Илфат Абдрахманов турында хезмәттәшләре: «Елмаюы артында эчке фаҗигасы булгандыр»

0
187


Татарстан телевидениесенең йөзек кашы, танылган алып баручы Илфат Абдрахманов бакый дөньяга күчте. «Интертат» аның хезмәттәшләре белән сөйләште, алтын тавышлы диктор турында истәлекләр барлады. 

«Илфат өчен әнисе авторитет иде»


«Татарстан» ДТРК директоры урынбасары Дмитрий Второв Илфат Абдрахмановны хезмәттәше һәм якын дусты дип атады. Шулай булуга карамастан, алар соңгы өч елда бик сирәк аралашканнар. 


«Соңгы вакытларда елга ике тапкыр шалтыратыша идек… Икебез дә көз көне туганбыз. Ул 12 октябрьдә мине тәбрикли, мин 17 ноябрьдә аңа шалтыратам. Өченче дустыбыз Дмитрий Нестеровның Мәскәүдән кайткан вакытын туры китереп, очрашырбыз дип йөрдек. Кызганычка каршы, җитешми калдык. Бу очрашу башка беркайчан да булмаячак инде…

Дмитрий Второвның шәхси архивыннан


Ул ТНВда эшләгән вакытта сирәк булса да күрешкәли идек әле. Узган ел очраклы рәвештә каршыма килеп чыкты. Сәламәтлеге какшавы турында әйтсә дә, тыштан элекке кебек матур күренде. Соңгы арада ул «Йолдызлык» фестивалендә жюри булып торды. Илфат бит эчке проблемаларын кешегә белдермәде. Авырмыйсыңмы, дип сорасаң да: «Көтмәгез дә», — дип җавап кайтара иде. 

Мин телевидениегә килгәч тә «Чулпан» тапшыруында эшләдем. Илфат ул вакытта «Хәбәрләр»не алып бара иде. Мин — әле яңа гына эшкә урнашкан яшь, студент егет. Ә ул — тәҗрибәле диктор. Киңәшләрен кызганмады, Илфат. Миңа иң беренчеләрдән булып телевидениегә юл ачты. 

Эштә ул бик төгәл иде, аның өчен бөтен нәрсә җиренә җиткерелгән булырга тиеш. Яшьләргә ничек дөрес икәнлекне әкрен генә аңлатса, тәҗрибәле корреспондентларны утлы табага бастырган вакытлары да булды. «Бу нинди җөмлә? Син язгансың, ә миңа кызарыргамы?”- дип әйтә иде.  Халтурщикларны яратмады.

Безнең бөтен вакытыбыз эштә үтә иде. Шулкадәрле дус, чын профессионаллар эшли торган коллектив булдык. Без хәзер дә шул чорларны сагынып искә алабыз. Ул вакыттагы матур традицияләребезне югалтмаска тырышабыз», — ди ул. 

Дмитрий Второвның шәхси архивыннан


Дмитрий Второв Илфат Абдрахмановның гаиләсенә карата бик җылы мөнәсәбәтен билгеләп үтте. 

«Илфатның әнисенә булган хөрмәтен әйтеп, сөйләп бетерә торган түгел. Бер тапкыр без аны Яшел Үзәнгә кайтарып куйдык. Юлда нәрсә өчендер кызып киттек. Кайтып җиткәч, бәхәсләшүебез урамда дәвам итте. Югары тоннарда сөйләштек дип тә әйтер идем. Шул вакыт безнең янга Илфатның әнисе килеп чыкты. Этен йөртүе икән. Матур гына ханым. «Исәнмесез, егетләр. Нәрсә булды?» — дип татарча безнең белән исәнләште. Илфатның шул вакытта ничек йөзе үзгәрүен белсәгез. Ул бөтенләй башка кешегә әверелеп куйды. Тавышланып басып торуы өчен әнисе алдында уңайсызланды.

Әнисенең аның өчен бик зур авторитет булуын белә идек. Илфатның әнисенә тугры булуы һәм аны борчырга теләмәве һәрдаим сизелеп торды.

Миңа Илфатның әтисе белән дә очрашырга туры килде. Бер елны без «Хәбәрләр» нең Яңа ел алды чыгарылышын Түбән Камада төшердек. «Ирония судьбы, или С легким паром» фильмы сценарие буенча мин Илфат һәм Нестеров мунчага барабыз. Дөрес автобуска утырмыйча, аэропортка китәбез. Кабат самолет белән Бигеш аэропортына килеп төшәбез. Әлеге чыгарылышның кайбер эпизодларын төшерү өчен, бергәләп Түбән Камага командировкага киттек. Юлда барганда Илфат әтисенең дә шунда яшәвен әйтте.

