Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе. Ул миллионлаган кешене корбан итеп, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Күпме егетләр-кызлар, апа-абыйлар, әби-бабайлар фронтта, тылда, үз-үзләрен жәлләмичә, илне фашистлардан азат итү эшенә үз өлешләрен керттеләр. Аларның батырлыкларын истә тотып, ел саен Бөек Җиңүне бәйрәм итү – мактауга лаек. “Үлемсез полк” акциясен уздыру да, матур гадәткә әверелеп, халыкны берләштерүгә ярдәм итә, җиңүчеләрнең нәсел-нәсәбендә патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияли.
Шенталы районының Денис авылыннан Бөек Ватан сугышына 500дән артык кеше киткән, яртысыннан күбесе һәлак булган, бер өлеше хәбәрсез югалган. Яу кырында ятып калучылар арасында әтиемнең энесе Закир абый да бар. Ә менә әтиебез Харис Сафа улы Гәрәевка һәм сугышта санитарка булып хезмәт иткән сеңелесе Минсарага исән-имин кайтырга насыйп була.
Сугыш башлангач, әтине туган авылы мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ә 1941 елның 6 октябрендә аңа да сугышка китәргә повестка килә, ноябрь – декабрь айларында ул инде Көнбатыш фронтының 1164нче укчы дивизиясе составында сугышта катнаша, шул ук елның 31 декабрендә, аягына снаряд кыйпылчыгы эләгеп, каты яралана. Тамбов һәм Сердобск госпитальләрендә дәвалана. Үз хәленә кергәч, Харис Гәрәев Ульяновскида элемтәчеләр курслары тәмамлый һәм Щорс исемендәге 45нче укчы дивизиягә алына.
1942 елның августында дивизияне Сталинград өчен барган сугышка җибәрәләр. Әтинең сөйләве буенча, ул катнашкан иң каты бәрелеш Трактор заводы янындагы Күмер тау өчен барган.
Әтием язып калдырган истәлекләрне хәтта укырга да авыр. Шулай да мин аларны “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәргә булдым. Яшь буын кешеләре сугышның нәрсә икәнен белсен, Җир шарында сугышлар булдырмаска тырышсын иде.
“Хәтерләвемчә, 45 санлы Щорс исемендәге укчы дивизия 1939 елда Новгород-Волынск шәһәрендә оештырылган. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, башта Воронеж, ә 1942 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш бистәсендә тулыландырылган. Сталинград сугышында дивизиябез 62нче армия составында катнашты. Бу армия генерал Василий Чуйков командованиесе астында иде.
Мин бу дивизиядә 1942 елның августыннан башлап 178нче артиллерия полкының элемтә бүлекчәсен (7нче батарея, 3нче дивизион) җитәкләдем.
Дивизия Сталинградка 1942 елның октябрендә барып җитте, артиллерия полкы Иделнең сул ягында, заводларга каршы урнашты. Ә җәяүле гаскәр, Иделне кичеп, шундук сугышка ыргылды.
Сталинградка барганда, Капустин Яр, Каменный Яр кебек авылларны уздык. Күренгән урыннарда зур хәрефләр белән: “Ни шагу назад!”, “Назад дороги нет!” дип язылган шигарьләрне күреп, солдатлар: «Һәлак булганчы яисә дошманны җиңгәнче сугышырга туры киләчәк», – дип сөйләнделәр. Шулай, мораль яктан әзер булып, сугышка кердек.
Җиденче һәм сигезенче батареяләр, ут астында окоплар казып, зур авырлыклар белән янәшәдәге позицияләрне алдылар. Без, элемтәчеләр, әрәмәлек һәм Идел кушылдыгы аркылы үтеп, күзәтү үзәге белән элемтә булдырдык. Арабыздан берәү, бомба кыйпылчыгы белән яраланып, һәлак булды. Адым саен кеше мәетләре, атлар җәсәде, снарядларның буш тартмалары, янган һәм шартлаган фургоннар таралып ята. Билгеле булганча, сугыш вакытында элемтә линияләре еш өзелә, ә элемтәчеләрнең эше – өзелгән чыбыкны тиз арада ялгау. Күп очракта безгә тоташ ут астында эшләргә туры килә иде.
