Домой Жизнь татар Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде

Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде

0
Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде

Ниһаять, күптән көтелгән шигырь китабы дөнья күрде. Танылган журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алыштыргысыз алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи, галәмәт матур шигырьләр язганын күпләр белми дә торгандыр.

“Җырларымда – җирсүем” китабы Татарстан китап нәшриятында әзерләнде. Илдар Кыямовның әлеге нәшриятны сайлавы очраклы түгел. Ул хезмәт юлын студент елларында ук нәкъ биредә башлаган иде… Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән. “Туган авылым мәктәбендә укыган дәвердә үк мин язучы булырга карар кылган идем. Әмма искәрмәстән илебезне тетрәткән, безнең гомергә килгән үзгәрешләр, ислах заманы, язучы булудан бигрәк, көнлекчегә әверелдерде. Берәүгә дә сер түгел: хәзерге чынбарлык шартларында әдәби иҗат белән шөгыльләнү бик сирәк кешеләргә генә насыйптыр, безнең буын кешеләре исә башлыча тормышын кайгыртырга, шәһәрдә яшәсә, торак дип тырышырга, җыеп әйткәндә, якты кояш астында үз урынын хәстәрләргә мәҗбүр”.

idel-tat.ru