Домой Главные новости Индус Таһиров: Иртәгәбез нинди булыр?

Индус Таһиров: Иртәгәбез нинди булыр?

0
Индус Таһиров: Иртәгәбез нинди булыр?
kpfu.ru

Бу сорауга элек тә дөрес җавап табу мөмкин түгел иде, бүген бигрәк тә караңгылык чорнап алды. Коронавирус зәхмәте моны тулысы белән раслады. Бөтен дөнья, аның кармагына эләгеп, чыгу юлларын эзләү белән мәшгуль. Ләкин ул юллар битлек күләгәсендә. Битлек кайчан салыныр? Бөтен халык аптырашта. Тик шунысы ачык: элеккечә яшәүгә зур нокта куелды.

Безнең өчен тагын бер мөһим сорау – милләтебезне иртәгә ниләр көтә? Билгесезлек? Ләкин мин моны өметле билгесезлек дип атар идем. Чөнки татар шушы шартларда да авырлыктан чыгу мөмкинлекләрен таба тора. Татарстанның икътисады, үсешен акрынайткан булса да, алга баруын дәвам итә. Татар авыллары да яшәү өчен көрәшә.

Телне саклау буенча үткәрелгән чаралар да игътибарга лаек. Татар телен пропагандалау эшен радиолар, телеканаллар, матбугат чаралары уңышлы рәвештә алып бара. Сан һәм сыйфат, тел, лөгать вә әхлак проблемаларын хәл итү гаиләдән башлана. Монда туган телгә дә, милли моңнарга да, көнкүрешкә дә, динебезгә дә, гореф-гадәтләребезгә дә – барысына да урын бар. Ата-ананың вазыйфасы баланың теле ачылуы белән генә тәмамланмый. Киресенчә, ул катлаулана төшә, чөнки ачылган тел бертуктаусыз баетылырга тиеш. Бигрәк тә шәһәрләрдә татарча аралаша алмый торган рус телле ата-аналар барлыкка килде. Шунлыктан алар белән махсус эш алып барырга кирәк. Бу җәһәттән Татар конгрессы башкарма комитеты каршында Роза ханым Туфитулова оештырган «Ак калфак» җәмгыятенең, аның төрле шәһәрләрдәге бүлекчәләренең, күпсанлы активистларының изге эшләрен дә искә алып китәр идем.

Шунысы да әһәмиятле, күпме генә юкка чыгарырга тырышмасыннар, милли мәктәпләр яши бирәләр. Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән барлыкка килә башлаган өч телле мәктәпләр – моңа якты мисал. Рухи кыйммәтләребезнең беренчесе тел булса, икенчесе – милли моң. Тукайның милли гимныбызга әверелгән «Туган тел»е бу хисләрне ныгытсын һәм һәрбер татар кешесе аны яттан белсен иде.

Телебезне саклауга дин әһелләре дә кушылды. Туган телне өйрәтү курслары моңа кадәр Татарстаның 22 мәчетендә эшләп килгән булса, хәзер аларның саны 100гә җитәчәк. Мәчетләрдәге татар теле курсларына руслар да йөри башлаган. Бу – руслар татар теленең киләчәге өметле икәнлеген аңлый башлаган дигән сүз. Мөфтият журналистлар өчен «Динем – ислам, милләтем – татар» исемле бәйге игълан итте. Ислам – милләтебезнең төп терәге. Ул милләткә һәрвакыт, хәтта түзә алмастай авыр чорларда да яшәү көче биреп торган. Аны башкалар арасына сеңеп, юкка чыгудан коткарып калган. Балалар белән эшләүнең дә уңай мисаллары күп. Аларның берсе – Чуашстандагы Тукай авылында. Монда балалар мәдрәсәдә дини белем алалар, намаз һәм догалар өйрәнәләр. Нәтиҗәдә бер-беренә ышанып, бердәм яшәү рәвешендә ныгыйлар, башка милләтләр белән яшәү тәртибен дә яхшы үзләштерәләр.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасын раслады. Аны төзүчеләр 2030 елга үзләре ике дәүләт телен дә үзләштереп, аны гамәлләштерүнең мисалын тудыра алсалар, бу эш җайланып китәр иде. Язучылар, рәссамнар, композиторлар берлекләре дә бу изге эштә шулай ук үз урыннарын билгеләргә бурычлы икәнлекләрен онытмасыннар иде.

Горурлык – татар яшәешенең төп нигезе. Горур халык беркайчан да төшенкелеккә бирелми, аның үз-үзенә ышанычы арта гына тора. Тик бүгенге шартларда коры горурлык белән генә яшәп булмый. Үткәнебезгә күз ташлап, нилектән татарлар ничәмә-ничә дәүләт төзегән булсалар да, бүген дәүләтләре юк дәрәҗәсендә дигән сорауга җавап эзләргә тиешбез.

