Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Илсөя Бәдретдинова: «Шыпырт кына, үзем белгәнчә йөрим шунда»

Илсөя Бәдретдинова: «Шыпырт кына, үзем белгәнчә йөрим шунда»

0
Илсөя Бәдретдинова: «Шыпырт кына, үзем белгәнчә йөрим шунда»

Артист тормышының аерылгысыз өлеше – гастрольләр. Бу юлы без айлар буе өйләренә кайтып кермәгән кайбер җырчыларның хәлләрен белешергә булдык, гастрольле тормышлары турында сораштык. Җырчыларга ел дәвамында куйган концертлар саны буенча урын бирсәң, беренчелекне Илсөя Бәдретдинова алыр иде, мөгаен. «Концертларым күп, әмма, елына менә шуның кадәр куябыз, дип әйтергә дә куркам. Шыпырт кына, үзем белгәнчә йөрим шунда. Бәхет тынычлыкны ярата, диләрме әле? Беркем белән дә узышасым килми», – ди ул үзе.   Һәр концерт алдыннан кимендә биш сәгатьләп вакыт сәхнәне «җыярга», техник яктан бар нәрсәне көйләргә китә икән. «Кечкенәрәк, район сәхнәләрендә шулай. Ә инде зур шәһәрләрдә 12шәр сәгать тә кирәк булырга мөмкин», – ди Илсөя Бәдретдинова.