Домой Ислам Ислам в области Имамның вәгазьләре халык күңелендә

Имамның вәгазьләре халык күңелендә

0
Имамның вәгазьләре халык күңелендә
На фото: И. Ганеев и Ш. Хиялетдинов

Ибраһим хәзрәт Ганиевның тууына 120 ел

1

Кайгылы хәбәр Куйбышев өлкәсе һәм районнары, зур һәм кечкенә авыллары, күрше өлкәләр буйлап яшен тизлегендә таралды. Ул вафат булган… Аның кебек какшамас рухлы, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән акыллы һәм тәҗрибәле кеше менә шулай, үз артыннан иярткән күпсанлы шәкертләрен ташлап, мәңгелеккә китеп барыр дип кем уйлаган?

Иртәдән бирле хәзерге “Россия” кинотеатры урынындагы ике катлы йортларның берсендә яшәгән Ибраһим хәзрәт Ганиевның өе янында меңләгән кеше таптана. Тагын берничә сәгатьтән инде урамда да, тыкрыкларда да алма төшәрлек урын юк. Кешеләр шулхәтле күпләп килгәннәр, хәтта “Самара” универмагы турысында юл хәрәкәтен туктатырга туры килгән. Ә җеназа намазыннан соң, Ибраһим Ганиевның гәүдәсен күтәреп зиратка юнәлгән мөселманнар колоннасын үткәрү өчен, хәтта Урицкий урамындагы трамвайларны да туктатырга туры килгән.

Бу хәл 1968 елның 30 июнендә булган. Советлар иленең гөрләп чәчәк аткан чагы. Әле күптән түгел генә Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы билгеләп үтелгән, социалистик тормыш рәвешенең тулы җиңүе турында игълан ителгән. Хөкүмәт халык күңеленнән ата-бабалары табынган динне йолкып чыгару өчен барысын да эшләгән кебек инде. Ләкин Ибраһим хәзрәт Ганиевның тормыш юлы һәм 1968 елның шушы кызу көнендә меңләгән мөселманнарның, беркемнән дә курыкмыйча, үзләренең лидерын соңгы юлга озатуы моның киресен раслый – дин һәм Аллаһ бар һәм революция пропагандасы аны җиңә алмаячак.

Ибраһим Ганиев хәзерге Ульян өлкәсенең Иске Майна районы, Иске Кызылсу авылында 1902 елның 15 июлендә туган. Архив документларына караганда, яшь имам 23 яшендә үк Совет власте өчен ышанычсыз булып танылган кешеләр исемлегенә эләккән һәм күп еллар буе аңа шушы тамга астында йөрергә туры килгән.

1925 елда аны, “пономарь” дип атап, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу сүзләр район Башкарма комитеты әзерләгән документта язылган. Күрәсең, әлеге кәгазьне язган чиновник дин терминнарында көчле булмаган, “пономарь” сүзенең христиан динендә кулланылуын ишетмәгән дә, белмәгән дә кебек. Ә бәлки аңа барыбер булгандыр – алары да, болары да “халыкны дин опиумы белән эшкәртүчеләр” дип саналган бит. Димәк, аларны кыздырган тимер белән тамырыннан яндырып алырга кирәк.

…1930 елда Ибраһим хәзрәтнең сайлау хокукыннан мәхрүм ителүен тагын биш елга раслыйлар. Бу турыда бастырылган карарда имамның тәрҗемәи хәле турында болай язылган: “Ярлы. Өеннән башка бер әйбере дә юк”. Бу вакытта Ганиевлар тормышында тагын да күңелсезрәк хәлләр була.

Яраткан хатыны белән өйләнешүләренең өченче елында – 1929 елда Җамалия Сөләйман кызы үлеп китә. Тол калган ир кулында ике яшьлек кызы Дания һәм ике айлык улы Илһам кала. Ике үксезенә – ана, үзенә иптәш булсын дип, хәзрәт Хөснелхәтимә Габунова исемле хатынга өйләнә һәм тормышын җайлап җибәрә сыман. Тик ике-өч елдан соң Ибраһимның да, Хөснелхәтимәнең дә әти-әниләрен кулакка чыгарып, Казакъстанга сөрәләр. Озакламый Ибраһим хәзрәтне дә кулга алалар һәм ике баласы һәм яшь хатыны белән сөргенгә куарга дигән хөкем чыгаралар. Хәзрәт, өч айлык улын авылдашлары кулына калдырып, кызы һәм хатыны белән, тәкъдиргә буйсынып, сөргенгә китә. Яннарына, “фикердәшләре” дип, Кызылсу мулласы Мәхмүт Сәйфетдиновны һәм Ибраһим хәзрәтнең апасы Мәликәнең ире Кәрим җизнисен дә кушып, Новосибирск өлкәсенең Ишим шәһәренә илтеп ташлыйлар. Монда таныш-туган гаилә әкрен генә яраклаша, эшкә урнаша, ят җирдәге тормышларын җайлаштыра башлый. Ибраһим хәзрәтнең гаиләсендә бер-бер артлы тагын ике баласы – улы Горфәт белән кызы Айния туа.

