Самара өлкәсенең мәгариф министрлыгында Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча нәтиҗәләрне барладылар. Быел өлкә буенча 15,5 мең укучы имтихан тапшырган. Мәгариф министры Виктор Акопьян сүзләренә караганда, күпчелек укучылар рус телен сайлап алганнар. Бу фән вузларга кергәндә беренче чиратта кирәк. Аңардан кала профильле математика, обществознание һәм физика. Соңгысын Самара өлкәсендә 23 процент укучылар сайлаган, һәм бу аңлашыла да, чөнки өлкә икътисады авиация, машина төзүчелеккә таяна, ә анда физикадан башка булмый.
Кайбер укучылар мәктәптә кермәгән кытай, испан телләрен дә сайлаганнар. Имтиханнар балаларның француз телен бик яхшы, ә испан телен бик начар белүен күрсәткән.
– Чыгарылыш сыйныфы укучыларының белемен уртача балл белән генә бәяләп булмый. Шуңа да карамастан, рус теле, математика, обществознание һәм физика буенча, үткән елгыга караганда, югарырак белем күрсәткәннәр. Гомумән Россия регионнары белән чагыштырганда, Самара өлкәсе алдынгылар сафында: 179 кеше – 100 балл, 11се – ике предмет буенча 200, ә берсе 3 предмет буенча хәтта 300 балл да җыя алган, – дип сөйли Виктор Акопьян.
Өлкәбезнең татар мәктәпләре дә төшеп калганнардан түгел. Быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Кәрим Рәҗәпов рус әдәбиятыннан 100 балл, тугыз медалистның бишесе – Алсу Әбдерәхимова, Аделина Исмәгыйлова, Айтурган Осмонова, Алинә Хәсәншина һәм Кәрим Рәҗәпов өч предмет буенча 251дән артыграк баллар җыйдылар.
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укучылары Энҗе Мингазова, Гөлназ Мортазина, Гөлназ Гөзәерова, Рифат Ихсанов, Камышлы мәктәбеннән Ләйсән Хәлимова, Динә Шәкүрова һәм Яңа Усманнан Динә Минетдинова мәктәпне алтын мәдальләргә тәмамладылар һәм, әлбәттә, институтларга керәчәкләр. Ә вузларга кергән абитуриентларның барысына да өлкә хөкүмәте 10ар мең сум акча тапшырачак.
Эльмира Сәйфуллина.