Илдар Хәйруллин: «Интеллигент булу — ул эшләпә киеп йөрү генә түгел»

0
59


Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин — Казан театр училищесы педагогы, быел үзенең 11нче курсын җыйган остаз, иң популяр татар драма артистларының берсе – Искәндәр Хәйруллинның әтисе, данлыклы Камал театрының быел 70 яшен тутырган олпат артисты.

Илдар абый, татар театры тарихында ук булмаса да, Камал театрында иң күп уйнаучылар аталы-уллы Хәйруллиннар бугай. Бу нәрсәдән килә? Талантмы? Әллә башка сәбәпләр дә бармы?

-Юк инде, юк…


-Соңгы спектакльләрдә сезне күрәбез…

-Ә аңа кадәр өч ел уйнамаганны кая куясыз? Күпме уйналмаган периодлар! Сорыйсың: «Нигә мин юк?» — дип. «Сине күрмибез», — диләр. Артистның язмышы бик авыр. Ул режиссер авызына карап тора — роль көтә. Бәлки, мин әллә нинди рольләр уйнарга телимдер. Бәлки, минем аңа талантым да бардыр. Мин үземчә шулай саныймдыр, ә режиссер күрми. Артист бер елда өч спектакльдә уйнарга, аннары өч ел бернәрсә уйнамаска мөмкин. Безнең тормыш шулай. Ә бит ул нерв системасына бик бәрә…

-Уйнамаумы?

-Юк, уйнамау түгел. Театрга киләсең — рольләр бүленгән боерыкны элеп куялар. Син юк! Икенче киләсең — юк. Борчыла башлыйсың. Өченче киләсең… Булмагач, тагын борчыласың. Бик авыр кичерә идем. Ун еллап элек Дания Нуруллина бер боерыктан соң: «Нәрсә борчыласың?» — ди. «Тагын юк», — дим. «Шуңа нервланасыңмы? Нервланганга карап, ролең булмый. Сакла үзеңне, төкереп тә бирмә», — ди. Хәзер мин андый әйбергә сабыррак карыйм, яшем дә шундыйга җиткәндер. Юк икән, юк, насыйбы булыр әле, Ходай бар ул дисең дә…

Театрда эшләгән чорның кайсында күп уйнадыгыз, кайсында онытылып тордыгыз?

-Театрга килгәч, бик әйбәт киткән иде. 1970 елларда рольләр берсе артыннан берсе китте. Алмаган премияләрем калмады. Сиксәненче елларда алмый башладылар. Сиксәненче елларның ахырларында күтәрелеп киткән идем — «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Сөяркә»… Рольләр этап белән килә: бер роль булдымы, артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе китә. Хәзер дә, сөбханалла, Фәрит Бикчәнтәев «Исәнмесез!»гә алды. Аннан — «Мәңгелек буран», аннан — «Өйләнәм». Аллага шөкер, юбилейда уйнарга спектакль бар. Мин концертлы, истәлеккә бирелгән юбилейларны кабул итмим. Артист юбилеенда уйнарга тиеш.

-Улыгыз Искәндәрне үзегездән талантлырак дип саныйсызмы?

-А как же! Минем күзем каты, шуңа да улым темасына бик сөйләшәсем килми.

Монда аңа тар түгелме? Каядыр җибәрәсегез килмәдеме?

-«Чайка»да уйнагач, аны «Современник»ка чакырдылар. Галина Волчек: «Мәскәүдә Чеховны уйнарсың», — диде. Искәндәр бармады. «Ул минем дөнья түгел, минем дөнья шушы татар театры» — диде. Үз җире, үз мохите. Анда ул чит булыр иде…

Талант нәрсә ул, Илдар абый?

-Ул — эшләргә стимул. Мин 46 ел укытам. Студентларыма беренче көнне әйткән сүзем: «Сездә сәләт бар дип уйламагыз. Безнең эштә сәләт 25 процент кына, 70 проценты — тырышлык, хезмәтне ярату, 5 процент — уңыш, очраклылык, дибез». Уйнамыйсың-уйнамыйсың һәм зур роль килә — менә шушы очраклылыкка актер әзер булырга тиеш. Әзер булу өчен көн саен үзеңне камилләштерергә, укырга кирәк дигән сүз. Талантлы кешеләрне күргән бар, зур талантлы кешеләрне! Ике-өч роль уйныйлар да, мактыйлар тегене. Мин талант дип уйлый да сала башлый, репетициягә әзерлексез килә. Югала ул андый талант.

