Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «Ярар, «признаюсь…»

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «Ярар, «признаюсь…»

0
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «Ярар, «признаюсь…»

Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан бирле, аның шәхси тормышы бик күпләргә тынгылык бирми. Сәхнәдәше Марат Яруллин белән уртак дуэтлары чыккач, мең кат «кавыштырдылар» да үзләрен.

Хәер, Ильмира үзе дә төрле имеш-мимешләргә социаль челтәрләрдә гел юл куеп торды. Марат белән бер үк вакытта җылы якка ял итәргә очулары да, көз айларында бүләк ителгән бер кочак кызыл розалар һәм йөзек тә интрига тудырды. Төрле әңгәмәләрдә исә Марат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, Ильмира йә «бу сорауга җавапны Марат үзе әйтсен», йә «сер булып калсын» дия иде.

Менә, ниһаять, Ильмира чын дөреслекне виртуаль дусларына чишкән. Күрәсең, гайбәтләрдән үзе дә арган булса кирәк. Сторисларында ул язылучыларының сорауларына җавап биреп: «Ярар инде «признаюсь», бу – пиар алым гына иде (имештер, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау, теге йөзек һәм кызыл розалар – авт.). Без – бик якын иҗатташ дуслар, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Тынычланыгыз инде… Миллион смс… Дуслык һәм эштән кала безнең арада берни дә юк. Минем йөрәк ирекле!» – дигән.