Домой Главные новости Илсур Һадиуллин тарих турында: “Яшьләр ил, республика геройларын белергә тиеш”

Илсур Һадиуллин тарих турында: “Яшьләр ил, республика геройларын белергә тиеш”

0
Илсур Һадиуллин тарих турында: “Яшьләр ил, республика геройларын белергә тиеш”

«Тарихны белмичә, киләчәкне тудырып, яшәү рәвешен үзгәртеп булмый. Тарих безне кеше иткән, зур җиңүләргә өндәгән». Казанда «Россия – минем тарих» тарихи парк базасында уздырылучы илкүләм форумда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай диде.

Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фондының генераль директоры Юлия Пономарева әйтүенчә, илдә тарихи парклар саны 23кә җиткән. Гомумән алганда, күргәзмәләрдә 12 миллионга якын кеше катнашкан. Үткәнне белмичә, яңаны төзеп булмый. Бу форум тарихи гына түгел, белем бирү платформасын да төзергә ярдәм итәчәк. Проект кысасында балалар, әти-әниләр үз теләгәнен табачак. Монда кванториумнар булачак, «Үсеш ноктасы», «Киләчәккә билет» һәм башка кызыклы проектлар тормышка ашырылачак.
– Форумга башка төбәкләрнең дә тарихи парк җитәкчеләре килде. Без монда паркларны үстерү турында сөйләшәчәкбез. Татарстан әлеге юнәлештә 2017 елдан бирле эшли. Өч еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйбыз. Паркка килүчеләрнең 65 проценты – укучылар, студентлар. Авыл балаларын да чакырабыз. Укучылар ил тарихы турында белем туплый, үзләре дә җанлы тарих дәресләрен кызык ди. Әлеге парклар белем үзәге булырга тиеш дип саныйм. Алар белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Яшьләр хәзер тәрбиягә мохтаҗ. Алар ил, республика геройларын белергә тиеш, – диде Илсур Һадиуллин. – Татарстан цифрлаштыру, сәләтле балаларны барлау һәм башка өлкәләрдә дә алдынгы булып тора. Нигә тарихи парклар буенча да үрнәк булмаска? Форум уздыру өчен безнең төбәкне Россия Мәгърифәт министрлыгы сайлап алды. Тарихны яратырга, аны белергә тиешбез.
Форумда яңа дәреслекләр, белешмәләр турында да сөйләшәчәкләр. Махачкаланың тарихи парк җитәкчесе Тимур Велиханов тарихка кагылышлы дәреслек тәкъдим итәчәген әйтте.
– Укучыларга якын булыр вакыт җитте. Тарихи паркларның матурлыгын интерактив дәреслек аша күрсәтәсе килә. Телефондагы кушымта аша паркка «эләгеп» булачак. Бала тарихи паркларның иң яхшы укытучыларын күрә алачак. Авыл мәктәпләренең барысына да педагоглар җитмәскә мөмкин. Бу очракта да аның файдасы бар. Дәреслек уен рәвешендә язылган. Викториналар да, балаларга бонуслар да бирелә. Бөтен мәктәпләргә дә кертелүен телибез. Россия Мәгърифәт министрлыгы кызыксынды, бүгенге форумда хуплавын көтәбез. Татарстандагы тарихи парк белән элемтәдә торабыз, – диде ул.
Гуманитар проектлар фондының идарәче директоры Иван Есин әйтүенчә, безгә үсеш турында уйларга кирәк, ә парклар бер-берсе белән бәйләнешкә керә.
– Казан паркында «Киләчәккә билет» проекты тормышка ашырылачак. Ел ахырына кадәр анда 85 төбәк катнашачак. Сер түгел, бүген укучыларның күбесе һөнәр сайлаганда икеләнеп кала. Замана хезмәт базарына бәйле күргәзмәләр оештыру файда бирәчәк. Тарихи паркларда төрле проектлар тормышка ашырылып, тарихка кереп калачак, – диде Иван Есин.

Сәрия Мифтахова