Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Илсөя Бәдретдиновадан шатлыклы хәбәр!

Илсөя Бәдретдиновадан шатлыклы хәбәр!

0
Илсөя Бәдретдиновадан шатлыклы хәбәр!
100biografiy.ru

Кайчандыр Илсөя Бәдретдинова бер интервьюсында нигә сезгә әле дә «атказанган артист» исемен бирмәделәр дигән сорауга: «Бу сорау миңа түгелдер дип уйлыйм. Бу сорауны бәлки миңа түгел, исемне бирә торган кешеләргә бирергә кирәктер. Үзем сорап бармаячакмын. Бирмиләр икән, димәк, атказанмаган», – дип җавап биргән иде. 

Бүген исә Илсөя Бәдретдиновага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде дигән хәбәр килеп иреште. Җырчы иҗатын яратучылар ул бу исемгә күптән лаек инде диләр. Хәтерлисезме, Илсөянең «Атказанмаган» программасы бар иде? Ул программа белән хәзер нәрсә булачак сораучыларга: «Аның белән өч ел йөрмим ич инде. Хәзер мин «Фәрештә түгел”», – дип җавап бирде. 

Җырчыбызны чын күңелдән котлыйбыз!