Домой Поздравления Илфак Миргабиҗан улы Сәгыйровка – 70 яшь!

Илфак Миргабиҗан улы Сәгыйровка – 70 яшь!

0
Илфак Миргабиҗан улы Сәгыйровка – 70 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Илфак Миргабиҗан улы Сәгыйровка – 70 яшь!

Кадерлебез!

Без сине юби­леең белән чын күңелдән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шат­лыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел дә син. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Изге теләкләр белән се­ңелең Халидә, киявең Рәшит һәм Алия, Гөлсинә, Илдар гаиләләре белән.