Домой Жизнь татар Илшат Рәхимбай: “Әпипә” татар концертларына альтернатива була ала”

Илшат Рәхимбай: “Әпипә” татар концертларына альтернатива була ала”

0
Илшат Рәхимбай: “Әпипә” татар концертларына альтернатива була ала”

Киң прокатка беренче татар мюзиклы «Әпипә» чыга. Озак көтелгән премьерны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак.

Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү турында карар кабул ителде. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

«Әпипә» фильмы – тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм булдыруны күздә тоттык. Бу картинаның форматы, жанры аудиторияне көтүгә туры килә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз. Һәм тамашачыларда зур кызыксыну уята торган тагын бер фактор – бу фильмда төшкән танылган җырчылар. Эстрада һәм кино симбиозы – безнең кинематографта юк иде әле, бу Татарстан киносы өчен яңа жанр», – диде Миләүшә Айтуганова.

Фильмның сюжеты буенча, җиде кыздан торган музыкаль төркем Татарстан районнары буенча гастрольләрдә йөри. Вакыйга төп геройның армиягә китмәс өчен качып барганда, соңга калган баянчы урынына «Әпипә» автобусына килеп эләгүеннән башлана. Егет автобуста костюмерша кызга гашыйк була. Мәхәббәт тарихыннан тыш, фильмда артистларның маҗараларга бай гастроль туры күрсәтелгән. Кульминацион мизгел – “Әпипә” фильмы геройлары күзәтү тәгәрмәче төзексезлеге аркасында һавада асылынып калуы һәм үзләренең чын йөзләрен ачуы.

Фильмда татар эстрадасының популяр артистлары – Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» кызлары Ләйсән Мәхмүтова һәм Ләйсән Закирова, «Фәридә-Алсу» дуэты кызлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиеваны күрергә мөмкин. Төп рольләрне Тинчурин театры артистлары башкара. Мәхәббәт линиясе Резеда Сәлахова белән Артем Пискуновка тапшырылган. Алып баручы егет – Рөстәм Гайзуллин. Артистларны каршы алучы образында – Зөлфия Вәлиева.

Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, “Әпипә” – тамашачыларга Татарстанда да прокат өчен сыйфатлы, кызыклы фильм чыгарып булуны күрсәтер өчен төшерелгән. “Мондый картиналар татар концертларына альтернатива була ала, чөнки билет бәясе шактый аерыла. Безнең алда тамашачыны кинотеатрларга алып килү бурычы торды,” – дип ассызыклый режиссер.

Аның сүзләренчә, фильм сюжет һәм куелыш ягыннан гына түгел, таныш йөзләрне яңа амплуада күрә алу мөмкинлеге белән дә кызыклы. “Фильм көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Ул мәхәббәт турында, гастрольләр турында, батырлык һәм хаклык турында,” – дип бүлеште Илшат Рәхимбай.

Татаркино

matbugat