Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Илсөя, Зәйнәб, Винера, Гүзәл – татар эстрадасында примадонна исеменә кем лаек?

Илсөя, Зәйнәб, Винера, Гүзәл – татар эстрадасында примадонна исеменә кем лаек?

0
Илсөя, Зәйнәб, Винера, Гүзәл – татар эстрадасында примадонна исеменә кем лаек?
"Татар-информ" архивы фотолары

Бүгенге эстрадада хатын-кыз артистлар арасында беренче санлы җырчы кем? Редакциябез әлеге темага сорашу уздырырга булды. Җавап бирергә кыенсынган кешеләргә сайлау өчен Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Уразова вариантларын тәкъдим иттек.

«Интертат» журналистлар, артистлар һәм гади тамашачы фикерен белеште.  Бүгенге эстраданы анализлап, төптән уйлап җавап бирүчеләр дә, сөйләми генә «котылган» кешеләр дә шактый очрады. 

Укучыларыбыз җырчылар өчен «Интертат» сайтының ВКонтакте сәхифәсендә һәм Телеграм каналында да тавыш бирә алды. Ул сораштыру нәтиҗәләре белән дә таныштырырбыз.

«Бүгенге сәхнәнең примасы – Зәйнәб Фәрхетдинова»

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты :

«Бүгенге сәхнәнең примасы – Зәйнәб Фәрхетдинова. Акыл белән эш итә, образлары матур. Элек аның киенүе чыгышларына туры килеп бетми иде. Хәзер инде барысы да яхшы, ләкин иҗаты белән күбрәк эстрада юнәлешенә китеп барган кебек, үзенең бәяләнгән югарылыгында түгел. Шулай да мин аны беренче санлы шәхес булырга лаек җырчы дип уйлыйм».

 Фото: © Рамил Гали

Илфат Фәйзрахманов, журналист, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире:

«Бүгенге көндә мин беренче урынга Зәйнәб Фәрхетдинованы куяр идем. Зәйнәб шулхәтле җиңел җырлый, аның Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләте, тавыш мөмкинлеге бар. Мин, мәсәлән, аның фонограммага җырлау проблемасы юктыр дип уйлыйм.

Өлкәнрәк буын җырчылардан Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллиналарны бик хөрмәт итәм». 

 Фото: © Солтан Исхаков

Рәмис Сафин, «ТНВ» телеканалының Ульяновск өлкәсендәге корпункты җитәкчесе:

«Беренче урында Зәйнәб Фәрхетдинова. Чөнки ул халык җырларын да, эстрада җырларын да тиешенчә итеп, җиренә җиткереп башкара».

Ләйсән Сафина, «Татмедиа» АҖ пиар-директоры:

«Зәйнәб Фәрхетдинова! Тавышы, репертуары, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән ул инде күп еллар дәвамында үз югарылыгын тота. 

Күп кеше, бәлки, Гүзәл Уразова исемен әйтер. Илсөя Бәдретдинованы да алдынгы рәтләргә куярга була. Элекке җырчылардан, мәсәлән, әнинең яратып тыңлый торган җырчысы Бәширә Насыйрова бар. Әмма, кызганыч, аларны беренче номерлы җырчылар дип атый алмас идем. Барыбер татар эстрадасының бүгенге көн шәхесе ул – Зәйнәб Фәрхетдинова.

Хәния апа Фәрхи татар эстрадасының примасы иде. Аның урынын алам дип кычкырып йөрүчеләр күп. Ләкин без үзебез дә күреп торабыз, Хәния апаның җырларын күпме күчереп җырласалар да, аның ансамбле белән чыгышлар ясасалар да, Хәния апа югарылыгында дип әйтерлек кеше, кызганыч, бүгенге сәхнәдә юк». 

Зинира Рамазанова, җырчы:

«Бүгенге көндә бар кассалы җырчылар, бар элекке популяр артистлар. Мәсәлән, Римма Ибраһимова. Ул хәзер гастрольләргә йөрми, концертлар куймый. Бар Винера апа Ганиева. Сәхнәләрдә еш күренмәсәләр дә, халык аларны бүген дә ярата. 