-Үз талантын сарыф итүчеләрне кызганасызмы, ачуланасызмы?

-Әрнү хисе. Ходай Тәгалә аңа сәләт биргән, ә ул Аллаһ биргән шул талантка төкереп карый. Бигрәк тә ул үземдә укып чыккан булса… Мин аңа зур өметләр баглаган булам, хезмәтемне әрәмгә җибәрә. Ул йә юлдан яза, йә бүтән профессиягә китә.

-Димәк, нәрсәдер биреп җиткермәгәнмендер дип үкенмисезме?

-Юк. Театр училищесында без укытмыйбыз, ә студентларга өйрәнергә ярдәм итәбез, дөресрәк булган юлны күрсәтә алабыз. Театр училищесында шаблон буенча укытып булмый. Без бит шәхесләр тәрбиялибез. Анда тыгылырга, кысалар куярга ярамый, күпме бар — шуны ачарга тиешбез. Барысы да студентның үзеннән тора. Начар педагог та тырыша, начар булсын дип укытмый.

-Надан, фикерсез артистлар күбәйде. Бәлки, элек тә булгандыр, әллә бу заман проблемасымы?

-Заман проблемасы.

-Ә сез яшь чагында артистлар нинди иде?

-Без бик күп укый идек.

-Без дип сез бөтен буын турында әйтәсезме?

-Әйе. Без Казан театр училищесында Марсель Сәлимҗановның беренче татар төркеме идек. Фирдәвес Хәйруллина (1951-2003), Дамира Кузаева (1948-1993), Рөстәм Абдуллаевлар укыдык. Без бит бик матур чорга эләктек — алтмышынчы елларның икенче яртысы. Ул вакыт — татар әдәбиятының күтәрелгән чоры. Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев… Хәзер минем китап укый торган студентларны күргәнем юк диярлек.

-Алар татарча укый беләме соң?

-14 баладан өчесе татарча сөйләшә белми. Шуларның бер бишесе генә татарча йөгерек укый ала.

-Алар тәмамлаганда беләчәкләрме?

-Юк инде, белмәячәкләр. Телнең китүе бик катастрофик хәл. Кеше татарча сөйләшсә дә, тел байлыгы дигән әйбер бар бит әле. Алар бик примитив телдә сөйләшә: исәнмесез, ашыйсы килә, мин кинога барам… Мин аларны фикерне кешегә җиткерергә, кеше белән әңгәмә алып барырга өйрәтәм — анысына өйрәтеп була. Әмма әңгәмә корыр өчен тел байлыгы да кирәк. Ә тел байлыгы каян килә? Китап укудан! Көчләп укытабыз.

Сез укыганда Мәһдиевләр заманча язучы булган. Бүгенге яшь кешене кичәге Мәһдиев белән генә бик кызыктырып булмыйдыр. 

-Юк…

Ә нәрсә укытыйк соң аңа?

-Мин аларга Әмирхан Еники әсәрләрен бирәм. Милли курс булгач, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт әсәрләрен укытам. Фатих Әмирхан бар икән әле. Анда татар тормышы икенчерәк төсле тасвирлана. Балалар яратып укый.

Ә бүгенге әдәбият?

-Юк. Бүгенге әдәбият юк! Күптән юк!

-Кайчаннан бирле юк?

-Үзгәртеп корудан башлап. Беренчедән, зур шәхесләребез китте. Прозаиклар…

-Яңалар…

-Юк. Яңалар юк. Килмәде. Соңгы укыганым Зөлфәт Хәким романнары иде. Аларны бер утыруда укыган идем. Зөлфәт Хәким әсәрләрендә сюжет канвасы тота. Шулар соңгысы булды. Хәзер язылганнарны кулга аласың… Юк, күңел ятмый аларга. Чөнки начар язылган, фикер юк…

Сез прозаны гына күздә тотасызмы?

-Прозаны. Мин шигъриятне бигүк аңлап бетермим. Белгеч түгел. Минем өчен даһи Гаяз Исхакый, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники… Грантлар бирәләр, премия өләшәләр… Тетрәндерерлек әдәбият юк.

Туфан абый киткәч, безнең драматурглар калдымы әле?

