Домой Поздравления Ильяс Наил улы Аскаровка – 60 яшь!

Ильяс Наил улы Аскаровка – 60 яшь!

0
Ильяс Наил улы Аскаровка – 60 яшь!

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы Ильяс Наил улы Аскаровка – 60 яшь!

Яраткан әтиебез, хөрмәтле кодабыз!

Без сине гомер бәй­рәмең – туган көнең белән тәб­рик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бә­хетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җинелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән кызың Алсу, киявең Ислам, кодаң Минтимер, кодагыең Мәүлия.

Ильяс Наил улы Аскаровка!

Сөекле улым, киявем, ка­дерле тормыш иптәшем, әти­ем! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Гади, сабыр, олы җанлы да

                                             син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                         көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

Изге теләкләр белән әниең Наилә, әбиең Маһинур, тормыш иптәшең Халидә, улың Салават.