2нче дивизия Волгоградның “Трактор”, “Баррикада” һәм “Кызыл Октябрь” заводлары өчен сугышты. Капитан Михаил Бобылев җитәкчелегендә без, элемтәчеләр, артиллерия утын дошманның стратегик объектларына төгәл юнәлтеп, Сталинградны алуга үз өлешебезне керттек.
Коточкыч күренешләр әле дә хәтеремдә. Ач солдатларга үләксә ите ашарга туры килде – снаряд тиеп, һәлак булган атлар, Идел ярында аунап яткан сасы балык, черек бәрәңге дә үтә иде. Бераздан сугышчылар бетли дә башладылар. Бервакыт шулай землянкада мич янында җылынып утырабыз. Сергей Шутов исемле бер иптәшебез: “Эх, мунча керәсе иде!” – дип кашына, ә Павел Провоторов эчке күлмәген салган да кызган мич торбасына куеп үтүкли-үтүкли: “Мин сезне хәзер тәмугка җибәрәм!” – дип сөйләнә, гимнастерка бөрмәләренә качкан бетләрне кыздыра, ә Илья Сизиков: “Сугыш беткәч, Гитлерны бет тулы ләгәнгә утыртырбыз да, кашына алмасын өчен, кулларын бәйләп куярбыз”, – дип мыгырдана-мыгырдана, мич торбасына чират тора… Ачлык, җаннарыбызга үтеп кергән салкын, ял-йокысыз газап чигүләр дә сугышчыларның рухын сындырмадылар, киресенчә, дошманга карата нәфрәт уянды, кыенлыклар безне берләштерде, җиңү теләге уятты.
1942 елның 19 ноябрендә безнең гаскәрләр, гомум һөҗүмгә кушылып, берничә көннән дошманнарны чолганышка алдылар. Югалтулар бездә дә, дошманда да күп иде. Шәһәр эчендә һәр йорт өчен каты сугыш барды.
Тора-бара авиация, танклар, машиналар гөрелдәгән тавышка, бомбалар, снарядлар шартлавына, мылтыклар, автоматлар чытырдавына сугышчылар күнектеләр. Чолганышта калган Паулюс командованиесендәге 6нчы “СС” армиясенең дәрәҗәсе көннән-көн төште, ә безнең гаскәрләрнең хәле яхшыра барды.
1942 елның декабрендә – 1943 елның январенда фашистлар армиясендә ачлык башланды. Аларга самолетлар белән ашамлыклар, снарядлар китереп, парашютлар белән төшерәләр, әмма аларның күбесе безнең гаскәрләр кулына эләгә иде. Моның сере шунда ки, очкычлар гөрелди башлау белән әсирлеккә алынган немецларның ракетницаларыннан сигнал бирелә һәм, немец летчиклары сигналны күреп, йөкләрен безнекеләр ягына ыргыталар.
Шулай да, кыенлыклар булмады түгел. 76 миллиметрлы пушкаларны җигүле атлар ярдәмендә күчереп йөртәләр иде. Атлар, бомбежкага эләгеп һәлак булгач, батальон командиры һәм тупчылар, җигелеп, пушкаларны урыннан-урынга үзләре күчереп йөртергә мәҗбүр булдылар. 1943 елның февраль башында элемтәчеләр Яськов һәм Ибраһимов һәлак булдылар.
Шундый корбаннар һәм кыенлыклар булуына карамастан, без чигенмәдек, дошман гаскәрләренең күп өлешен тар-мар иттек, ә фельдмаршал Паулюс һәм аның гаскәрләре калдыклары 1943 елның 2 февралендә әсирлеккә төште.
Июльгә кадәр дивизия Северный Донец елгасы буенда ял итте, җитешмәгән техника һәм яңа сугышчылар белән тулыланды, яшь солдатларны сугыш алымнарына өйрәтү көне-төне барды. 1943 елның маенда безнең 178нче артиллерия полкының исеме – 157нче гвардия артиллерия полкы, 45нче укчы дивизия – 74нче гвардия укчы дивизиясе, ә 62нче армия – 8нче гвардия армиясе дип аталды. Бу исемнәр Сталинград сугышында 6нчы “СС” армиясен җиңүдә күрсәткән батырлык өчен бирелде.
