Домой Жизнь татар Илсур Метшин: “25 ел ураза тотам”

Илсур Метшин: “25 ел ураза тотам”

0
Илсур Метшин: “25 ел ураза тотам”

Казан мэры Илсур Метшин 24 апрельдә “Ярдәм” мәчетенә килгәч, үзенең инде 25 ел ураза тотуын әйтте.

– Яңа гына православие динендәгеләр Пасха бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Хәзер безнең-мөселманнарның изге Рамазан ае башланды. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз һәркайсыбызның да кабул булсын иде. Мин үзем дә инде чирек гасыр ураза тотам, – диде мэр Илсур Метшин.  

“Ярдәм” мәчете үзе генә дә Рамазан аенда көн саен 2 мең кешегә “ифтар мәҗлесе” оештыра. Әлеге чара быел, коронавирус сәбәпле, мәчетнең үзендә үткәрелми. Волонтерлар “Ярдәм” мәчетендә пешерелгән ризыкларны өлкәннәрнең һәм мохтаҗларның өйләренә китерә. Ризыклар һәм җиләк-җимешләр пакетына бер мәртәбә кулланылыштагы битлек тә салына. “Бәхетле” сәүдә үзәге дә аз керемле 1 мең гаиләгә конфетлар һәм җиләк-җимешләр тутырылган пакетлар өләшә. “Ярдәм” мәчете аша оештырылган тәүге “ифтар мәҗелесе” күчтәнәчләре өчен башкала мэры Илсур Метшин үз акчасын түләгән.  

“Ядәм” фондында һәм “Игелекле Казан” проектында исәптә торган инвалид, ятим һәм аз керемле гаиләләрдәге 70 балага шушы көннәрдә мэр Илсур Метшин янә үзенең акчасына планшетлар белән смартфоннар бүләк иткән. “Ярдәм” мәчетендә шул балалар видеоэлемтә аша Казан мэрына рәхмәтләрен әйттеләр.  

– Тырышып укыгыз, яхшы кешеләр булып үсегез. Янәшәгездә дә гел яхшы кешеләр булсын. Авырулар узып китәр, Казан игелекле булсын. Сезгә бүләкне чын күңелемнән ясадым, бүләкләрегез күп булсын. Сез-балалар, безнең өчен иң олы бүләк, Казанның киләчәге сез! – дип, онлайн рәвештә мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин.  

Шәһәр башлыгы волонтерлар белән дә очрашты, аларга да рәхмәт әйтте.  

– Казанны бик яраттым, монда киң күңелле кешеләр яши. Волонтерлар хәрәкәтендә йөрәгем кушуы буенча катнашам, – диде Чад Республикасы студенты Мохтар Махамат Абдулай. Африкадан килгән киң күңелле егет Казан федераль университетында белем ала.  

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов:”Казан мэры Илсур Метшинның шушылай үзенең туган көнендә, Рамазан аеның тәүге көнендә ифтар күчтәнәчләре таратуда акчалата ярдәм күрсәтүе безгә олы дәрт өстәде”, – диде.  

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә ниятләгән кешеләр “Ярдәм” фонды сайтыннан белешә ала.

  Дамир БӘДРИЕВ

Шәһри Казан

matbugat