Ә менә сәхнәнең примасы булып Зәйнәб апа Фәрхетдинова калгандыр дип уйлыйм. Чөнки ул күп концертларга чакырыла. Үзем дә балачактан тыңлап үскән җырчым буларак яратам, хөрмәт итәм аны. Акыллы, тыйнак, беркайчан үзен әллә кемгә куймый. Яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча сөйләшә белгән, итагатьле, тәртипле кеше ул».

 Фото: © Салават Камалетдинов

Алинә Айдарова, журналист:

«Бүгенге көндә безнең татар эстрадасының примадоннасы ул – Зәйнәб апа Фәрхетдинова. Ул үзенең социаль җаваплы булуын белә. Бөтен әңгәмәләрендә дә моңа басым ясый. Репертуар сайлаганда өлкән яшьтәгеләргә дә, үсеп килүче буынга да якын булган җырларны сайлый. Ул халыкка якын бик күп җырларын яшьләрчә, заманча стильдә яздырды. Бу – бик зур адым. Шулай ук аның репертуарында «Зәңгәр кыңгыраулар», «Гаепләмә» кебек 1990 елларда популяр җырлар бар, һәм ул аларны хәзер дә башкара.

Зәйнәб апа төрле экспериментлардан курыкмый. «Печән базары»нда GAUGA төркеме белән җырлавы – моның ачык мисалы.

Хәния апа исән чакта, аны примадоннага тиңлиләр иде. Беләсеңме, примадонна – ул каядыр еракта урнашкан йолдыз кебек, тик, икенче яктан, примадоннага тиңләнгән җырчы үз тамашачысына якын булырга тиеш. Зәйнәб апа безнең туйга чакырылган җырчы иде. Ирем белән кәләш һәм кияү биюен башкарганда, Зәйнәб апа безгә үз җырын бүләк итте. Без аны чакырганда, ул бер дә икеләнмичә, ык-мык килмичә ризалашты. Туйда да безнең белән бер дулкында булды, җырлады да китте түгел, безгә үз теләкләрен җиткерде.

Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Винера Ганиевалар да, әлбәттә, хөрмәткә лаеклы җырчылар.

Илсөя апага матди яктан ярдәм күрсәтүче бар. Ул тәүлегенә 24 сәгать эшли, ул молодец, бәрә, ера, дигәндәй. Татар яшьләре арасында телебезне популярлаштыруга зур өлеш кертә, дип әйтер идем мин аның турында.

Винера Әхәтовнаны күбрәк мөгаллимә буларак хөрмәт итәм. Бөтен кеше дә гел җырлап кына йөри алмый, укытырга да кирәк бит әле, яшьләрне зур сәхнәләргә чыгарырга кирәк.

Гүзәл Уразованың тавышы бик матур. Мин аның «Рамай» җырын тыңлыйм да еларлык дәрәҗәгә җитәм. Шул хәтле сузып, матур итеп җырлый ул, күңелләрне тибрәндерә. Әмма шушы искиткеч моңлы, матур тавышын, күп очракта рейтинг, популярлык артыннан куып, тиз ритмлы җырларга әрәм итә». 

 Фото: © Салават Камалетдинов

«Бүген алдынгылыкны Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинова бирми»

Данил Сәфәров, «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе, журналист:

«Мин соңгы елларда ул темадан бераз читтә. Ир-атлардан дип сорасагыз инде, Элвин Грей беренче күз алдына килеп баса. Хатын-кызларга килгәндә, сез тәкъдим иткән җырчыларның һәрберсенең үз стиле бар, алар төрле яшьтәге аудиториягә эшли. Шәхси күзәтүләрем буенча, ничә еллар буе стабиль концертлар куючы артист буларак, Гүзәл Уразованы әйтер идем».

 Фото: © Рамил Гали

Эльмира Газина, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы фельдшеры:

«Мин үзем беренче санлы җырчы дигәндә Илсөя Бәдретдинованы атар идем. Халыкчан, гади, тамашачы белән аралаша белә. Хәния апа Фәрхи кебек туры сүзле булуы да күңелемә бик якын».

Айваз Садыйров, «Тәртип» радиосы продюсеры, теле-радиотапшырулар алып баручы:

«Һәр артистның үз чоры, үз урыны, стиле, җыры, һәрбер чорның алдынгы рәтләрдә торган артисты була. Аларны беренче, икенче, өченче урында дип бүләсем килми.