Әлеге сәяхәтебез бик күңелле булып чыкты. Кадрларны да төшердек, спорт сараена барып, хоккей матчы карарга да өлгердек. Сөйләргә ярамый торган башка кызыклары да күп булды. Шул баруыбызда без Илфатның әтисенә кунакка кергән идек. Әтисе дә үзе кебек үк интеллигент, бик басынкы, тыйнак, гади кеше булып исемдә калган», — ди Дмитрий Второв.

Дмитрий Второвның шәхси архивыннан


 «Гомер буе сер бирмәде»


«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов хезмәттәшенең беркайчан да сер бирмәвен, эчендәгесен тышка чыгармавын әйтте.

«Мин Илфат белән 22 ел бергә телевидениедә эшләдем. Без аның белән өйдән-өйгә кунакка йөрешә торган торган дуслар булмадык. Ләкин без якын хезмәттәшләр идек, бик матур аралашып эшләдек. 

Илфат һәрвакыт елмаеп сөйләште, эчендәгесен тышка чыгармады. Аннан гаиләсе, туганнары турында сүз тартып алу бик авыр иде. Миңа үзенең өйләнүе, баласы булуы турында гына әйткәне булды. Нигә тормышы барып чыкмавын сораша башласаң, теманы башкага борып җибәрә, бу хакта сөйләргә теләми иде.

Әнисен бик каты яратты, хөрмәт итте ул. «Әни, әни», — диде. Аның үлемен бик авыр кичерде. Ул киткәч, боегып калды. 

Телевидениедә эшләгән вакытта мин аның кесәсендә ниндидер дару йөрткәнен хәтерлим. Астма белән интегә башлаган булган икән. Бу турыда без — хезмәттәшләре дә белмәдек. Ул даруны да, читкә борылып, кешегә күрсәтмичә генә сиптерә иде. Гомер буе сер бирмәде Илфат. 

Бу чире аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин. Алып баручыларның сулыш алуы физиологик сулыш алу түгел. Син, иң беренче чиратта, һаваның җөмләне әйтеп бетерергә җитәме, юкмы икәнлеген карыйсың. Сулышны кую дип атала ул. 

Илфат телевидениедән киткәннән соң, элемтәбез югалып торды. Күрешәсем килеп, телефонын эзләп-эзләп карадым. Кеше белән аралашасы килмәгән диделәр. Эшеннән киткәч, элекке дөрләп, янып торган Илфат түгел иде инде ул. Ничектер үз эченә бикләнеп калды. Мин аны бик яхшы аңлыйм. Андый хәлләр аша үзем дә үттем. Ләкин мин сынмадым, аякка бастым. Бөтен вакытта да популяр булып калу мөмкин түгел. Мин яраткан эшемне, үз урынымны таба алдым. Һәм мин бүген телевидениедән киткәнемә һич кенә дә үкенмим. Киресенчә, интригаларда катнашмыйча, тыныч тормыш белән яшәүне хуп күрәм. 

Без — дусларының да гаебебез бардыр Илфат алдында. Дөнья көтәбез-көтәбез дә, бер-беребезне авыр вакытта гына искә төшерәбез. Әле күптән түгел генә Гөлнара Зиннәтуллинаны да соңгы юлга озаттык бит. Ул үзен онытырга беркайчан да ирек бирмәде. Мин шалтыратмасам, үзе элемтәгә чыгып, барлыгын белдереп тора иде. Илфат андый булмады шул. 

Ул бик йомшак, яхшы күңелле кеше. Үз гомеремдә аның низагларга кергәнен, кеше белән кычкырышканын күрмәдем. Сөйли белмәгән дикторларны, яза белмәгән журналистларны өйрәтә, кисәтүләр ясый иде. Кайвакыт аның кисәтүләре үтеңне сытарлык булыр иде. Ләкин беркем дә аңа үпкәләп йөрмәде. Чөнки ул һәрвакыт хаклы булды. 