-Минем драмалар буенча чагыштыру мөмкинлегем бар. Дүрт ел саен курс чыгаргач, бөтен заманча драматургияне барлап чыгам. Туфан Миңнуллин булмаса, драматургиябез бөтенләй мескен хәлдә булыр иде икән. Ярый ул булды. Китте Туфан абый. Шуннан соң драматург калмады дияр идем… Хәзер, Аллага шөкер, драматургияне Илгиз Зәйниев тота. «Яңа татар пьесасы»на әсәрләр китерәләр. Бик сай әсәрләр. Мин күбесенә гел каршы чыгам. Алар драматургия кануннарын өйрәнмиләр. Ә Илгиз сюжет кора белә, чөнки ул Фәрит Бикчәнтәевтә укыганда ук театрда почмак саен китап укып утыра иде. Шекспирны, Сервантесны, Чеховны, Островскийны… Шуларны укып, пьесаның структурасын аңлады. Ул бүгенге көн кешесе: без аңламый, кабул итә алмый торган проблемаларын күрә, сизә, тасвирлый. Ә безнең драматурглар авыл клубы дәрәҗәсендә калды. Яза алмыйлар. Яшьләр пьеса язырлык итеп фикер туплый алмый, тел байлыгы юк.

Яшьләрне лабораторияләр белән пьеса язарга өйрәтеп буламы?

-Юк. Кемнеңдер сәләте булса, этәргеч була ала. Театр ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша инде. «Яңа татар пьесасы» — зур әйбер. Ләкин яңа исем чыкмады бит. Гомумән, конкурс-фестивальләр яңа исем тудыруда зур роль уйнамыйлар, алар булганны барлый. Яңа фикер әйтерлек зур шәхесләр туар өчен ниндидер башка илаһи көч кирәк.

-Быел чыга дип көтәбез бит инде. Артур Шәйдуллин куелып ята ич сездә.

-Сер түгел: мин ул пьесага иң беренче булып каршы чыккан идем. Ул язылышы буенча пьеса форматында түгел — күңелсезрәк кенә хикәяләү. Фәрит Бикчәнтәев хәзер әвәләп, сүтеп, яңадан җыеп, сәхнәгә яраклаштырды. Мин сезнең сорауга үземнең субъектив фикеремне әйттем.

Рус драматургиясе бармы?

-Бар. Анда бит әле интеллигенция катламы сакланды. Безнең элита катламы юк. Безнең галимнәребез дә ниндидер дәрәҗәгә җиткәч, аңа безнең халәт кызык булмый башлый — рус катламына күчә. Анда инде аны башка милләт кызы көтеп тора… Бер зур җирдә булдым. Анда татарның зур кешеләре җыелган иде. Алар русча гына сөйләшә. Ә без халыкка телне саклыйк, дибез. Нигә телне гади халык кына сакларга тиеш? Ә болар кая?! Бер авылга бер язучының мемориаль тактасын ачарга кайткан идек. Анда Англиядә укып кайткан егетләр безгә җирәнеп карыйлар… Алар безне күрмиләр дә… Ә бит алар безнең элита инде. Интеллигентлык бит ул буыннан буынга килә торган әйбер. Эшләпә киеп йөрү генә түгел. Аның белеме, киң карашы, әдәплелеге булырга тиеш. Бездә ул юк.

Ярый әле, театрларда татарның зыялы катламын булдыра алган артистларыбыз бар бераз.

-Ә язучыларыбыз кайда? Элек театрларга өлкән язучыларыбыз килә иде. Без аларга сокланып карый идек. Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиләр элита иде, алар спектакль карап фикерләрен әйтәләр иде. Ә хәзер кемнәргә калды? Театрга килгән бөек язучыларыбыз сүз әйтә беләләр иде, милләтебезнең, җәмгыятебезнең проблемаларын күтәреп чыга алалар иде.

Яшь буын үсеп килә.

-Булат Ибраһимов бар. Миңа ошый ул. Рүзәлгә карап торам — чиновникка әверелеп бара (шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин — ТР Министрлар Кабинеты белгече. Авт). Аның бит күзләре яна иде. Хәзер салкын караш. «Ул дөнья» кешене бетерә бит, сәнгать кешесен бетерә. Күпне белә, әйтергә ярамый.

-Яңа чыккан «Өйләнәм.tat» усал комедиясендә сез журналист образында. Бу әсәр бүгенге матбугатны күрсәтә алдымы? Ничек бәялисез бүгенге матбугатны?

