Домой Жизнь татар Илһам Шакировның каберенә таш куела

Илһам Шакировның каберенә таш куела

0
Илһам Шакировның каберенә таш куела

2020 елның 15 октябрендә (13.00) татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировның каберенә таш куела.

Ташны Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясады. Җырчының кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында төп аллеяда. Татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Ворошилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын халык җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә. Илһам Шакиров 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя. Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барачак мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

idel-tat.ru