Мин телевидениедә яңалыклар хезмәте директоры, иҗтимагый-сәяси программалар баш редакторы булган чакта Илфат русча яңалыкларда эшләде. Шул чорда бер проблемасы килеп чыкты аның. Җитәкчелек Илфатны җибәрергә дигән карар чыгарды. Мин төрле юлларын табып, алдап-йолдап, аны эшендә калдырдым. «Менә шушы вакыйгадан соң, үземнең азрак йолдызланып алуымны аңладым. Ә син мине җиргә төшердең», — дип гомер буе әйтте. Ул вакытта Илфат гаепле иде, ләкин тулысынча түгел. Иҗат кешеләре эшләгән җирдә интригалар, катлаулы моментлар күп була. Ләкин Илфат кебекләр белән конфликтлар килеп чыкса да, аларны башкача хәл итәргә кирәк. Чөнки андый кешеләр санаулы гына. Андагы тавыш, дикция, үз-үзен тотышы, зыялылык, пөхтәлек… Безгә Илфатның бу тәҗрибәсен алып калырга кирәк иде. 

Иҗат кешеләре эшләгән җирдә интригалар, катлаулы моментлар күп була. Ләкин Илфат кебекләр белән конфликтлар килеп чыкса да, аларны башкача хәл итәргә кирәк. Чөнки андый кешеләр санаулы гына.


Левитан тавышы белән яңгыратып: «Говорит Казань», — дип килеп керер иде, мәрхүм. Телевидение, эстрада кабатланмас «алтын» тавышсыз калды.

Без — Илфат белән яшьтәшләр. Мин аннан ярты елга гына өлкәнрәк. Ул миңа: «Син бит карт инде», — дия, ә мин аңа: «Син молокос әле», — дим. Шулай, бер-беребезне үртәп, рәхәтләнеп көлешә идек. 

Безне һәрвакыт бутадылар. Исемнәребез бертөрле булганга гына түгел, бер-беребезгә тышкы кыяфәтләр белән дә охшаттылар. Редакциядә армиядә хезмәт иткәннәр бик санаулы иде. Ике Илфат та армиядә булган. Шул охшашлык аркасында кызык хәлләргә бик еш тарый идек. Ул миңа кереп: «Туйдырдың Илфат, тагын бутадылар инде мине синең белән», — дия. «Син дә туйдырдың, монда әллә ничә Илфат була алмый, исемеңне алыштыр», — дип, мин көлә идем.  

Бу башта икебезгә дә бик кызык тоелды. Әмма ул вафат булганнан соң безне тагын бутадылар — мине вафат дип язып чыкканнар… Шушы берничә көн эчендә күпме кешегә исән булуымны аңлатырга туры килде. Кемнәр генә шалтыратмады, танышларым да, мин белмәгәннәр дә…Соңгы тапкыр бутаулары турында шулай ачыргаланып сөйләрбез дип кем уйлаган…

«Илфат тәнкыйть сүзләрен бик авыр кичерде»

Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Дусаева Илфат Абдрахманов белән күп еллар иңгә-иң эшләгән. Ләйсән Илфат Абдрахмановның кабатланмас һөнәри осталыгын билгеләп үтте, аның тормышта нинди кеше булуы турында сөйләде. 

«Илфат ул — кабатланмас шәхес. Аның профессиональлеген гади күз белән дә билгеләргә мөмкин иде. Бер тапкыр эштән соң, аның белән бергә кайтырга туры килде. Без бер-беребезгә якын яши идек. Такси чакырттык. Ул вакытта әле телефонда адресны күрсәтә торган кушымталар юк. Машинага утыру белән Илфат, яңгыратып, үзенең гадәти манерасы белән адресын атады. Таксист урыныннан сикереп үк куйды да, безгә таба борылып: «О, телевизор кабызган кебек булды!», — ди. Менә бу момент Илфатны чынбарлыгы белән чагылдыра. Бик күп алып баручылар тантаналы тавышны махсус ясыйлар. Ә Илфатның тавышы — аның профессиональлеген ачыктан-ачык күрсәтүче дәлил.

Берсендә кичке репетициягә бергә бардык. Ул рульдә йөрми, шуңа аны алырга кердем. «Кайсы юлдан барабыз, Илфат?» — дим. «Әйдә Миллениум аша үтик, анда шулкадәрле матур», — ди. Ул романтик иде. Үзенең бер минут буш вакыты булмауга карамастан, тирә-ягындагы матурлыкны күреп, шуңа сокланып, ләззәтләнә белә иде. 


