Домой Жизнь татар Илһам Шакиров каберенә таш куелды

Илһам Шакиров каберенә таш куелды

0
Илһам Шакиров каберенә таш куелды

Бүген татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе ​ Илһам​ Гыйльметдин улы Шакировның каберенә таш кую мәрасиме узды.

Мәрасимдә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов,  Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев,  Россиянең атказанган,  Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Илһам Шакировның абыйсы Кыямның улы Флүр Шакиров, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Мәрасимне Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин алып барды.

Ташны​ Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган​ талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясады.

Татар ​ музыка сәнгатенең үз вокал мәктәбен​ булдырган иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә​ Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Вороршилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын​ халык җырлары,​ композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.

Илһам Шакиров 1960 елда​ Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.

Мәрасимдә​ күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашты.

Зимфира Гыйльметдинова

shahrikazan.ru