Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Илдар Ягъфәров: «Татар киносы кемгә кирәк?»

Илдар Ягъфәров: «Татар киносы кемгә кирәк?»

0
Илдар Ягъфәров: «Татар киносы кемгә кирәк?»

Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән кино өлкәсе проблемалары турында сөйләштек. Борчылырга урын бар. Кино заллары ярым буш, ә Россия фильмнары аз күрсәтелә. Федераль прокатка чыккан Татарстан картиналары гомумән бер-ике генә. Ни өчен «Исәнмесез?» прокатка чыга алмый? Яки Татарстанның башка режиссерлары эшләре нигә күренми? Баксаң, милли киноның проблемалары бу гына да түгел икән әле.

Элек «Ни өчен үзебезнең кино кинотерларда юк?» дигән сорауга, анда чит ил фильмнары белән эшлиләр, дип җавап бирәләр иде. Хәзер чит илнеке дә юк, үзебезнеке дә күренми. Хикмәт нәрсәдә?

– Фильмнар бар. Ләкин бөтен кино залларының да ихтыяҗын капларлык санда түгел. Әмма бу хәл дистрибьютерларның элеккечә эшләве нәтиҗәсендә дә шулай килеп чыга. Чөнки алар һаман да халыкны көлдерә торган аттракцион-фильмнарны җыя. Ә уйландыра торган, фәлсәфи фильмнар прокатка эләкмичә кала. Дөрес, тирән эчтәлекле фильмнарга башка төрле тамашачы йөри. Әмма бит мондый фильмнар да залны тутыра! Дөресен әйтим, «Исәнмесез?» белән прокатка чыгарбыз дип уйлаган идек. Әмма минем үз дистрибьютерым юк. Хәер, прокат белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бар.

 Татарстан фильмнары прокаты белән кем шөгыльләнергә тиеш?

– Минемчә «Татаркино» оешмасы үз фильмнарын гына түгел, Татарстанда төшерелгән барлык фильмнарны прокатка чыгару турында кайгыртырга тиеш. Мин дә кул кушырып ятмаячакмын, билгеле. Ләкин монда да проблемага килеп төртеләсең. Әйтик, шул ук «Исәнмесез?» фильмын интернеттагы кино платформаларына чыгару җиңел түгел. Мисал өчен «Okko» онлайн кинотеатрына җибәреп карыйм, алар: «Сезнең хокукларыгыз «Татаркино»да бит», – диләр. Кинематографистлар фильмнары белән «Татаркино» шөгыльләнергә тиеш, гамәлдә башкача килеп чыга.

Кызганыч, бу оешмада соңгы 30 елда шушы өлкәдә белеме булган бер генә кеше дә эшләмәгән. «Татаркино», фильм производствосы, кинофестиваль язмышы – бер кеше кулында һәм бу аяныч. Бер кеше бөтен эшне колачлый алмый. Бөтен эшне дә үзең эшләгәндә, фәкать үзең белән генә шөгыльләнәсе килеп тора. Ә моннан тулы бер өлкә зыян күрә. Үзең кино төшергәч, башкаларныкы күзгә күренми. Аларны прокатка да чыгарасы килми. Кабат әйтәм: «Татаркино» ул Татарстан киносының әти-әнисе кебек, үзенекен генә түгел, бөтен картиналарны да яратырга тиеш. Хәзер шундый кулай вакыт: бөтен фильмны да кино залларына чыгарырга мөмкинлек бар.

 Татарстанның прокатка чыгарлык фильмнары күпме?

– Елына бер-ике яхшы фильм төшерелә. Сыйфат яхшырды, аны барысы да күрә. Яңа картиналардан, мин Рәхимбайның «Микулай» фильмының прокат тарихы яхшы булыр дип уйлыйм. «Әпипә» дә – зур прокатка чыгарык фильм. «Исәнмесез?»нең дә потенциалы бар. Һәрхәлдә ул Татарстанда кызыксыну уятты. Хәзер Татарстаннан читтә, аерым урыннарда иҗади очрашулар оештырабыз. Әйтик, 4 декабрьдә ул Чукоткада күрсәтеләчәк.

 Иҗади очрашулар белән фильм үз чыгымнарын каплый аламы?

– Юк, бу мөмкин эш түгел. Бер генә фильм да, зур прокатка чыкмыйча, үзен үзе аклый алмаячак. Болай ул 3–4 миллион сум акча эшли ала. Федераль прокатка чыкканда (ә бу – уртача мең кинозалга юл ачылу дигән сүз), табыш алып була. Иң начар прокатта да 20–25 миллион сум акча эшләп була. Әмма татар киносы бу этапта табыш китерер дип көтәргә кирәкми. Аңа ныклап аякка басарга, федераль дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Ул Татарстанның имиджы өчен мөһим. Хәер, моны Президент та яхшы аңлый. Ул бит кинога авыр вакытта да финанс ярдәме күрсәтә.