Ләкин кайсылары алдынгы рәттә, кемнәр халык арасында популяр, кайсыларының концертларына кеше күбрәк йөргәнен әйтә алам. Бу минем генә фикер түгел, моның өчен статистиканы карау, социаль челтәрдәге комментарийларны, куйган концертлар санын, аларның нинди залларда узуын исәпкә алу да җитә. Шуңа күрә, бүгенге көндә алдынгылыкны Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова бирми, дип әйтергә буладыр». 

 Фото: © Солтан Исхаков

Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, продюсер:

«Нинди критерийлардан чыгып бәйлисең бит. Заллар җыюына караганда, Илсөя Бәдретдинованы әйтеп буладыр. Хатын-кыз җырчылардан иң популяры ул».

Сания Шәмсетдинова, Кукмарада лаеклы ялдагы укытучы:

«Алдынгы рәтләрдә Илсөя Бәдретдинова диләр инде. Минем үземә Гүзәл Уразова ошый. Беренчедән, аның тавышы йомшак, йөрәккә ятып тора. Үз-үзен тотышы, юмор хисле булуы, концертларны алдан уйланылган сүзләр белән генә түгел, җанлы итеп алып баруы белән җәлеп итә. Сүз байлыгы күп. Уразованы татар эстрадасының бүгенге примасы дип санап буладыр. Бик күп тамашачысы бар, тулы заллар җыя.

Зәйнәб Фәрхетдинованы яратып тыңлыйбыз. Ләйсән Гыймаеваны, Зөлфирә Шәйдуллинаны яратабыз. Ләкин, барыбер, беренче урында Гүзәл Уразова бара, дигән фикердә мин.

Әлбәттә, гаиләбез белән Хәния Фәрхине ярата идек. Мин аның кебек артистны башка белмим. Без физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбиялибез, аны да үзебез белән концертларга йөртәбез. Бер концертында Хәния сәхнәдән залга төште дә, безнең кырыйдан узып барышлый, Илнурга үзенең фотосын бирде, әтисенең җилкәсенә кагылды һәм, күкрәгенә кулын куеп, минем алда башын иеп китте. Үзебезгә карата бер генә артисттан да шундый мөнәсәбәт күргәнем юк иде. Хәния Фәрхинең шулай түбәнчелек белән баш иеп китүенә шаккаттым».

Ләйлә Дәүләтова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, алып баручы:

«Әлбәттә инде, татар эстрасының беренче хатын-кызы, примадоннасы – ул Хәния апа Фәрхи иде. Аны алыштырырлык, аның урынын алырлык артистлар бүгенге көндә юк. Артист кына түгел, хатын-кызларда булырга тиешле бөтен матур сыйфатларны да туплаган иде ул үзендә.

Бүгенге җырчылар арасыннан алдынгылар дип Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинованы әйтә алам. Илсөя Бәдретдинова – бик үзенчәлекле җырчы. Аның үз «Илсөя стиле» бар, һәм бүгенге көндә аңа охшарга тырышкан җырчылар күп».

Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты:

«Интертат»ка әңгәмәсендә җырчы бу сорауга болай дип җавап биргән иде:

«Хатын-кызлардан Илсөя Бәдретдинова концертларын бик матур итеп бирә. Җырлары бертөрлерәк булса да, сөйләүләре, халыкка якынлыгы белән бүгенге сәхнәнең шәхесе, иң популяры дип әйтергә була. Бүгенге сәхнәдә кемнедер кабатлаучы, ясалма җырчылар күп. Ә Илсөянең үз сүзе бар, чыгышлары кызыклы.

Әлбәттә, бу популярлык аңа озак килде. 20 еллап баргандыр ул аңа. Бүген мин менә Илсөяне үзенчәлекле җырчы, персона дип саныйм. Тегендә дә, монда да яхшы кыяфәт ясап, сикеренеп йөрүчеләр күп. Тавышлары да бар кебек үзләренең, ләкин берсен дә шәхес буларак күрмим. Монда моң, тавыш турында сүз бармый, ул яктан яшьләрнең эзләнүләре бар.

Әмма тыңлаган кеше минем сүземә карап тормый. Һәркемнең үз фикере, һәр артист үз тыңлаучысын таба. Бүгенге эстрадада тамашачы мәхәббәтен яулау, үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре күп. Кемдер матурлык, кемдер моң, кемдер сүз белән алдыра» .