-Бүгенгесеме? Эчке цензор утыра. Куркытып бетерелгәннәр. Элек «Эфир»ны карый идек, хәзер аны да карап булмый. ТНВ: «Колхозларыбыз рекордлы уңыш җыйган», — дип кенә сөйләп утыра. Газета-журналларда да шул ук. Шаккатырган әйбер юк.

-Илдар абый, белмим, үзегезгә ошыйдырмы-юкмы: безнең буын өчен сез — Мыраубатыр. Бик популяр музыкаль телефильм иде ул без үскәндә. И ярата идек үзегезне. Тарихта Мыраубатыр булып калуыгыз ошыймы үзегезгә?

-Көләм инде. Хәлил Әбҗәлилов халык күңелендә Хуҗа Насретдин булып калды. Шәүкәт Биктимеров — Әлмәндәр. Хәлим Җәләй — хулиган Шәкүр булып. Мине, күпме еллар узды бит инде, күргән саен Мыраубатыр диләр. Исемне дә белмиләр, Мыраубатыр абый, диләр. Димәк, бушка булмаган, эз калдырганмын. Бөтенләй искә алмасалар, начар булыр иде.

Яратып уйнадыгызмы?

-Ул үзебезгә дә бик кызык булды — энергетикасы бик уңай, шуңа әйбәт чыккандыр. Алынганда мин аны аңламадым да. Режиссер Эдмас Үтәгәнов шалтыратты да: «Алын әле. Синдә песи чалымнары бар диләр», — ди. Мин бит әллә ни күп җырлаган кеше түгел. Рәшит Абдуллин төнлә музыка яза. Без иртән телестудиягә киләбез: безгә текст бирәләр, музыка тыңлаталар — ярты сәгатьтә өйрәнеп, яздырабыз. Ә кинога төшкәндә авыз ачып тора идек.

-«Мыраубатыр» ның авторы Нәкый ага Исәнбәтнең үзе белән таныш идегезме?

-Сиксәненче елларда Марсель Сәлимҗанов белән бергә Фәрит Бикчәнтәевлар курсын укыта идек. Мин диплом спектакле сайлаганда Нәкый Исәнбәтнең китабы чыкты. Карасак, «Портфель» дигән пьеса. Ул тыелган иде бит, цензурадан узмаган әсәр. 1927 елдан бер куелып кына калган. Без 1982 елда куйдык. Нәкый ага премьерага килмәгән иде, әмма аңа уңай фикер әйткәннәр — ул мине чакырып сөйләште. Аннары аны Марсель абый «Портфельле кияү» исеме белән Камал театрында куйды.

Нәкый ага премьерадан соң банкет ясады. Икенче көнне озак кына сөйләшеп утырдык. Яше бик өлкән иде инде. «Ничек бу яшькә җитә алдыгыз? Дөрес яшәдегезме, физкультура ясадыгызмы?» — дип сорадым. «Мине 6 яшеннән мәдрәсәгә китерделәр, сәкегә шулай утырып яза башладым, гомерем буе шулай утырып яшәдем. Физкультура белән шөгыльләнә башласам, күптән үлә идем», — диде. Банкетта да аякларын шулай бөкләп утырды (фоторәсемгә карагыз. Авт).

Нәкый ага турында соравымның бер сәбәбе: быел аңа ишарәләп, бик ямьсез әсәр чыкты бит инде. Аны күреп белгән, бераз булса да аралашкан кеше буларак, мөнәсәбәтегез?

-Бик сай әсәр: үсеше юк, ахыры юк, пычрак ату нияте белән генә язылган. Мин, күп булмаса да, Нәкый аганы бераз беләм. Бу аның сөйләү манерасы түгел, аның лексикасы түгел, интернетта йөргән донос кәгазьләре дә аның лексикасы түгел. Ул алай язмый. Бәлки, тегеләр язып: «Подпиши», — дигәннәрдер. Без хәзер 1937 елда кул куйган халыкны гаепли алабызмы? Кул куймасаң, утыртабыз, балаңны детдомга җибәрәбез дисәләр, бөтен кеше куя. Мин дә куяр идем. Без хөкем итәргә тиеш түгел. Ходай Тәгалә хөкем итә. Бу — безнең җәмгыятьнең узганы. Ул заманда бөтенесе берсе өстеннән берсе язган. Язмаган кеше калмаган. Без җәмгыять башында торучыларны — коммунистларны гаепләргә тиеш. Алар шушы системаны оештырган: кешеләрне шулай яшәргә мәҗбүр иткән.