Шул ук вакытта Россиягә үз продукцияңне куллану бурычы куела бит. Әйтик, Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова тиз арада балалар өчен мультфильмнар һәм уенчыклар җитештерү бурычын куйды. Аның әйтүенчә, бу продукция 2024 елда 34 процентны тәшкил итәргә тиеш. Ә безнең татарча мультфильмнар балаларны кызыксындырырлыкмы соң?

– Мультфильмнар  ул – глобаль мәсьәлә. 5–10 яшендә баланың дөньяны күзаллавы формалаша. Ягъни ул – нинди илнең гражданины? Мәсәлән, мин советлар илендә үзебезнең мультфильмнарны карап үстем, шулар тәэсирендә формалаштым. Ә хәзер кызыма карыйм да аның безнең ил турында бернәрсә дә белмәвен аңлыйм. Ул Америка мультфильмнарын карый, уеннары да шул мультфильм геройлары тирәсендә корыла. Хәзер яңа мода барлыкка килде. Алар Корея кейпопларына мөкиббән. Әлбәттә, балаларга үз мультфильмнарыбыз кирәк. Үсеп баручы буын турында уйлыйбыз икән инде, болай да бара, аннары эшләрбез әле дигән мөнәсәбәт ярамый. Балалар тәрбиясендә кинематограф – иң үтемле чара. Һәм ул дәүләт күзәтүендә булырга тиеш. Моңа кадәр безнең кино заллары Америка фильмнары белән тулы иде. Янәсе, халык аңа йөргән, табыш шуннан кергән. Табыш кергәндер, ә бит халык аңын башка ил эшкәрткән булып чыга. Кызганыч, бу күренеш бер кинематографка гына кагылмый.

Бездә «региональщик» дигән сүгенүгә тиң бер сүз бар. Мин «региональщик» түгел, мин –үз өендә яшәүче татар. Әллә Мәскәүдә яшәсәң генә режиссер булырга хакың бармы? Талантлар үз өйләрендә яшәп эшләргә тиеш. Карашларны үзгәртергә вакыт җиткәндер инде.

Кинохрониканы җимереп, нәрсәгә ирештек? Документаль жанр бөтенләй туктап калды. 2002 елга кадәр республика төзелешләре, кешеләр, тормыш турында күзаллап була, ә аннан соң ни кала? Ачылышына Президент барган объектлар турында кадрлар гына тарихта кала…

 Фильм төшерергә ниятләгән яшь режиссерга нинди киңәш бирер идегез?

– Режиссер булырга җыенган яшьләргә, үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып, тагын бер кат яхшылап уйларга киңәш итәр идем. Башта ул шундый матур дөнья булып күренә. Ә кинематографист булырга җыенасың икән, син үз өлкәңдә иң яхшысы булырга, шуның өчен, ничек кенә аянычлы тоелмасын, Мәскәүгә китәргә кирәк. Мәскәү белән эшләмәсәң, сыйфатлы, халык таный торган режиссер булмаячаксың. Төбәктә калсаң, үзеңне шәп режиссер дип санасаң да, сине танымаячаклар, белмәячәкләр. Илле яшемдә, миңа республикам өчен шактый эшләдем кебек тоелды. 300 картина төшерелгән, шул исәптән 4 тулы метражлы фильм бит инде. Әмма миңа кайчакта, үзегезнең нинди эшкә алынуыгызны белдегез бит инде, дигән мөнәсәбәт тоярга туры килә. Менә шуңа, артык хыялланырга кирәкми. Шулай да, яраткан эш белән шөгыльләнү  ул – бәхет. Акча дип тормышыңны яратмаган эш белән бәйләү – зур бәхетсезлек. Нишлисең, яраткан эш белән тормышны алып барып булмагач, коммерцияле проектларга алынырга туры килә. Ярыйсы гына килеп чыга. Әмма аңа заказ бирүче, аның хатыны, әбисе, бабасы, тагын әллә кемнәр кул тыга, төзәтергә туры килә. Син, әлбәттә, төзәтәсең, тик бер мәлдә, беркемгә дә кирәкмәгән бу «фарш»ка ник алындым соң, дип, башыңа тотынасың. Ул бит тарихта калмаячак.

Ә кино өлкәсен бу рәвештә калдырырга, проблемаларга күз йомарга ярамый. Әйтик, кино төшерү өчен грант конкурсы бар. Аның гомуми суммасы – 8 миллион сум. Егерме ел буена әлеге сумманың үзгәргәне юк. Сез әйткән яшь режиссер шушы конкурста 500 мең сум ота ала. Шуның 100 меңен ул бурычларын түләргә тотачак. Аннары командасына хезмәт хакы түләячәк. Аннары төшерергә кирәк. Әле бу – ярты юл гына. Төшергәннән соңгы эшкә аның бер тиене дә калмаячак һәм ул бурыч капкынында калачак. Мескен рәтле әйбер дә төшерә алмый, табыш турында сүз дә юк инде. Менә шундый баскычларны үтәргә туры киләчәк.

Мин бу турыда ничә ел сөйлим, әллә ишетмиләр, әллә ишетәселәре килми. Һич югы кино буенча эш төркеме булса да төзергә кирәк. Дәүләт Советы утырышында кино мәсьәләләренә 10 минут кына вакыт бирелсә дә, начар булмас иде.

