкны талаштыру нигә кирәк? Гасырлар буена сузылган дуслыкка карый бу мөһимрәкме икән? Бу сораулар тынгы бирми миңа. Йосыпов китәр, җанисәп тә узар, ә кешеләр бит кала. Без бары бергә генә исән кала алабыз. Бу атнада безнең корреспондентлар Башкортстанның берничә авылында булып кайтты.

Илзирә Юзаева:

Ассимиляция шәһәргә карый авылларга гаять авыр үтә, чөнки һәр авыл халыкның үзенчәлеген саклый. Нәкъ менә монда буыннар бәйләнешен күрергә мөмкин. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Тузлыкуыш авылында бары башкортлар гына яши, татарлар бармак белән санарлык кына. Безнең белән сөйләшергә бер генә кеше ризалашты.

Римма Исхакова: «Татарча сөйләшәләр, башкорт булып саналалар. Бөтен кеше дә бары татарча гына сөйләшә. Безнең әйтелеш Казанныкы белән туры килә», — диде. 

Бу бит этнографик нонсенс — теле халыкның милли үзбилгеләнеше белән туры килми. Шәһәр турында сүз барса, моны кабул итеп булыр иде: үз телләрен белмәүче татарлар бар бит. Ләкин алар үзләренең башка милли үзенчәлекләрен саклыйлар.

Тузлыкуыш авылында татарча сөйләшәләр, чөнки бу аның төп халкы теле. Кайбер башкорт этнологлары аны ассимиляция теле дип күрсәтә. Тузлыкуыш авылына 1722 елда нигез салынган. Өченче җанисәп вакытында ук монда ясаклы татарлар (башка төбәкләрдән күченеп килгән татарлар) яшәгәне күрсәтелә.

Мәктәптә дә татарча укытканнар. Тузлыкуыш авылы мәктәбе укучыларын Татарстанда да беләләр. Алардан башка бер генә милли фестиваль дә үтми. Авыл халкының каршы булуына карамастан, 2010 елда мәктәпне ябалар һәм монда укыган 50 укучыны Бәләбәй шәһәрендәге башкорт гимназиясенә күчерәләр. Ул вакытта гимназиягә бөтен якын-тирә авыл мәктәпләреннән укучылар китерләр. Нәкъ менә шушы вакыйгадан соң авыл халкы кими башлый.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, тарихчы, этнограф:

Башкорт дип язылгансың икән, хәзер син башкорт телен укытырга тиеш балаларыңа. Хәзер алар башкорт, син нишләп аны туган теленнән мәхрүм итәсең? Менә ничек китә сәясәт. Шул башкорт дип йөргән кешеләр чәбәләнә: «Без татар бит», — ди. Юк инде. Язылгансың бит, риза булгансың. Кемнәрдер моны белми дә калган, аны китерәләр дә кертәләр.

Илзирә Юзаева:

Башкорт халкының яңа тарихы турындагы китап чыкканнан соң татар халкын бетерү актив фазага күчә. Ул 1795 елдан башлана. Башкорт галимнәре бишенче җанисәп мәгълүматларына таянып эш итә. Шул исәптә яңа термин — милләт белән бернинди бәйләнеше булмаган «башкирцы» сүзе барлыкка килә. Икенче төрле әйткәндә «армейцы» хәрби катлам исеме. XVIII гасырда патша армиясендәге кешеләрне шулай атаганнар. Алдагы 4 җанисәптә милли составны күрсәткәннәр. Тик башкорт этнологлары моңа игътибар итми.

Өченче җанисәп мәгълүматлары «Генеалогия һәм архив» башкорт сайтында бар: «Игътибар итегез, монда башкортлар юк, чөнки 1-4 җанисәп вакытында аларны исәпкә алмаганнар», — дип язылган. Бу вакытта Идел һәм Урал арасында башка төп халык — татарлар яшәгән һәм алар исәпкә кергән.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, тарихчы, этнограф:

Татарстан, Башкортстан, Самара, Пермь, Чиләбе, Свердлау өлкәләре авылларының тарихын алар яздылар. Сорау туа: Татарстан ник шуның белән шөгыльләнмәгән? Менә бит фаҗига нәрсәдә. Кешеләр шуны эзләп таба да, үзенең тарихын яза һәм: «Безнең авыл башкорт булган инде», — ди ул. Чарасыздан бит бу.

