Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Илсөя Бәдретдинова: “Елап ятар чак түгел”

Илсөя Бәдретдинова: “Елап ятар чак түгел”

0
Илсөя Бәдретдинова: “Елап ятар чак түгел”

Өлешчә мобилизация бик күп гаиләләргә кагылды. Кемдер елап атасын, кемдер баласын озата. Шундый вакытта тамаша-концертлар оештыру урынлымы? Бу сорау җырчыларны гына түгел, тамашачыны да борчый бугай. Кемдер гастрольләрдә йөргән җырчыларны тәнкыйтьли, кемдер бер мизгелгә генә булса да онытылып тордык дип рәхмәтен укый.

Җырчы мондый вазгыятьтә нәрсә эшләргә тиеш? Бу сорауга иң беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җавап бирде.  

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә: “Мин үзем дә ир-ат бала әнисе! Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер… акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек! Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады! Тик бу очракта мәҗбүрмен. Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм! Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк. Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр бердәм булыйк!” – дип язып чыкты ул. Телефон аша элемтәгә кереп без бу адымга нәрсә этәрүе турында белештек:  

– Миңа молодец дип әйтсеннәр өчен эшләмим мин моны. Кулдан килгәнчә. Бәлки кемгәдер үрнәк булыр. Монда коллегалар турында гына сүз бармый, тулаем халыкны күз алдында тотам. Ә бит шуның кадәр нәфрәт, шуның кадәр ачу күпләрдә! Хәтта шушындый вакытта да кеше кадерен белергә кирәк икәнне аңламыйбыз. Бу үзәк өзгеч хәл!  

Илебезгә зур кайгы килде. Бу афәткә шәхсән мин берничек тә тәэсир итә алмыйм. Нишлисең, чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Өйдә акырып елап ятып кына дөнья үзгәрми! Мәсәлән минем ике бертуган апамның да улларына повестка килде. Уртанчы апа белән сөйләшәм. Елый, сиздермәскә тырыша. “Иркәм, елап озатканда улыма бик авыр булачак. Шуңа, улым, мин дөрес тәрбияләгәнмен сине, син молодец, син безнең терәгебез, исән-сау кайт, без сине догада көтеп торырбыз дип озатам”, – ди. Һәм бу миңа калса, дөрес фикер. Инде хәзер барыбыз да капланып елап утырыйкмы? Безнең елаудан хәрби хезмәткә алынган егетләргә ни файда?  

Илсөя Бәдретдинова конкрет гамәл кыла: айга бер хәйрия концерты үткәреп, егетләргә ярдәм итәргә җыена. Без аннан хәрби операция барган җирләргә концерт куярга барыр идегезме дип тә сорадык:  

– Барыр идем дип уйлыйм. Аллага тапшырдык. Илгә килгән афәттән мин генә читтә кала алмам.