Илдар Кыямовка мактаулы исем бирелде

0
238

Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган.

Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы „Саз“, моңлы гомер», «Мин сәхнәдә — рухани» китаплары авторы.  

Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда — җирсүем» исемле шигырь китабы басылды.

Ватаным Татарстан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here