Илмира Нәгыймова тамашачыларына үзенең җырлаудан туктавы турында белдергән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында яза.
Шул ук постта ул моңсу җырлар башкарудан туктавы турында әйтеп, аңлатып үтә:
«Мин җырлаудан туктыйм. Моңсу җырлар җырлаудан туктыйм. Монысы соңгысы.
Шаяртам инде. Әлеге җырның көен мин яздым, ләкин аны башка кеше башкарачак… Хәер, сүзләре миңа бик туры килеп торса да… Тик мин башка бу темага җырламыйм! Хәзер бары позитив!» – дигән Илмира.