Сөргендәге чикләүләр җитми, туган якларында аларның “үткәнен” тикшереп, гаеп табалар һәм хөкем итәргә ниятлиләр, үзләрен эзләп, Себергә хәтле килеп җитәләр. Ибраһим хәзрәтне һәм аралашып яшәгән ике-өч ирне 1937 елда кабат кулга алалар һәм, яңадан хөкем итеп, ун елга, бу юлы Иркутск өлкәсе, Тайшет районындагы лагерь төрмәсенә китереп ябалар. Хәзрәтнең хатыны Хөснелхәтимә исә, бөтен балаларын алып, туган ягына кайта һәм Дания белән Илһамны иренең абыйсы Габдулла гаиләсенә тапшыра. Ә үзенең ике баласын алып, Урта Азиягә китә һәм гаиләгә бүтән әйләнеп кайтмый. Балаларын бик яраткан һәм алар өчен бик кайгырып торган Ибраһим хәзрәт абыйсы гаиләсендә яшәгән балаларына хатлар еш язып, аралашып тора.

Бу лагерьда мөселманнар күп була, һәм алар Ибраһим хәзрәтнең дин әһеле икәнлеген белеп, ярдәм итәргә, хәлен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырышалар. Аларның ярдәме белән ул срогы ахырына таба ашханәгә күчерелә. Ә менә аның белән бергә хөкемгә тартылган Мәхмүт мулла да, Кәрим җизнисе дә төрмә шартларына түзәлмичә, вафат булалар.

Сугыш башлану белән фронтка алынган Габдулла туганы гаиләсендә кытлык сизелә башлагач, 14 яшьлек Даниягә һәм энесе Илһамга, әтиләрен эзләп, Себергә китәргә тәкъдим итәләр һәм алар, әтиләреннән килгән хаттагы адресны алып, тәвәккәлләп, юлга чыгалар. Кулларында булган бар акчага билет алып, Уфага барып җиткән балалар, акчалары бетү сәбәпле, бер ай чамасы кача-поса төрле вагоннарда бара торгач, милиция кулына эләгәләр. Балаларны тикшергәч, хәлләренә кергән милиция хезмәткәрләре аларга билет алып, вагонга утыртып җибәрә һәм, элемтәгә кереп, каршы алуларын һәм әтиләре янына килеп җитүләрен тәэмин итәләр. 1941 елның сентябрендә алар әтиләре утырган лагерьга барып җитәләр. Балалары килү сәбәпле, Ибраһим хәзрәткә бер айлык төн увольнительные бирелә, һәм ул эштән соң гомуми баракта түгел, ә күрешү өендә балалары белән бергә ашый-эчә, куна. Октябрь башлангач, Ибраһим хәзрәт төрмә хуҗасы аша балаларын Иркутскидагы балалар йортына, аерым урыннарга булса да, урнаштырта. Приютта яшәп киткән балалары белән ата кеше элемтәдә тора. Сугыш беткән 1945 елда, әтиләренең киңәше буенча, 18 яшен тутырган Дания, энесен табып, Куйбышевка, әтисенең кардәше – Касыйм абый Гатауллинга кайталар. 1947 елда срогын тутырган Ибраһим хәзрәт тә Куйбышевка кайтып төшә һәм, балаларын Касыйм гаиләсеннән алып, үз гаиләсе белән яши башлый. 1948 елда, шәхси тормышын җайга салу өчен, Ибни кызы Фатыймага өйләнә. Фатыйма абыстайның беренче ире, элеккеге мулла Зиннәтулла Шәрифуллиннан туган ике кечкенә баласы – кызы Сара (Биби-Сара) һәм улы Искәндәр була.

Ибраһим Ганиевның тоткындагы тормышы турында архивларда мәгълүмат бик аз, тик Новосибирск өлкәсенең милиция идарәсе справкасы гына. Ул үзе дә бу турыда сөйләргә яратмаган, шуны гына әйтеп була: бу еллар Ибраһим хәзрәт өчен бушка үтмәгән. “Тайшетлаг”та тоткында булган руханилар бергәләшеп, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Ә иң мөһиме, бер-берсен дин буенча баетканнар, иреккә чыккач, халык арасында тарату өчен белем туплаганнар.