Илфат — бик йомшак кеше. Ул бөтен әйберне йөрәгенә якын кабул итте. Чаралар вакытында беркайчан лаеклы йөзен югалтмаса да, үз адресына ишетелгән тәнкыйть сүзләрен бик авыр кичерде. Аның кебек дәрәҗәле, мактаулы кеше урынында башка берәү, әлеге сүзләрне шул минутында онытыр иде. Илфат, аларга яңадан әйләнеп кайта-кайта, бик нык борчылды. 

Ул гаиләсен, әнисен бик нык яратты. Туганнан туган энесе турында җылы итеп сөйләве хәтеремдә. Бу мине бик нык гаҗәпләндерә иде. Чөнки Илфат эштә кырысрак, ә тормышта бик җылы кеше. Дөрес, ул бөтенесен дә үзенә якын җибәрмәде. Мин дә аның ышанычын һәм хөрмәтен тиз яуладым дип әйтә алмыйм. 

Төрле җитди чаралар алып барганда, ниндидер эчке нюанслар ачыла. Илфат турында сөйләгәндә, аның тәүлегенә 24 сәгать эшләүче кеше булганлыгын әйтү мөһим. Алып баручының төп асылы — үзе тирәсендә бер мөхит булдыру. Һәм син, әлеге мөхиттә үзеңә генә түгел, башкаларга да кызык булсын өчен тырышырга тиешсең. Илфат чын мәгънәсендә үз эшенең остасы иде.

Концерт тәмамлангач та, бик күп алып баручылар арый, башкалар белән сөйләшәселәре дә килми башлый. Ә Илфатның энергиясе беркайчан бетми. Ул әле юл буе сине ниндидер кызыклы хәлләр сөйләп көлдерә, аралаша. Аның белән һәрвакыт күңелле иде. 

«Аның ял итәргә вакыты булмады»


Танылган кинооператор Юрий Гвоздь Илфат Абдрахманов белән бик озак еллар бергә эшләгән. 

«Минем Илфатның нинди кеше булуын сыйфатлап бирүче бер очрак турында сөйләп үтәсем килә. Ул вакытта мин «Татарстан» ДТРКда профком рәисе булып эшли идем. Барлык иҗтимагый чараларны оештыру миңа йөкләнгән. Безнең редакция Лаеш балалар йортына шефлык итә. Берсендә, бүләкләр алдык та, шунда барырга җыендык. Хезмәттәшләрем арасында балаларның азрак күңелен күтәрерлек, концерт программасын да ерып чыгарлык кеше эзлим. Әле бит барыбер телевизорның йөзе булган шәхесләрне чакырасы килә. Алып баручыларның әле берсенә, әле икенчесенә әйтеп карадым — бөтенесе гозеремне кире какты. Берсе хәтта: «Мин профессионал, түләмәгән җирдә чыгыш ясамыйм», — дип тә әйтеп салды. 

Илфатны минем бу чарага чакырасым килмәде. Чөнки ул беркайчан да буш булмый. Икенчедән, Лаештан соң кайтачагыбызны белә идем. Ә Илфат Казанга Яшел Үзәннән йөреп эшли. Төнлә ничек кайтып китәр дип уйладым. Шулай да, әкрен генә әйттем мин моңа бу концерт турында. «Юрий Константинович, шундый игелекле эшне калдыралармы соң? Барам, әлбәттә», — дип, берсүзсез ризалашты. 

Ул беркайчанда да йолдызланып йөрмәде. Илфатның җеназасында да әйттем мин бу сүзләрне. Ә бит аның борын күтәрерлеге бар иде. Бөтен Татарстанга бер тавышлы, күпме рәсми чараларны алып барган Илфат иде бит ул.

Аның кешеләргә кычкырганын, тавыш күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим. Берсендә операторлар утны дөрес куймаганнар. Бу экранда ниндидер куркыныч кыяфәттә килеп чыккан. Ярый әле үзе күреп алып: «Егетләр, сез бүген сул аяктан торгансыз, ахры», — дип җайлап кына әйтеп, утны көйләргә кушты.

Илфат гомерен эштә үткәрде ул. Менә сез аның нинди шөгыле булганны сорыйсыз. Ә мин аның ял иткәнен бер дә хәтерләмим. Мин аннан шактый өлкән идем. Бәлки шуңа күрә бу темаларга сөйләшмәгәнбездер. Ләкин аның һәр көнне эштән соң туган ягына кайтып йөрүен исәпкә алсак, ял итәргә кайчан вакыты булдымы икән дигән сорау туа.

