Домой Жизнь татар Ильяс Халиков: “Китап белән фильм арасында аерма бар кебек”

Ильяс Халиков: “Китап белән фильм арасында аерма бар кебек”

0
Ильяс Халиков: “Китап белән фильм арасында аерма бар кебек”

Тамашачылар арасында Ильяс Халиков мөнәҗәтләр, дини җырлар, нәшидләр башкаручы, милли җанлы шәхес буларак билгеле. Соңгы көннәрдә зур бәхәсләр кубарган “Зөләйха күзләрен ача” фильмы да җырчыда зур кызыксыну уятуы гаҗәп түгел.

Ильяс Халиков инстаграм челтәрендә фильмның һәр сериясе турында үзенең язылучылары белән фикер алыша. “Көн буе шул фильмны уйлап, анализлап йөрдем. Кулаклар тормышы, сөргенлек, колхозлашу чоры… Кызганыч фильмнарның берсе. Мин, дөресен әйткәндә, башка төрле көткән идем. Әмма фильмның нинди нияттән төшерелгәнен белеп булмый. Фикерләр төрле”, – ди җырчы үзе. 

Ә сезгә фильм ошыймы? Нинди фикердә? Ильяс Халиковның инстаграм битенә кереп, сез дә фильм турында фикерләрегез белән уртаклашыгыз. 

matbugat