Язмышы шул булган, күрәсең: тоталитар хөкүмәт шартларында, башкача фикер йөртү, бигрәк тә динне пропагандалау тыелган заманда, тугыз ел тоткынлыкта булып та, идеологиясеннән ваз кичмәгән имамның вәгазьче таланты ачылып китә, Куйбышевның мөселман җәмәгатьчелеге аны йотлыгып тыңлый, үзенең югары имамы итеп таный.

Ибраһим хәзрәт үзенең яшәү урыны итеп Куйбышев шәһәрен юкка гына сайламаган, әлбәттә. Күпсанлы мөселман өммәте, хакимиятнең тыюларына карамастан, яшерен формада булса да, ата-бабаларының динен, гореф-гадәтләрен саклый. Иң авыр чакларда да, бер-берсенә булышып, үз тормышларын алып барганнар. Сугышта туган илләрен саклау өчен гомерләрен жәлләмәгән солдат-офицерлар да яшерен намазларның имамнары булудан баш тартмаганнар һәм инде артык курыкмаганнар да. Шулай алар намус буенча яшәргә теләүләрен күрсәткәннәр. Хәтта кайберләре орден-медальләрен тагып намазга килергә дә кыенсынмаганнар. Шуңа күрә Сталин режимына да дингә каршы торырга кыенрак була башлаган.

2

Ә шулай да илебездә дин иреге турында сөйләргә иртәрәк булган әле. Бигрәк тә тоткынлыкта булып кайткан дин әһелләрен аерым контроль астында тотканнар. Максатларына ирешер өчен төрле хәйләләр уйлап чыгарганнар.

Лагерьдан кайткач, Ибраһим хәзрәт туган авылына – бүген Ульян өлкәсе, Иске Майна районына караган, ә ул вакытта Куйбышев өлкәсенә кергән Иске Кызылсу авылына кайтып, якташлары ярдәмендә “чиста” паспорт юнәтә. Киләчәк тормышын яңа баштан кору өчен бу теләге табигый булган, дип уйлыйм.

Яңа паспорт алуы нәрсә белән тәмамланган дип уйлыйсыз? Куйбышевка кайтып төшкәч тә, карак аның кесәсен чистарткан, документларын һәм акчаларын алып качкан. Ни гаҗәп, ул паспорт шундук МГБның Куйбышев идарәсенә килеп ирешкән. Күрәсең, Ибраһим артыннан йөргән шымчы хәбәре буенча, кесә карагына махсус задание бирелгән булган. Бу турыда ишеткән Ибраһим бик кайгырган, кабат алып китәрләр, дип курыккан. Ләкин эш шуның белән тәмамланган.

1947 елның декабрендә Ибраһим мулла Мулланур Батршинга һәм Рабига Ситдыйковага никах укый. Ганиевның саклык белән генә халык арасына шушы чыгуы киләчәк авторитетына юл сала. Безгә, ХХ – XXI гасырлар чигендә яшәүчеләргә, сугыш алды һәм сугыштан соңгы елларда мәчетләр, татар телендә газета һәм радио булмавы, имамнар, милли һәм дини бәйрәмнәр турында сөйләүче булмавы сәеррәк булып тоела. Ләкин, чыннан да ул елларда дин тирән подпольега яшеренгән, җомга һәм гает намазлары өйләрдә яшерен рәвештә үткәрелгән. Бөек Ватан сугышы ветераны Нурлыгата Әсәдуллинның истәлекләренә караганда, Полевая урамында яшәгән Садыйк бабайның сарае башына халык җомга намазына җыела булган. Бәлки шулай озак дәвам итәр иде, ләкин “яхшы” кешеләр гел табылып тора бит – КГБга хәбәр җиткерелгән. Тиешле кешеләр халыкның намазга җыелып беткәнен көтеп торганнар да конвой машинасын капка төбенә үк китереп бастырганнар. Намаз укып чыккан бөтен кешене дә шул машинага төяп, отделениегә илткәннәр һәм төне буе сорау алганнар. Допрос төнге сәгать өчкә кадәр дәвам иткән. Ахырда барысын да өйләренә кайтарып җибәргәннәр, әлбәттә. Намаз укуда гаепләнгән кешеләр төнге буш урамнар буйлап өйләренә таралышканнар…