1943 елның июлендә 74нче гвардия укчы дивизиясе, дошманнар оборонасын өзеп, Северный Донец елгасын кичеп чыкты һәм Барвенково шәһәрен азат итте.
Дивизия 1943 елның көзендә һәм 1944 елның кышында 3нче Украина фронты составында Донбассны азат итүдә катнашты. Дошманнар, Сталинградта җиңелүгә карамастан, әле дә көчле иде. Паулюс армиясе урынына яңартылган 6нчы “СС” армиясе барлыкка килде. Анда немецлар вафат булган, пленга алынган фашистларның улларын, оныкларын, туганнарын җыеп туплаганнар. Яңартылган армия составында дошманнарга сатылган генерал-лейтенант Власов армиясе дә бар иде. Аларны үч алучылар дип атадылар.
Дошманнарның һәр карыш җиргә теше-тырнагы белән ябышып каршылык күрсәтүенә карамастан, безнең гвардиячеләр батырларча көрәштеләр һәм дошманны җиңеп чыктылар.
1944 елның февралендә 74нче укчы дивизиясенең 226нчы, 236нчы полклары һәм 157нче артиллерия полкы Днепропетровск өлкәсе Большая Костромка районы өчен сугыштылар. Авыр шартларда ике атнадан артык дошманнарның ярсулы һөҗүменә каршы торырга туры килде. 7нче батарея, алга узып, алгы траншеягә төшеп урнашты. Төнлә дошманнар аларны “капчыкка бәйләмәкче” булып, постта торучы сакчыны үтерделәр. Безнекеләр, тревога күтәреп, барлык кораллардан ут ачтылар. Бу операцияне лейтенант Туманяц җитәкләде. Дошман һөҗүмен кире кайтарып, ике фашист пленга алынды. Кызганычка, капитан Белый батырларча һәлак булды, ә элемтәчеләр Чередников – авыр яраланды, Ивашкевич һәм тагын бер разведчик хәбәрсез югалдылар.
Дивизия, Днепр елгасы аша чыгып, дошманнарның “Приют” районындагы оборонасын җимерде, Апостолово шәһәрен штурмлады, Ингулец-Ингул, Южный Буг, Днестр елгаларын кичте. Кичү вакытында без күп сугышчыларыбызны югалттык.
1944 елның июленнән безнең 8нче гвардия Беренче Белорус фронты составына керде. 74нче гвардия укчы дивизия Ковель шәһәренең көнбатыш ягында фашистлар оборонасын өзүдә, Варшава шәһәрен азат итүдә катнашты, Висла елгасын кичеп, Польшаның Лодзь шәһәрен азат итте. 1945 елның 23 январеннан 22 февраленә кадәр Познань шәһәре янында фашистлар төркемен тар-мар итүдә көч куйды.
Шушы районда кечкенә генә “концерт” күрсәтүебез искә төшә. 22 январьда дошманнар безнең колоннага ике танк белән көтелмәгән һөҗүм ясадылар. Безнең 7нче батарея атларга җигелгән 76 миллиметрлы пушкалар белән колонна башында бара иде. Фашист танклары, яшеренгән урыннарыннан кинәт килеп чыктылар да беренче атудан безнең алдагы самоходканы яндырдылар, пулеметтан да ата башладылар. Күп сугышчылар каушап, кем кая сибелделәр. Бер пушка янында без төзәүче (аның исем-фамилиясе онытылган, ул яңа алынган солдат иде) белән икәү басып калдык. Атларны туардым да икәүләшеп пушканы танкларга каршы борып куйдык. Мин пушканы корам, төзәүче танкларга турылап ата. Ярдәм сорап кычкырган, ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Ә без бу киеренке хәлдә, пушканы ташлап, ярдәмгә китә алмыйбыз бит инде. Җитмәсә, пушка туңган җир өстендә һәр залптан сикерә. Безгә аны якындагы агачка терәп куярга туры килде. Шулай итеп, берничә мәртәбә снарядларыбыз танкларга тиде. Берсе бөтенләй атудан туктады, ә икенчесе пулеметтан атуын дәвам итте. Ләкин фашистлар ныгытып һөҗүм итә алмадылар һәм борылып киттеләр.