 Фото: © Салават Камалетдинов

Ләйсән Һадиева, Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче: 

«Эстраданың примадоннасы ул – Гүзәл Уразова.  Үз дәрәҗәсен белә. Җырлары төрле темага: шаяннары да, елата торганнары да бар. Репертуарына мәгънәсез җырлар кертми. Үз-үзен тотышы белән җәлеп итә, матур итеп сөйләшә».

«Примадонна ул – Винера Ганиева»

Альбина Корбанова, продюсер :

Альбина «Интертат»ка әңгәмәсендә, беренче санлы җырчы булырга Винера Ганиева лаек, дип әйтте. 

«Минем өчен примадонна – Винера Ганиева. Ул – бик лаеклы кеше, мактаулы исемнәре бик күп. Аның шәкертләре дә күп. Аның эшенең нәтиҗәсе – укучылары нәтиҗәсе, ә алар арасында бик популярлар бар. Венера Ганиева – бик күп артистлар өчен үрнәк. Ул – кызыклы, индивидуаль. Ул – чын. Ул үзеннән көлә дә ала. Аның җырларын кабатлыйлар, хөрмәт итәләр».

Айгөл Хәйруллина, теле-радиотапшырулар алып баручы:

«Безнең халыкта «прима» дигән төшенчә юктыр ул, мөгаен. Бар халык җырчысы, яраткан җырчы, популяр дигәне. Минемчә мэтр җырчылар барысы да өлге булырга тиеш. Әйтик, Хәния апаны халык яратты, күтәрде, шул ук вакытта тәнкыйтьләүчеләре дә булды заманында. Бүгенге көндә, исемле булып та, халык белмәгәннәре шактый. Бар талантлы, халык җырчысы булып та – бәяләнмәгәннәре. Монда монысы – прима, монысы – уртакул дип аеру килешми. Минем өчен, мәсәлән, халык артисты Винера Ганиева – сез шул «прима» дип әйтергә теләгән шәхес. Опера жанры – иң югары баскычтагы сәнгать төрендә дә, эстрадада да милләтебез өчен зур өлешен керткән җырчы Винера Әхәтовна. Педагог буларак та ничә буын артистны сәхнә серләренә өйрәткән, тәрбия биргән мөгаллим.

Зөһрә апа Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинованы да «татарның йөзек кашлары» дими ни диясең («прима» урынына «йөзек кашы» матуррак яңгырый кебек). Ә бүгенге көндә эстрадада эшләгән һәр җырчы, аеруча хатын-кызлар, зур алкышларга лаек. Аларның хезмәте зурмы, азмы – булдыра алганча эшлиләр бит. Әлбәттә, «локомотив» дип, Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Уразованы аерып әйтер идем. Алардан үрнәк алалар, күбесе алар кебек булырга омтыла. Кайсы прима, кайсы түгел, – анысын инде бер яисә дистәләп кеше генә бәяләми. Халык өчен хезмәт итеп, иҗат юлында өлкән җырчыларыбыз кебек эз калдыру, җырлары халык теленнән төшмәү – күрсәткеч, минемчә. Барысын да тыңлыйм, хөрмәт итәм һәм халкыбызның яраткан җырчысы булуларын чын күңелемнән телим».

«Иң хөрмәт иткән җырчым – Зөһрә Шәрифуллина»

Фирүзә Ибәтуллина, Хәния Фәрхинең сеңлесе:

«Бу сорауга җавап бирүе минем өчен бик кыен. Аерып кына берсен дә әйтәсем килми, бөтен артистларны да тигез күрәм, барысын да яратам. Алай да, минем бик хөрмәт иткән җырчым ул – Зөһрә апа Шәрифуллина. Аның белән берничә тапкыр гына шәхсән күрешкәнебез бар, әмма Зөһрә апаның тыйнаклыгы, моңы таң калдыра. Аны беренче санлы шәхес булырга лаеклы дип саныйм».

 Фото: © Михаил Захаров

«Эльза Заяри – искиткеч зәвыклы җырчы»

Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, Әлфия Авзалованың кызы:

«Хатын-кызлар арасында бүгенге сәхнәнең йолдызы – искиткеч зәвыклы җырчы Эльза Заяри. Шулай ук Алинә Шәрипҗанова һәм борынгы җырларны да дөрес итеп башкаручы Эльмира Кәлимуллиналарны да әйтеп үтәргә кирәк. Эльмира элекке җырларны үзенчә эшли, әмма бик матур итеп, профессиональ дәрәҗәдә башкара».