Минзилә Хәйруллина:

Мин Бишбүләк районы Мәләүез авылында тудым. Анда 47% башкортлар дип язылган. Гомер буе анда чын татарлар яшиләр.

Гүзәл Садыйкова:

Бәләбәй шәһәрендә башкортлар күп түгел, 5 % бармы икән?

Илзирә Юзаева:

Тарихчылар исәпләвенчә, хәзерге Башкортстанның төньяк районнарында 2 млн га якын татар яши.

1926 елдан 1979 елга кадәр 373 татар авылы башкорт дип язылган. Һәрберсендә ким дигәндә 1000 кеше яшәсә дә, бу инде 370 мең татар үзенең милләтен үзгәрткән дигән сүз.

2002 елгы җанисәп вакытында төньяк-көнбатыш районнарының бер өлеш татарлары шулай ук башкорт дип язылган. Моны тарихчы, этнолог Валерий Тишков сүзләре раслый: «2002 елгы халык санын исәпкә алу вакытында ким дигәндә 100 мең кеше башкорт булып яздырылган. Башкортстанда яшисең икән, син башкорт булырга тиеш».

Минзилә Хәйруллина:

Мин аны дөрес түгел дип уйлыйм. Нинди генә халык булсак та, без бит бердәм булып яшибез. Минем төрле милләт вәкилләре арасында дусларым күп. Татар булып туган икән, татар булырга, башкортлар үзләре булып калырга тиеш.

Илзирә Юзаева:

Кемдер моны үзгәртеп язарга тели: ялганны тарихи мәгълүмат итеп күрсәтә. Менә Мәтәүбаш авылы турындагы мәгълүматны википедиядән дә табарга була. Башкортлар һәм татарлар 50шәр процент итеп күрсәтелә анда. Авылда бер генә башкортны да күргәннәре юк.

Нәфкать Биккинин:

Гомер-гомергә татар яшәде инде монда. Мин үземнең 5 буынны да беләм, барысы да татарлар. Тегендә бер урам марилар тора. Калганнары барысы да татар.

Рушания Гайсина:

Бу бит күңел халәте. Мин үземне күпмедер күләмдә башкорт дип хис итәм дип әйтә алмыйм. Әйе, мин Башкортстан республикасы территориясендә яшим, ләкин мин татар.

Габидә Яркәева:

Кимергә тиеш түгел без. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл дигән кебек.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, тарихчы, этнограф:

Әгәр дә бүген Татарстан ныклы һәм татар халкы Россиядә зур урын тота икән, фәкать безнең саныбыз шактый булуы аркасында гына. Вак-төяк халыкларны Мәскәү исәпкә дә алмый. Без әле фил кебек. Бүген безне тураклыйлар.

Хаҗи Әхмәтҗанов, журналист, язучы:

Халыкны тик торганда икенче милләткә күчерү юньле эш түгел. Хакыйкатькә туры килми. Шулай эшләгәннәр инде, нишләтәбез. Хакимият алар кулында. Моңарчы татарлар Башкорстанда күп — миллионнан артык дип исәпләп килделәр, ә башкортлар ким. Бу проблема. Башкортстанда башкортлар өченче урныдагы халык.

Илзирә Юзаева:

Язучы һәм журналист Хаҗи Әхмәтҗанов 40 ел матбугатта эшләгән. Әле хәзер дә язмалары чыгып бара. Татар халкы һәм теле турындагы язмаларын матбугатта чыгармауларын сөйләде, цензура эшли.

Илшат Әминов:

Әлеге теманы төгәлләп, шуны ассызыклап үтәсе иде. Мин татар милләтчеләренең җавап итеп башкорт телен диалект дип атауларын да кабул итә алмыйм. Кайбер көчләр безнең бер-беребезне мыскыл итүне генә көтә бугай. Бу очракта Татарстан да, Башкортстан да оттырачак. Әле туктап уйланырга вакыт бар. Башкортлар — үзенең тарихы булган бөек халык. Бу вакытлы кыенлыкларны без бергә үтеп чыгарбыз дип ышанам. 

Ләйсән Рәхмәтуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here