Эш — ул хобби. Менә шундый типтагы кешеләр була. Илфат аларның берсе булгандыр. Иртән телевидениедә эшләде, кичләрен чаралар алып барды. Ял көннәре концертлар белән үтә иде. Аңа бит әле һәрвакыт формада булырга да кирәк. Шул ук, мәсәлән, балыкка чыгып сызарга вакыты булмагандыр аның. 

Миңа гаиләсе турында сөйләгәне булмады. Әнисе белән яшәгәнен генә беләм. Һәм аның менә ничә еллар дәвамында Яшел Үзәннән йөреп эшләве күңелемдә калган. Кич белән өенә электричкада, яки машина тотып кайтып йөрде. Бу минем өчен сәер тоела иде. Бик соң гына аңа Казанда фатир бирделәр. Әнисен дә алып, шунда күченде.

Иҗат кешеләренең күбесе тышкы кыяфәтләренә артык игътибар бирми. Ә Илфат һәрвакыт энәдән-җептән киенгән була, үзенең чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып торды», — дип сөйләде Юрий Гвоздь. 

«Илфатның җеназасы — бөтен татар җәмгыятенә бер ишарә»


 Раиф Гыймадиев, телевидение журналисты:

«Мин телевидениедә 1995 елда эшли башладым. Ул ДТРКда Мөкатдәс Йосыпов, Илгизәр Хәйруллин кебек өлкәнрәк буын кешеләре эшли торган вакыт. Безнең тапшыру башта «Хәбәрләр», аннары «Җиһан» дип аталды. Мин, яшь кешене, төрле яклап өйрәтәләр болар. Аралашып киттек. «Менә, Раиф, Илфат белән ничә ел эшлибез. Шуның белән бер аралашып, чәй эчеп утырганыбыз юк», — дип әйтте берсендә миңа Мөкатдәс абый. Аннары «Хәбәрләр» гә Данил Гыйниятов килде. Без, яшьләр белән, редакциябезгә ниндидер яңа сулыш килеп керде. Шул чорда Илфат белән дә якынрак аралаша башладык. 

Безнең тапшырулар татар һәм рус редакцияләренә бүленгән иде. Бүлмәләребез аерым, төрле бәйрәмнәребез, эштән соң утырып алуларыбыз да аерымрак үтә. 

Берсендә мин Илфатны беренче тапкыр үзебезнең татар редакциясенә алып кердем. Бик дәрәҗәле кеше булса да, үзен эре тотмый иде ул. Коридорда очрады. Мин аны, чын күңелдән, үзебезгә кунакка чакырдым. Бездә кайсыныңдыр туган көне иде бугай. Шунда бик рәхәтләнеп, «шампанскийлар» эчеп, аралашкан идек. Мөкатдәс абыйның да кәефе күтәрелде. «Илфат, син бик күңелле кеше икән бит, белми дә йөргәнбез», — диде шул вакытта. Шулай итеп Илфат безнең татар редакциясе белән якынаеп китте. 

Илфатның беркайчан зарланганын, кемнәндер ризасыз булып, кәнәгатьсезлек белдереп йөргәнен күргәнем булмады минем. Без, редакторлар, тапшыруны әзерләп, дикторның кулына алып килеп тоттырабыз. Илфат кат-кат укып чыга. Сүзләр әйтелешенең дөреслеген тикшереп, әллә кайларга шалтыратып ала. Текстның эченә бик тиз кереп китә, секунд эчендә үзгәрешләр кертә, шуннан соң гына эфирга чыга иде. 

Аның телевидениедән китәргә мәҗбүр булуына бик аптырадым. Ул бит телевидениенең чын йөзе. Мин ничектер сокланып та, көнләшеп тә карый идем аңа. Безнең татар кешесе булса да, Илфат бит ул тапшыруларны күбрәк русча алып барды. Безнең үзебезнең аның белән чагыштырырлык татарча алып баручыбыз юк бит дип кимсенә идем. Ул барыбыздан да бер башка югары булды. Аның бөтен җире килгән иде: йөз-кыяфәте, дикциясе, үз-үзен тотышы, тембры. 