Татарның бер-берсен тешләве дә инде ул. Әнә, «Зулейха открывает глаза» га нинди генә сүзләр әйтелмәде?! Әсәрдә юк бит алар берсе дә. Ул әсәргә каршы чыгыш ясаган язучының логикасы аңлашыла: үзе шул чор турында язган һәм хәзер аның ачуы чыга — нигә минеке түгел? «Бу әсәр дөрес түгел, минеке дөрес!»

Кемне әйтәсез?

-Язучының исемен әйтеп тормыйм. Шуңа «инстаграм милләтчеләребез» кушыла: «Андый хәл булмаган», — диләр. Тормышта әллә нинди вакыйгалар була. Имеш, безнең халык каты бәгырьле түгел. Тукайның тормышын алыйк. Әнисе бит, ире үлгәч, баланы калдырып кияүгә киткән. Тукайны кунакка алалар, ул үзенең анда нинди тәмле ризыклар ашаганын яза. Димәк, ач тормаганнар. Бер баланы алырга ярамаганмы? Мин моны гаепләп әйтмим — тормышта төрле хәл була.

Әлфия Авзалованы алыйк. Китабын укыгыз! Туганнары Әлфия мәктәптән кайтканчы ашны ашап бетерәләр дә, казанны юып куялар — имеш, ризык юк. Аны бит рус-чуаш түгел, үз татар туганнары эшләгән. Боларны еламыйча укып булмый. Ә Әлфия апа аларны гаепләми.

Илһам абыйның әтисен халык дошманы дип утырталар. «Авылдашлар көн күрсәтмәде», — дип Илһам абый үзе сөйли иде. Ул чакта җәберләгәннәр, хәзер якташыбыз дип һәйкәл куялар. Моны безнең татарлар эшли.

Питрәч районының Әлбәдән авылыннан Петр Гаврилов дигән керәшен татарыбыз бар. Әсирлеккә эләгеп, авылына кайткач, авылдашлары «дошман», диләр. Түзмичә читкә — Краснодар якларына китеп бара. Хәзер аңа музей ачалар. Нигә без үлгәннәрне генә яратабыз соң?! Нигә исән чагында ярдәм итмибез?!

Ул телесериалдагы ролегез турында сорамакчы идем. Үзегез башладыгыз. Әсәр сезгә ошадымы?

-Татар тормышын күрсәткән беренче әсәр бөтен дөньяга чыккан. Бөтен дөнья мактый. Ә без төкеренәбез. Анда татарны бер кеше дә начар дими…

Дәгъваларыгыз юкмыни кинога?

-Кинога дәгъваларым бар. Ләкин әсәргә юк.

Ә сез фильмда төшәргә тәкъдим булгач, шунда ук ризалык бирдегезме? Татарлар сүгәр дип икеләнмәдегезме?

-Татарны начар итеп күрсәтсәләр, бармас идем. Мин фильм әйбәт булсын дип тырыштым. Шуңа алындым. Мин күп төшкән идем. Алар өчтән бер өлешен генә керттеләр. Матур күренешләр калды. Миңа ролем өчен оят түгел. Кемнәрдер: «Мин бармадым», — диләр. Баралар иде — чакырмадылар.

Кинодагы «ляп» лар махсус эшләнгән дигән фикерләр булды.

-Күп булды анда «ляп»лар. Алары ярдәмчеләренең наданлыгыннан инде. Ә бездә инде: «Бу татарга каршы», — дип чыгалар.

-Сез җәмгыятьтән, җитәкчеләрдән, сәясәттән канәгать булмаганда, канәгатьсезлекне кычкырып белдерә аласызмы? Әллә әйтеп ни файда дип әдәп саклыйсызмы?