 Фото: © Гадел Әхмәтҗанов

«Бу исемгә Эльмира Кәлимуллина лаек»

Эльмир Низамов, композитор:

«Элеккерәк чорларны алып карасак, мәсәлән, Әлфия апа Авзаловалар вакытларында бик көчле, талантлы буын булган. Ул буын әкренләп китеп бетте, һәм бүгенге татар эстрадасында ниндидер бушлык барлыкка килде. Алмашка яшьләр килде, әмма аларны примадонна, беренче санлы җырчы дип атап булмый әле.

Зәйнәб апа да, Винера апа да – безнең эстрада сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр. Шуңа күрә сезнең исемлек белән дә килешәм. Ләкин мин, беренче санлы җырчы дип, Эльмира Кәлимуллинаны әйтер идем. Эльмира ул, минемчә, татар эстрадасын бик нык баета. Репертуар ягыннан карасак та, аның күпме җырларын башкаралар. Ул бөтен зәвыклы, зур концертларда чыгышлар ясый, дәрәҗәле тантаналар аннан башка узмый. Минемчә, ул мондый исемгә бүген булмаса да, иртәгә лаек».

 Фото: © Рамил Гали

«Сәхнә ул спорт түгел, биредә беренче, икенче, өченчеләр була алмый»

Зилә Сөнгатуллина, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:

«Сәхнә ул спорт түгел, биредә беренче, икенче, өченчеләр була алмый. Бу – сәнгать! Сәнгатьтә һәр шәхес үз урынын табарга һәм, чын профессионал булып, милләтебезне саклау юнәлешендә хезмәт итәргә тиеш. Республикабызда андый җырчылар бар. Педагог буларак, исемнәрен әйтүне яхшысынмыйм». 

 Фото: © Зилә Сөнгатуллина

Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты:

«Мин әйтергә тиеш түгел бу сорауга җавапны, халык әйтергә тиеш. Мин моның өчен артык кечкенә кеше. Хәтта вариантлар да тәкъдим итеп тормагыз, барыбер җавап бирмим». 

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

«Мин бер исемне дә әйтә алмыйм. Берсенең дә иҗатын махсус күзәтеп барганым юк, мин үз эшем, үз иҗатым белән мәшгуль. Халык кемне ярата – шул инде беренче номерлы җырчы».

Социаль челтәрдә утыручылар ничек уйлый?

Вконтакте сәхифәсендә һәм Интертатның Телеграм каналында: «Татар эстрадасында №1 хатын-кыз җырчы дип кемне саныйсыз?» – дигән сорашу уздырдык. Алдагы дүрт кандидат рәтенә соңгы вакытта шактый популярлашып киткән җырчы Ильмира Нәгыймованы да өстәдек.

ВКонтактедагы сорашу нәтиҗәләре буенча, укучыларыбыз иң күп тавышны Илсөя Бәдретдиновага биргәннәр (35,06 процент). Сорашуда катнашучыларның 19,61 проценты эстраданың беренче санлы җырчысы дип Винера Ганиеваны саный. 18,31 процент кеше Гүзәл Уразова беренче булырга лаек дип уйлый. Зәйнәб Фәрхетдинова өчен 17,86 процент кеше тавыш биргән. Ильмира Нәгыймова өчен тавышын калдыручылар – 4 процент.

Әлеге пост астында калдырылган комментарийлардан күренгәнчә, беренче номерлы җырчы дип Энҗе Шәймурзина, Эльмира Сөләйманова, Римма Ибраһимова, Гөлназ Сираева, Сиринә Зәйнетдиноваларны санаучылар да бар.

Телеграм каналны укып баручылар да «беренче санлы җырчы» исемен Илсөя Бәдретдиновага бирү яклы (41 процент). Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты – Винера Ганиева, 18 проценты – Зәйнәб Фәрхетдинова, 16 проценты Гүзәл Уразова өчен тавыш биргән. Ильмира Нәгыймова өчен сораштыруда катнашучыларның 2 проценты үз тавышын калдырган.

Ә сез беренче санлы җырчы дип кемне саныйсыз?