Яшерен кеше иде ул. Аның ялгызлыгы сизелә иде. Эчендә үзе генә белгән моң-зары, бәлки фаҗигасы да булгандыр. Ләкин тыштан белгертмәде ул аны. Һәрвакыт көләч, күтәренке рухлы булды, кояш кебек балкып торыр иде. Прическаларын матур итеп тарап куя, күзлекләре ялтырап тора. Урамга чыкканда да шулай матур киенеп чыккандыр, һәр яңа көнне шул телевидение образында яшәгәндер ул.

Соңгы елларда бик сирәк күрештек. Сирәк кенә ТНВга кергәләп чыга идем. Коридорда очраганы булгалады. Ул зарланып йөрмәде, шулай да аның кирәкмәскә әйләнеп баруы сизелә иде. Эштән киткәч, үз эченә йомылгандыр. Ул үзе көчле, ләкин нечкә күңелле, тиз яралана торган кеше иде. Иҗат кешесе тупас була да алмый. Ул барысын да күңеленә җыеп барган инде. Рәнҗеми дә калмагандыр. 

Ул зарланып йөрмәде, шулай да аның кирәкмәскә әйләнеп баруы сизелә иде.


Андый профессионалны, замана шартларына сылтап, бүгенге стандартларга туры килми дигән булып, эштән алулары бер дә дөрес булмады. Ә бүген нинди стандартлар карыйбыз без? Ни сөйләм, ни кыяфәт. Менә шуларны өйрәтә алырлык остазлар кирәкмәскә әйләнә шул бездә», — ди ул.

Раиф Гыймадиев Илфат Абдрахмановның соңгы юлга тиешенчә озатылмавына әрни:

«Шул төрле кешене ничек итеп соңгы юлга озатулары бик кызганыч. Интернетта бу турыда сүзләр күп булды, нәтиҗәләр төрлечә ясалды. Мин, авыруым сәбәпле, хушлашырга бара алмадым. Ләкин интернеттагы фотоларны күргәч, шундый «Газель» ләр белән озатырлык кеше идеме соң инде бу, дип уйладым.

Безнең системаның ни дәрәҗәдәге даһи кешеләрне шуның кадәр генә кирәк дип санауларын күрсәтте бу. Ни дәрәҗәдә хөрмәт иткәннәрен күрсәтте… Оят бу… Оят!

Аның гаиләсе юк икәнен бөтен кеше белде. Туганнары булгандыр. Ләкин монда, иң беренче чиратта, нинди кешенең мәрхүм булуы, нинди кешене соңга юлга озатулары игътибар үзәгендә булырга тиеш иде. Ул бит телевидение үсешенә бик зур өлеш керткән, аның тарихында үзенең югалмас эзен калдырган, телевидениегә күпме гомерен биргән зат.  

Журналистлар берлеге дигән оешма бар… Шундый даһи кешеләрне озатуны аз гына контрольгә алып булмый микәнни, дидем. Монда әллә ни зур чыгым да кирәкми бит.

Безнең татарда элек-электән шундый гадәт бар. «Туктале, кешедән оят», — дип тәрбияләнгән кешеләр без. Кунак булса да, үлем-китем булса да, татар халкы иң беренче итеп өй җыештырырга, чүп-чарны чыгарып атарга тотына. Кеше киләчәк, кеше алдында яхшы түгел бит, дип уйлый. Андый авыр вакытта хәтта гомер буе талашкан кешеләр дә бергә кулга-кул тотынышып яши башлый. 

Илфатның җеназасы — бөтен татар җәмгыятенә ниндидер бер ишарә, мәгънә белдерерлек фактор. Бу бер гаилә рамкасы гына түгел. Шушы факт башкаларга уйлану өчен күпме җирлек тудырды. Димәк, Татарстанда журналистларга мөнәсәбәт шундый. Бу — көзге кебек. Яшьләрнең дә, моны күреп, күңелләре төшәргә мөмкин. Бүген барысы да әйбәт тә бит, ә киләчәктә аларны да шундый язмыш көтмәс дип кем әйтә ала? 

Инде арабыздагы даһиларыбызны кадерләп калырга кирәк. Андый олпат шәхесләребез бар әле безнең. 

Илфатның җеназасы — бөтен татар җәмгыятенә ниндидер бер ишарә, мәгънә белдерерлек фактор. Бу бер гаилә рамкасы гына түгел. Шушы факт башкаларга уйлану өчен күпме җирлек тудырды. Димәк, Татарстанда журналистларга мөнәсәбәт шундый.

Гөлназ Хәбибуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here