-«Мин дөресен әйтәм», — дип акырып йөргән кешеләрне күп күрдем. Моның ике сәбәбен күрәм. Йә ул кеше әдәп күрмәгән, яки әдәпсезлекнең нигезендә «меня туда не пускают» ята. Исемен әйтеп тормыйм — бер шәхесебез бик дөрес кеше булды, трибуналардан сөйләде. Обком ашханәләрен, складларын сүкте — чөнки башта үзен кертмәделәр, кертә башлаганннар иде — бетте, хөкүмәт башлыкларына рәхмәт әйтә башлады. Дөреслекне әйтергә кирәк, әмма урынын белеп һәм әдәп саклап. Ярар, мин кычкырдым ди, шуннан нәрсә үзгәрә? Проблеманы аңлаган кеше кычкырып йөрми, кирәк җирдә әдәпле генә итеп әйтә. Инстаграмны, фейсбукны ачасың — яза торган кешеләр бар инде безнең. Ләкин бит фикереңне нинди формада белдерәсең — шул мөһим. Әдәпсез формада әйтелгәч, дөреслек тә минем өчен дөреслек түгел инде.

Бу зирәклекме? Зирәклек яши-яши киләме?  

Халыкта: «Дәшми калуың — алтын», — дигән сүз дә бар инде. Кайчак дәшми калу зирәклек булса, кайчак куркудыр. Курку!

-Илдар абый, сезнең гаиләдә бер генә бала үсте. Димәк, ике татардан бер генә татар үскән икән — милләтнең саны кими. Демография темасы сезне борчыймы?

-Демографияне мин генә төзәтә алмыйм. Милләтнең кимүе бала туу-тумаудан гына түгел, кешеләребезнең милли рухсыз булуыннан килә. Милли тәрбия күрмичә, милли мохиттә яшәмичә, башка милләт белән кушылып, башка милләт кешесенә әвереләләр. Татар кызы руска чыкса, баласы рус була, татар егете башка милләткә өйләнсә дә, балалары шул милләт була, татар булганын күргәнем юк әле.

Ә нишләргә?

-Бездә милли үзаң югалып кына бара түгел, ул «атрофирован». Бездә бер хатынның кызы, әрмәнгә чыгып, бер ел яшәде. Бала монда үсә. Мин моңа: «Привет, татарин!» — дип әйтәм. «Я не татарин, я армянин», — ди. Ә ул атасыз үсте. Милли үзаң аның канында генетик дәрәҗәдә сакланган. Алар да, яһүдләр дә дөнья буйлап чәчелгән, әмма милли үзаң сакланган.

Ана сөте белән кермимени?

-Керәдер. Әмма тәрбия кирәк инде. Чеп-чи татар гаиләсендә русча сөйләшәләр. Кирәк булса, үзе өйрәнер, диләр. Алай булмый. Бик танылган шәхесләребезнең балалары, оныклары татарча сөйләшми. Ә трибунадан: «Татар — бөек милләт», — дип кычкыралар. Бөек түгел… Бөек милләт дәүләтен саклап кала ул. Без Казан ханлыгын күпме генә тотканбыз?! Бердәмлек булмаудан бит. Морзалар үзара талаша да Мәскәүгә китә. Анда бит гади халык китми, морзалар китә. «Туйдым татарлыктан, мине рус итеп языгыз», — ди. Бер дә Мәскәүнең рус кенәзе: «Татар булам», — дип килмәгән. Бу үз элитабыз булмаудан килә инде. Гади халык үзенчә яши, Казанга Кырымнан килгән ханнар үзара суешып, урын бүлеп яталар. Менә шулай Мәскәү вассалы булып, нинди хан куярга аннан рөхсәт алып ятканбыз инде…

Перспективалар?

Перспектива юк инде. Чуашлар, марилар, удмуртлар бетеп бара… Шушы вазгыятьне кабул итеп, күңелеңдә милли рухны сакларга иде. Телеңне, гореф-гадәтеңне, мохитеңне сакларга. Мин Туфан Миңнуллинның «Илгизәр+Вера» сын даһи әсәр дип саныйм. Милләтара мөнәсәбәтләргә карата нинди әсәр язылган! Ике авыл гомер буе дус яшәгән. Ыгы-зыгы татар егете рус кызына өйләнгәч китә. Бер дустымның улы рус кызына өйләнде. Нигә өйләнәсең, ди әтисе. Матур бит, ди. Ярар, хәзер матур кызга өйләнәсең, ә картайгач… Яшь чагында матур яшәрләр, олыгайган саен күңел Ходайга тарта башлый: берсе мәчет юлына баса, берсе чиркәү юлына. Гомер буе яшәгәннәр, ә финалда чит кешеләр булып калалар. Анысын да уйларга кирәк…

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here