Домой О татарах История Илебез – тыныч, күгебез аяз булсын өчен

Илебез – тыныч, күгебез аяз булсын өчен

0
Илебез – тыныч, күгебез аяз булсын өчен

Гали авылы халкы өчен Бөек Җиңү көне иң олы бәйрәм. Авыл администрациясе дә, мәктәп һәм барлык оешмалар да бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйлар. Кызганычка, бүген безнең авылда сугышка киткән 512 ветеранның берсе дә исән түгел инде. Тыл ветераннары да бәйрәмгә килә алмыйлар. Шуңа күрә бәйрәмнең тантаналы өлешендә күбесенчә яшьләр катнашты.

9 май көнне мәктәп алды гөрләп тора – балалар Үлемсез полкта катнашу өчен җыелганнар. Башта алар урам тутырып авыл үзәгендә үтәчәк митингка баралар. Авылдашларның бер өлеше капка төпләренә чыгып аларны озатып кала, икенчеләре, Мәдәният йорты янындагы Дан аллеясында җыелып, каршылыйлар. Бу барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч мизгелләр.

Митингны мәктәп укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәүсә Йосыпова һәм Мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Асылгәрәева башлап җибәрделәр. Бәйрәм татар һәм рус телендә алып барылды. Минем фикеремчә, Фирдәүсә Йосыпова төзегән программа бик тантаналы һәм матур килеп чыккан иде.

Митингта 11нче сыйныф укучысы Айрат Сәлимов, 6нчы сыйныф укучысы Амилә Гыйлаҗева, 4нче сыйныф укучысы Гөлназ Зарипова, 4нче сыйныф укучысы Илнур Хәйруллин һәм башка укучылар җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Бигрәк тә 1нче сыйныф укучысы Әминә Хәбибуллина башкаруында «Отмените войну!» дигән җыр йөрәкләребезне әрнетеп алды. Әминә бик талантлы кыз. Ул, район һәм өлкә конкурсларында катнашып, беренче урыннарны алып килә. 4нче сыйныф укучылары җырлаган «Жиңү бәйрәме» һәм «Солдатская», Илназ Маннанов һәм Исламия Кәлимуллина башкаруында «Смуглянка» җырлары да митингта катнашучыларны сугыш чоры мохитына алып кереп киттеләр. Шулай ук «Импульс» берләшмәсендә шөгыльләнүче балаларның «Красные маки» һәм татар биюләре дә бик урынлы булды.

Митингның тантаналы өлеше Гали авылы мәдрәсәсе мөгаллиме, Коръән-хафиз Абделвахитның хәер-фатихасы белән башланып китте. Гали җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, район администрациясе вәкиле Салават Иваев, «Бердәм Россия» партиясе бүлеге сәркатибе Наилә Юнысова бәйрәм белән котлаганнан соң, сугыш явында һәм кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларны, олы яшькә җитеп гүр иясе булган авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан ителде. Соңыннан монумент янына чәчәкләр куелды.

– Хөрмәтле авылдашлар! Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Тыныч, матур тормышның кадерен белеп туган җиребездә бәхетле яшик. Барыбызга да Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын иде, – дип тәмамлады тантананы Фирдәүсә Йосыпова.

Кәүсәр Шәйхетдинова.

Гали авылы, Похвистнево районы.