Илһам Шакировның туганы: «Энекәш, һәркем үз чемоданын үзе күтәреп йөртергә тиеш», – диде

0
97

Шакировларның ак күңелле, җор телле дәвамчысы. Үзешчән җырчы Флүр Шакиров белән сөйләшкәч, шундый фикергә киләсең. Халык сагаеп каршы алды, алкышлап озатты үзен. Илһам Шакировның туганы ни өчен яшьли җыр сәнгатен сайламаган? Илһам абый аңа заманында нинди киңәш биргән? Без әнә шулар турында сөйләштек.

– Флүр абый, сезне Илһам Шакиров премиясе лауреаты дип таныштыргач, кем соң ул, дип сораучылар да булды. Үзегез турында сөйләгез әле: кем сез, нинди һөнәр иясе, кайда яшисез?  

– Мин Тукай районы Яңа Бүләк авылында яшим, Илһаметдин абыйның уртанчы абыйсы Кыяметдиннең олы улы булам. Гомеремнең күп өлешен колхозның басу-кырларына багышладым, агроном булып эшләдем. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Ләкин һаман да эшләп торабыз, эштән кинәт туктарга ярамый.  

– Илһам абый яшәгән йортка истәлек тактасы куелганда җырлап, бик күпләрне тетрәндердегез. Сез элек—электән җырлый идегезме?  

– Җырлау ул нәселдән киләдер. Минем әти дә, бабайлар да моңлы булган. Табигатебез шундый булгандыр. Даими булмаса да, җырлаштырдык. Казанда укыган чакта күбрәк Илһам абый янында булдым, ул да тәэсир иткәндер. Гомумән, кечкенәдән аның җырларын тыңлап үстем. Шуңа күрә күбрәк Илһам абый җырларын яратамдыр.  

Илһам абый бик гади, кирәк вакытта таләпчән, ярдәмчел, нечкә күңелле кеше иде. Туганнарны – туган, кечене – кече, олыны олы итә белде.  

– Сезгә ярдәме тидеме?  

– Бервакыт: «Энекәш, һәркем үз чемоданын үзе күтәреп йөртергә тиеш», – диде. Гомерлек сабак булды шушы сүзләр. Шулай яшәдек, берәүгә дә салынмадык. Әмма Илһам абыйның туганы булу бик күп ишекләрне ача, мөнәсәбәтләрне җылыта иде анысы. Шул ук вакытта туганыңның исеменә аркалану – шулай ук озакка бара торган әйбер түгел.  

– Яңа Бүләктә Илһам абый турында хәтер яшиме?  

– Авылда хәтер яши, әле аның белән укыган берничә сыйныфташы да исән-сау. Элек-электән авырлык белән, фәкыйрьлектә үсте, моңлы бала булды, дип искә алалар. Безнең бабай Сталин чорында бер сүз аркасында харап булган. Гаиләнең терәге – ир, аны кулга алалар икән, ул өйдә бәрәкәт бетә шул инде. Бабай – оста тимерче, күрше колхоз рәисен ныграк үз иткән булган, күрәсең, аңа матур итеп тарантас ясап биргән. Ә безнең колхоз рәисе, нишләп миңа ясамыйсың дип, үзенә дә таләп иткән. Белмим, телгә килгән булганнармы, бабай: «Юньле кеше булсаң, мин сиңа машина ясап биргән булыр идем», – дигән. Шушы сүз җитә калган, төрле гаепләр тагып, бабайны төрмәгә утыртканнар.  

– Илһам Шакиров премиясенә лаек булдыгыз. Бу бүләк иҗат өлкәсендә активлаштырырмы сезне?  

– Ә безнең җырлаудан туктаган да юк. Авылдагы һәм районнардагы чараларда даими катнашып килдек. Без дип сөйлим, чөнки мин башлыча күптәнге дустым, баянчы Илгиз Закиров белән чыгыш ясыйм. Чаллы төзелә башлагач дуслашкан  идек, әле дә дус.  

– Илһам абыйның сезнең җырлаганны ишеткәне бар идеме?  

–  Җырларга өйрәткәне дә булды. Концерт куеп, соң гына кайта иде. Әмма яңа җыр ишетсә, уятып, җырлата торган иде. Әгәр берәр җирендә кимчелек булса, шул кимчелекне юкка чыгарганчы эшләтте. Әмма беркайчан да, шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады. Кызыксынуны, җырлап йөргәнне күрсә дә. Шулай булса да, бу сиңа туры килә дип, шул вакытның популяр җырларын өйрәтә иде. Илһам абый аны язып ала, кайсы урыннарын үзгәртә, ахыр чиктә үз репертуарына кертеп җибәрә иде. Халык җырларын язып ала торган гадәте дә бар иде. Бер җырның әллә ничә вариантын туплаганы да булды.  

– Кызыксыну да булгач, нишләп соң сәнгать юнәлешен сайламадыгыз?  

– Минем тамашачыларым гомер буе күп һәм рәхмәтле булды. Арышлар, бодайларга концерт куеп йөрдем. Кечкенәдән. Мөгаен, Илһам абыйның да ипиле һөнәр сайлатасы килгәндер.  

– Илһам абыйның кайбер әңгәмәләрендә хөкүмәткә үпкә дә сизелә. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?  

– Андый хәл булды. Илһам абый пенсиягә чыккан елны үзен ким итеп хис итте. Чөнки Илһам абыйларга кереп йөри торган, төрмәдән башы чыкмаган ир-атның да, Илһам абыйның да пенсиясе бер күләмдә иде. Ул моңа бик гарьләнде. Аның бит еллары да шундый иде. Абыйның үпкәсен ишеттеләр, Минтимер Шәймиев аны үзенә чакырып алды, алар аңлаштылар, Илһам абыйның матди хәле яхшырды, фатир да бирелде. Гомернең калган өлешендә ул бәрәкәтле тормышта яшәде.  

«Безнең бит шушы яшькә җитеп рәхәт күргән булмады. Кырык ел буе милләт өчен дип йөреп, ахырда ярык тагарак янында калган кебек булу – сөенечмени ул? Орден-медальләр – металлолом өеме, диплом, мактау кәгазьләре – чүп, мактаулы исемнәр нульгә чыкты. Хәзер егерме биш ел төрмәдә утырып, ике-өч ай эшләгән кеше дә мин алган пенсияне ала. Нинди гаделсезлек бу?» (Илһам Шакиров)  

–  Аның мирасын бүлү мәсьәләсендә үзегезнең үпкәгез юкмы?  

– Мирасы мәсьәләсендә бар да Илһам абый белән килешеп эшләнде, бернинди үпкәм юк. Минем үземнең әни бик иртә вафат булды. Әти җилкәсендә әби-бабай калды. Әти бик хәрәкәтчән кеше, йөзгә кадәр яшәр дигән идек тә… Өч хәрефле чир берничә ай эчендә яндырды. Мин күбрәк шуларны уйлап яшим, сез әйткән хәлләрне түгел.  

– Җор теллелек – нәсел сыйфатымы?  

– Алай дисәк тә булса. Олы апа бик җор телле иде. Әти дә, сөйли башласа, авызына гына каратып тора иде. Илһам абый да шундый булды. Аннан соң ул бик күп укый иде. Миңа, укыган чагымда, аның китапханәсеннән еш файдаланырга туры килде. Укымышлы иде абый. Теләсә кайсы ситуациядән чыга белде. Хәтта хәтере югалгач та китап укып утыра иде ул. Гомеренең соңгы елларында актарып булса да чыга иде… Иң гаҗәбе, күп нәрсә хәтереннән җуелса да, җырларны онытмады. Әйтик, 80 яшьлегенә филармониягә алып килдек. Кунаклар да күп, бөтен кешенең Илһам абыйны күрәсе килә, ә ул ыгы-зыгылы атмосферада бөтенләй югалып кала. Шуңа өйдән концерт башлангач кына алып килдек. Шуннан Айдар Фәйзрахманов, янына килеп: «Илһам абый, берәр җыр җырларсың, бәлки», – диде. Баян уйный да башлады, Илһам абый, кушылып, «Бик еракта идек без»не җырлап җибәрде. Безнең инде күздән яшь акты. Искә төшкәч, әле дә күңел йомшара…

Фото: Татар-Информ

Гөлинә ГЫЙМАДОВА

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here