Домой Культура Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга: «Мин инде, Гүзәлем түгел…»

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга: «Мин инде, Гүзәлем түгел…»

0
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга: «Мин инде, Гүзәлем түгел…»

Яшь җырчы Марат Яруллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Гүзәлем» дип атала. 30 яшьлек егетнең буйдак булуын исәпкә алсак, күпләр бу җырның кемгә багышлануын белергә тели. Ләкин Марат сер саклый белә — әйтми. Марат белән Ильмира Нәгыймова башкарган дуэт җырлары — «Соңгы бию»дән соң күпләр аларның арасында мәхәббәт бар дип уйлаган иде. Ильмира да Марат та моны кире какты. Ә яңа җырның премьерасы көнне Ильмира «Мин инде, Гүзәлем түгел. Шулай да премьераң белән, сине», – дип язган. Бу нәрсә аңлатадыр — билгесез.