Домой Ислам Имамнар тырышлыгы белән мохтаҗларга республикада көн саен уртача 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла

Имамнар тырышлыгы белән мохтаҗларга республикада көн саен уртача 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла

0
Имамнар тырышлыгы белән мохтаҗларга республикада көн саен уртача 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла

Пандемия аркасында авыр матди хәлдә калуга һәм ябык булуга карамастан, Татарстан мәчетләре Рамазан ае барышында халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтә. VIII Республикакүләм ифтар һәм «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чарасыннан тыш, республика имамнарының шәхси тырышлыгы белән һәм аларның иганәчеләр белән актив багланышлары аркасында, азкеремле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык ифтар һәм ризык җыелмалары әзерләп таратыла.

Шул исәптә:   

Казанда үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәме белән «Кабан арты» (көн саен 400 данә),  «Салихҗан» (250 данә), «Гаилә» (көн саен 250), «Динислам» (ун тапкыр 140 данә), «Иман нуры» (көн саен 100 данә), «Тынычлык» (көн саен 80 данә), «Сәлах» (атнага 100 данә), «Мәрҗани» (көн саен 100 данә), «Рәхмәтулла» (атнасына ике тапкыр 30 данә) кебек мәчетләр азык-төлек тулы пакетларны һәм ифтар ризыкларын тарата.   

– Әлеге күркәм гамәлгә зур активлык күрсәтеп республика мөхтәсибәтләре дә кушылды. Инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр һ.б. өчен Татарстан районнарында хезмәт итүче хәзрәтләр киң итеп хәйрия эшчәнлеген җәелдерде. Ризыкны көн саен җыеп тапшыра торган мөхтәсибәтләргә Түбән Кама (300 данә), Яр Чаллы (300 данә), Чистай (250 данә), Әгерҗе (120 данә), Алабуга (120 данә), Теләче (120 данә), Мөслим (50-60 данә), Әлмәт (35 данә), Арча (25 данә), Норлат (15-20 данә), Зәй (15 данә) керә.   

– Моннан тыш, көн аралаш Чирмешәндә 130 кешегә, Азнакайда 180 кешегә, Сабада 30 кешегә әзер ифтар һәм ризык пакетлары тапшырыла.   

Казан арты мөхтәсибәтләре: зур колач белән хәйриячелекне Рамазан көннәрендә шулай ук Питрәч мөхтәсибәте тормышка ашыра. Үз көче һәм аерым очракта район хакимияте ярдәме белән биредә 800 кешегә азык-төлек тапшырылган. Бу гамәлне тормышка ашыру өчен районның 20 мәчете җәлеп ителде. Казан артының тагын бер районы — Арчада исә ураза башланганнан алып барлыгы 450 азык-төлек тупланмаларын ияләренә тапшырылды. Югары Осланда 40 азык-төлек пакетлары мохтаҗларга бирелде.  

– Казаннан иң ерак урнашкан көньяк-көнчыгыш мөхтәсибләре дә калышмый. Бөгелмәдә ветераннарга, авыл имамнарына, мохтаҗларга, төрмәләргә 5-6 көнгә җитәрлек 100дән артык саллы азык-төлек җыелмасы таратылды. Баулыда Рамазан ахырына кадәр 125 кешегә ярдәм күрсәтергә планлаштыралар.   

– Иң актив мөхтәсибәтләр рәтенә шулай ук Балтач (1000), Лениногорск (800), Яшел үзән (500), Тәтеш (400), Кукмара (200) керә. Буа хәзрәтләре 200гә кадәр, Кама Тамагы имамнары 100 җыелма (Рамазан беткәнче тагын 250 данә – нияттә), Апас мөхтәсибәте 100 җыелма, Яңа чишмә мәчетләре 80 азык-төлек җыелмасы әзерләп мохтаҗларга таратты. Балык бистәсе мөхтәсибәтендә 65 яшьне узган 46 кешегә азык-төлек тутырылган пакетлар, Менделеев районы имамнары 38 кешегә ризыкны өйләренә алып килеп бирелде.  

Шунысы әһәмиятле, килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә иминлекне саклау өчен ризыклар мохтаҗларга барлык саклык чараларын күреп өйгә китереп бирелә. Ризык җыелмаларының бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр төшә.   

Шулай итеп, Татарстан Республикасында гомумән алганда, VIII Республикакүләм ифтар, «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чарасы һәм имамнарның үз көчләре белән тормышка ашырылган хәйрия чараларын исәпкә алып, мөселманнар тарафыннан көн саен уртача 6 000нән артык мохтаҗга төрле ифтар ризыклары һәм азык-төлек җыелмалары таратыла, дип әйтергә мөмкин.   

Мөхтәсибәтләр үткәргән хәйрия чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Пандемия шартларында, азык-төлек алуга акчаларны банк карталарына җибәрү юлы белән кабул итү оештырылган.

Диния нәзарәте

matbugat