Ләкин хакимиятнең бу куркытулары артык зур нәтиҗә бирмәгән, әлбәттә. Татарлар төрле өйләргә җыелып мәҗлесләр үткәрүне, Коръән укуларны дәвам иткәннәр, ә Ибраһим хәзрәт һәрчак аларның көтеп алынган зур кунагы булган. Тормыш юлы, үз өстенә алган вазифасы бик авыр һәм җаваплы булуына карамастан, ул ачык күңелле һәм ярдәмчел кеше, искиткеч акыллы вәгазьче булып калган. Аның тыныч, әмма күңелләргә үтеп керә торган тавышы аудиторияне шундук биләп алган. Хәйдәрҗан ага Сафиуллин да, ул вакытта әле бик яшь булуына карамастан, вәгазьләрен бирелеп тыңлаган. “Аны тыңлау миңа хаҗга барып кайту белән тиң тәэсир итте. Ганиев гади һәм шул ук вакытта көчле дәлилләр китереп ышандыра белә иде. Аның вәгазьләре вакытында күпләрнең күңеле йомшарып китеп еладылар. Хәзрәт, тормыш авырлыкларына карамастан, ярдәмләшеп яшәргә, бер-береңә миһербанлы булырга өнди иде”, – дип сөйләгән иде. Ул Ибраһим хәзрәтнең вәгазьләрен магнитофон тасмасына яздырып алып, гомере буе саклады.

Ә Ибраһим хәзрәтнең үзенә тынгы юк иде. Йә КГБ идарәсенә чакырталар, йә газетада аның турында фельетон язып чыгаралар. Ул: “Ник болай эшлиләр, ни гаебебез бар”, – дип бик борчыла иде. Мәрхүм Вагыйз хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, Куйбышев урамындагы фатирында радиоприемник, яшерен тыңлаучыларга комачаулау өчен, бертуктаусыз эшләп торды. Кешеләр арасында аны “Ибраһим мулла” яисә “Ибраһим хәзрәт” дип атарга да ярамый иде. Ул үзе моны гадәти хәл дип кабул иткән һәм диненә, милләтенә хезмәт итүен туктатмаган. Кайчакта аңа шәһәр буйлап яшерен рәвештә хәрәкәт итәргә туры килгәләгән. Андый вакытларда аңа Хөсәен бабай Галиуллин ярдәм иткән. Ул, будкалы мотоциклына Ибраһим хәзрәтне һәм Фатыйма абыстайны утыртып, кайда кирәк, шунда илтеп куя булган.

Ибраһим хәзрәтнең балалары да лаеклы кешеләр булып үсеп җиттеләр. Казан университеты җитәкчелеге әлегә кадәр аның улын – мәрхүм Илһам Ибраһим улы Ганиевны интеллектуаль хезмәте өчен яхшы сүз белән искә ала. Кызы Дания Шәмсетдинова Куйбышев филармониясе администраторы булып эшләде. Ә Ибраһим Ганиев үзе, өлкә хакимияте өчен, вафат булган мөселманнарны җирләүче булып эшли иде. Менә шундый тыйнак кына һөнәр иясе халык арасында нинди зур танылуга лаек булган.

1967 елның ахырында гына, Куйбышев шәһәренең Малый тупик урамында мәчет ачылгач, Ибраһим хәзрәтнең яшерен эше легализацияләнә. Болай да 20 елдан артык Куйбышев татарларының яшерен имамы булып йөргән Ибраһим Ганиевка, 1968 елның язында ДУМЕС рәисе, мөфти Шакир хәзрәт Хыялетдинов килеп, чапан һәм чалма кидерә. Бу вакытта инде Советлар Союзы, аз-азлап кына булса да, дин иреге бирә башлаган иде.

Бар да артта калды, рәхәтләнеп халкыңа һәм динеңә хезмәт итеп яшә генә бит инде. Ләкин сөргеннәр һәм лагерьлар, яшерен эш алып барган өчен эзәрлекләүләр бушка үтмәгән, әлбәттә. Шул ук елның җәендә Ибраһим хәзрәтнең йөрәге чираттагы кризны кичерә алмый һәм мәңгелеккә туктый. Шул ук көнне, иртәнге поезд белән Уфадан килеп җиткән Диния нәзарәте идарәсенең баш казые Камал хәзрәт җирләү вакытында болай дип сөйләде: “Без бүген чыннан да зур югалту кичерәбез. Без бик яхшы кешебезне – рухи остазыбызны һәм зур галимебезне югалттык”.

…Ибраһим хәзрәт Ганиевның кабере Самараның Иске зиратының төп капкасыннан ерак түгел. Үзе кебек үк нык булган мәрмәр постаментка тормыш еллары гына язылган “1902 – 1968”.

Шамил Галимов