Домой Жизнь татар Татары в регионе Илаһи бер һәйкәл булсын иде

Илаһи бер һәйкәл булсын иде

0
Илаһи бер һәйкәл булсын иде

Хөрмәтле Иске Җүрәй авылы кешеләре!

Авылыбызның тарихы бай һәм тирән. Аның изге туфрагында күп кенә данлыклы кешеләр дөньяга килгән. Мәсәлән, ахун хәзрәт Шаммазов яшәгәне билгеле. Димәк, тирә-яктагы авыллар өчен дин һәм тәрбия үзәге, мәгърифәт чыганагы булып саналган ул. Кызганычка, авылыбыз тарихындагы кыйммәтле фактларның күбесе югалган, онытылган хәлдә.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап үткәрергә җыена. Күп корбаннар таләп иткән бу изге сугышта безнең авылдашларыбыз да катнашкан, күбесе яу кырларында һәлак булып, Европаның төрле илләрендә ятып калганнар.

Исән кайтып, сугыштан соңгы авырлыкларны җиңүче әтиләр, бабайлар, әниләр һәм әбиләр дә инде барысы да бакыйлыкка күчеп беттеләр. Без хәзер тук, тыныч, ирекле һәм җитешле тормышта яшибез. Моның өчен аларга чиксез бурычлыбыз. Тик, кызганычка, аларның истәлеге сүрелә, кими бара, зур батырлыклар күрсәткән өчен бирелгән орден-медальләренең кайда, ни өчен бирелгәне дә онытыла.

Авылыбызда һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз арасында Иске Җүрәйнең үткәнен һәм киләчәген кайгыртучылар бар, һәм алар авылыбыз тарихын китап итеп язып калдырырга алындылар. Әлбәттә, бу бик зур, җаваплы, изге һәм саваплы эш. Иске Җүрәй авылында туып-үскән кешеләр эшкә бергәләшеп алынсалар гына, ул уңышлы һәм нәтиҗәле булачак. Китап язылып беткәч: “Монда минем туганнарым турында берни дә язылмаган” – дип үпкәләүчеләр булмасын өчен, һәркем үзенә кагылышлы мәгълүматларны эзләп, табып, төпле белешмә бирсен иде. Алдыбызга кемнедер зурлап, кемнедер хурлап язу нияте куелмый. Китапта бары тик чынбарлык, матур истәлекләр, гыйбрәтле хәлләр урын алса гына, ул югары дәрәҗәле һәм гыйбрәтле була ала.

Иске Җүрәй авылы тарихы һәр кеше, һәр нәсел горурланырлык итеп, авылыбыз илаһи бер һәйкәл булырлык итеп язылсын иде.

Булган хәбәрләрегезне, фотоларыгызны түбәндәге электрон адресларга җибәрә аласыз: mustaev56@mail.ru, faridsamara2018@gmail.com.

Оештыручылар төркеме исеменнән Ирек МОСТАЕВ.

Бердэмлек