 Берлек бу вазгыятьтә яшьләргә ярдәм итә аламы?

– Мин берлеккә килгәндә, ул ветераннар клубы иде. Консерватив карашлы 33 кеше үз арасына яшьләрне кертергә бик теләмәде. Берлеккә килү белән, 15 кешене әгъза итеп алдык. Хәзер бездә яшьләр күбрәк. Актерлар, башка һөнәр кешеләре дә кушылды. Арабызда телевизион документалистларны да күрәсебез килә. Яшьләр өметле. Мин Байбулат Батулланың да үзебезнең арабызда булуын телим. Мәскәүдә эшләсә дә, ул бит –  үзебезнең егет. Берлек мәсьәләсенә кайтсак, без яшьләргә «профессиональ  кинематографист» дигән билге бирәбез. Ләкин алар сафына, әйтик, туй барышын төшергән кешеләрне дә алып булмый. Без фундаменталь белеме булган талантларга ярдәм итәргә тиеш. Кызганыч, нәкъ менә аларга чаялык җитми. Берлек 5–6 кешене еллык стипендия түләп укыта. Ә инде кайтамы алар укып бетергәч Казанга, юкмы, анысы – икенче мәсьәлә.

Мин үзем дә – башта Мәскәүдә 15 ел эшләгәннән соң Казанга кайтып төпләнгән кеше. Яшерен-батырын түгел, Мәскәү миңа, бәлкем, әле якынрактыр да. Чөнки Казан – ябык һәм монда икейөзлелек күп. Уйлап чыгарылган ясалма кагыйдәләр күп, үзеңне контрольдә тотарга кирәк, монда ирек азрак. Син, берәр эшкә алынганда, бихисап фикерләрне исәпкә алырга тиешсең. Мәскәүдә алай түгел. Анда мондый кагыйдәләр юк. Казахстанда да хәзер иркенлек. Алар теләсә кайсы темага төшерә ала. Ә монда фильмдагы вак мәсьәләдән фил ясый алалар.

 Сезнең Тукай турында фильм хәзер нинди хәлдә?

– Әлегә бернинди стадиядә дә түгел. Күп укыйм, эзләнәм. Башка сценарийларны да укыйм. Быел Россия кинофестивальләрендә берничә премия алгач, Россия сценаристлары игътибар итте. Бәлки, Россия фильмына алынырга кирәктер… Татарчага ярдәм булмагач… Әйтегез әле, татарча кино кемгә кирәк? Мондагы 500 зыялыгамы? Аларның да бит кинозалга күп дигәндә иллесе киләчәк. Кем өчен эшләргә тиеш мин? Шушы урында авыл кешесенә рәхмәт әйтәсем килә. Республика прокатына чыккач, аларның нинди рәхмәтле булуына тагын бер кат инандым.

 Ә уртак проектлар бу җәһәттән ярдәм итәме?

– Бу – бик яхшы идея. Чын мәгънәсендә продюсерлар һәм чын мәгънәсендә көчле команда булса. Акча каеру өчен генә ниятләнгән проект булса, аңа алынырга кирәкми. Ул «Ничек фильм төшерергә ярамый» дигән пособиегә әверелергә мөмкин.

Тагын бер проблема бар. Бездә кино тәнкыйтьчеләре юк. Әгәр алар булса, миңа интервью бирергә дә кирәкмәс иде. Мәскәүдә – иҗат иркенлеге, дидем. Чөнки анда күзгә карап тәнкыйтьләү һәм аны кабул итү бар. Анда эш тәртибе шулай корылган. Ә бездә кимчелеген күрсәтеп кара, гомерлек дошманга әвереләсең.

 Үкенәсезме?

– Хатын: «Синнән яхшы табиб чыгар иде», – дип кабатларга ярата. Бәлкем, шулайдыр. Ә мин профессияләр рәтендә булмаган һөнәрне сайладым. Әмма үкенмим. Миннән соң эшем кала.

 Хезмәт хакы аласызмы?

– Юк.

–Язучылар берлегендә, мәсәләнрәискә хезмәт хакы каралган.

– Бу хакта Дәүләт Советында сөйләшү булды. Бу эш Финанс министрлыгына чаклы барып җитте, әмма әлегә хәл ителмәде. Миңа калса, ул хәл ителер. Бу зарлану түгел, чөнки мин һәрвакыт аучы халәтендә яшим һәм тормышны алып барырлык рәтем бар. Миңа – 50 яшь һәм үземне өлгергәнлек чорына кердем дип саныйм. Минем – үз карашым, үз кином. Ул – минем буын, безнең вакыт, безнең карашлар турында. Әле тагын бик күп җитди картиналар төшерәсе бар. Ә кино проблемалары турында сөйләргә, оялмаска кирәк. Тик ул сөйләшүләр күз буяу өчен генә булмасын иде. Бер-беребезне тыңларга, тәнкыйтьне объектив бәяләргә өйрәнсәк иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова