Домой Главные новости В области Имтиханнар нәтиҗәсе билгеле

Имтиханнар нәтиҗәсе билгеле

0
Имтиханнар нәтиҗәсе билгеле
profiz.ru

Самара өлкәсенең мәгариф министрлыгында Бердәм дәү­ләт имтиханнарын тапшыру буенча нәтиҗәләрне барладылар. Быел өлкә буенча 15,5 мең укучы имтихан тапшырган. Мәгариф министры Виктор Акопьян сүзләренә караганда, күпчелек укучылар рус телен сайлап алганнар. Бу фән вузларга кергәндә беренче чиратта кирәк. Аңардан кала профильле математика, обществознание һәм физика. Соңгысын Самара өлкәсендә 23 процент укучылар сайлаган, һәм бу аңлашыла да, чөнки өлкә икътисады авиация, машина төзүчелеккә таяна, ә анда физикадан башка бул­мый.

Кайбер укучылар мәктәптә кермәгән кытай, испан телләрен дә сайлаганнар. Имтиханнар балаларның француз телен бик яхшы,  ә испан телен бик начар белүен күрсәткән.

– Чыгарылыш сыйныфы уку­­чыларының белемен уртача балл белән генә бәяләп булмый. Шуңа да карамастан, рус теле, математика, обществознание һәм физика буенча, үткән елгыга караганда, югарырак белем күрсәткәннәр. Гомумән Россия регионнары белән чагыштырганда, Самара өлкәсе алдынгылар сафында: 179 кеше – 100 балл, 11се – ике предмет буенча 200, ә берсе 3 предмет буенча хәтта 300 балл да җыя алган, – дип сөйли Виктор Акопьян.

Өлкәбезнең татар мәктәп­ләре дә төшеп калганнардан түгел. Быел Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Кәрим Рәҗәпов рус әдә­бия­тыннан 100 балл, тугыз ме­далистның бишесе – Алсу Әбдерәхимова, Аделина Ис­мә­гыйлова, Айтурган Осмонова, Алинә Хәсәншина һәм Кәрим Рәҗәпов өч предмет буенча 251дән артыграк баллар җыйдылар.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе укучы­лары Энҗе Мингазова, Гөлназ Мортазина, Гөлназ Гөзәерова, Рифат Ихсанов, Камышлы мәк­тәбеннән Ләйсән Хәли­мова, Динә Шәкүрова һәм Яңа Усманнан Динә Минетдинова мәктәпне алтын мәдальләргә тәмамладылар һәм, әлбәттә, институтларга керәчәкләр. Ә вуз­ларга кергән абиту­риент­ларның барысына да өлкә хөкүмәте 10ар мең сум акча тапшыра­чак.

Эльмира Сәйфуллина.