Танклар киткәч, мин яраланган солдат янына ашыктым. Күрәм, аның бер аягы – тезеннән, кулы терсәктән өзелгән. Өстендә фуфайкасы, чалбары пыскып яна. Мин аңа жгут салып, кан агуын туктаттым, яраларын бәйләп, беренче медицина ярдәмен күрсәттем. Ул әле аңында иде. Аның фамилиясен, исемен, адресын язып алдым. Ләкин чираттагы бомбежка вакытында аның адресын югалттым. Ә фамилиясе әле дә истә – Громов. Ул рәттән чыккан самоходка йөртүчесе булган. “Иптәшләре” аның каты яралануын күргәч, ярдәм дә күрсәтмичә, кабинадан җиргә ыргытып, качканнар. Танклар киткәч, борылып килделәр. Яралыны арбага салып, медсанбатка озаттык. Ул бик күп канын югалткан иде. Кызганычка, язмышын белмим. Шушы кыска гына вакыйга өчен төзәүче белән икебезне дә “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләделәр.
Безнең 74нче гвардия укчы дивизиясе Польшаны азат итүдә, Одер елгасында фашистларны тар-мар итүдә һәм Берлин штурмында катнашты”…
* * *
Әтиемнең истәлекләрендә бөтен хәрби юлы да язылмаган, әлбәттә. Ул бары тик үзенең иптәшләре, аеруча истә калган вакыйгалар турында гына язган. Күбесе онытылгандыр да инде. Сугыштан соң әти Германиядә 1945 елның ноябренә кадәр оккупация гаскәрләре составында хезмәт иткән, ноябрьдә генә демобилизацияләнгән. Харис Сафа улы Гәрәев “Кызыл Йолдыз”, I һәм II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары, “Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941 – 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Бөек Җиңүнең юбилейлы елларында, СССР Кораллы Көчләре юбилейларына багышлап чыгарылган медальләре, 45 – 74нче укчы гвардия ветераны билгесе, 62 – 8нче гвардия Армиясе билгесе, күпсанлы Мактау хатларына ия булды.
1977 елда Себердә эшләгәндә (Эвенкия автоном округы), җәйге ялга кайткач, мин әтине Волгоградка алып бардым. Без Мамай курганында, Павлов йортында булдык, башка истәлекле урыннарны карадык. Әти сөйләгән “Күмер тавы”н күрәсе килә иде. Ләкин завод җитәкчелеге дә, шәһәр хакимияте дә моңа рөхсәт бирмәделәр. Янәсе, режимлы объект.
Сугыштан соң әти читтән торып педагогия институтын тәмамлады һәм, пенсиягә чыкканчы, Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә тарих, география фәннәре укытты.
Илнең чын патриоты һәм Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул Бөек мәмләкәт – СССРның җимерелүенә китергән Михаил Горбачев һәм Борис Ельцинның мәгънәсез, хыянәтле реформаларына бик борчылды, хәтта авырды.
“60 минут”, “Место встречи”, “Время покажет” кебек телевидение тапшыруларында Украина, Польша, Прибалтика эксперт-националистлары СССР халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен кечерәйтеп күрсәтергә тырыштылар. Ә бит миллионлаган Совет Армиясе солдатлары (шул санда минем әти дә), үз-үзләрен аямыйча, Украинаны, Польшаны фашист илбасарларыннан азат иттеләр. Әлбәттә, телевизордан ялган сүзләр ишетү ветераннарда, аларның нәсел дәвамчыларында нәфрәт хисләре уятты. Бу борчылулар, кичерешләр әтинең дә сәламәтлеген какшатты, бакыйлыкка күчүен тизләтте. Ул 1996 елның январенда вафат булды.
Роберт ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны,
җир асты разведкачысы.
Отрадный шәһәре.
Бердэмлек