Шушы нисбәттән чыгып, мин үзебезнең мондый хәлдә калуыбызның кайбер сәбәпләрен билгеләп үтүне кирәк саныйм. Явыз Иван дәүләтебезне җир белән тигезләде, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыкларыбызны юк итте, диярләр һәм хаклы да булырлар. Тик менә кайсы дәүләтнең дошманы булмаган һәм юк дигән сорау да туа. Дошмансыз дәүләтләр элек тә булмаган, хәзер дә юк. Ләкин бит аларның күбесе исән-имин. Ә татарның бәйсез дәүләте юк.

Казан фаҗигасенең төп сәбәбе – татарларның үзара дошманлашып, Тукай язганча, бер-берсенә ук атып яшәүләре. Бу, беренчедән, татар дәүләтләренең үзара бәрелешеп торуларына китерсә, икенче яктан, Мәскәүгә татарларны бер-берсе белән дошмани мөнәсәбәттә яшәтү мөмкинлеген тудырган. Мәскәү кенәзләре татар морзаларын төрле рәвештә үз якларына тарта торган булганнар. Байлык өләшү дисеңме, марҗаларга өйләндерү дисеңме – болар инде гадәти хәлгә әверелеп беткән. Морзалар, бер-берсе белән көрәшкәндә, ярдәм сорап күршеләргә, күпчелек вакытта Мәскәү кенәзләренә мөрәҗәгать итә торган булганнар.

Бүген безнең бердәмлегебез җитәрлекме? Бу сорауга, ни кызганыч, юк, дип кенә җавап биреп була. Үзеңнеке үзәктә булырга тиеш. Милли яшәешебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне беренче урынга чыгарып, аларны яклау һәм саклау халык һәм хакимият арасындагы бердәмлек нәтиҗәсендә генә тормышка ашырырга мөмкин икәнлеген истән чыгарырга ярамый.

Күпләребезне борчый торган тагын ике мәсьәләгә махсус тукталып китүне кирәк дип саныйм. Аның берсе – җанисәп кампаниясенең нәтиҗәләре, икенчесе республика башлыгының президент атамасын Дума карары белән алып ташлап, республика башлыгы итеп кенә калдыру.

Татарның санын киметү эше шактый киң җәелдерелде. Имештер, әстерхан татарлары, себер татарлары – аерым милләтләр. Хәтта керәшен һәм мишәрләр дә аерым милләт дип сукалаучылар бар. Ләкин милләттәшләребезнең күпчелеге, кайда яшәвенә карамастан, үзләрен татар итеп хис итә. Минемчә, саныбыз кимемәскә тиеш. Бәлки әле бераз артыр да дигән өмет бар. Әнә бит Самара татарлары үзләрен санаганнар. Нәтиҗәдә үткән җанисәп белән чагыштырганда 30 мең кешегә артканнар. Нишләп әле Самара өлкәсе генә искәрмә булырга тиеш?

Ләкин шулай да халык санын алу нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин. Әзер торырга кирәк. Асылда, моңа карап кына татарларның чын һәм дөрес саны кимемәячәк. Алар Россиядә руслардан соң – икенче урында, шулай булып калачаклар да. Ә сыйфат буенча бүген яшәү рәвешләре күпләрне таң калыра. Инде Татарстанның президент атамасына кайтыйк. Белгәнегезчә, Клишас һәм Крашененников Россия Федераль җыелышы исеменнән Думага республика башлыкларын президент дип атауны бетерү турындагы закон проекты керткәннәр иде. Мәгълүм ки, ул атама тик Татарстанда гына яшәп килә. Димәк, бу закон – Татарстанга каршы, аның хокукларын бетерүгә юнәлтелгән гамәл. Республиканың Дәүләт Советында бу хакта фикер алышулар булды һәм законга тискәре мөнәсәбәт белдерелде. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны, гамәлдәге конституцион нормаларны бозып, республикаларның вәкаләтләренә законсыз рәвештә тыгылу, дип бәяләде. Думада да республикаларның хокукларын яклаучылар табылыр дип өметләнәбез. Ләкин нинди генә карар чыкса да, республика алга баруын туктатмаячак. Татарның дәүләти тамырлары тирән, аны республика башлыгының атамасын үзгәртү белән генә түгел, башка ысуллар белән дә йолкып алып булмый.

Тормышыбызның ничек дәвам итәчәге күп вакытта үзебездән тора. Татарның тарихта чарланып ныгыган сыйфатлары җитәрлек. Аларны тулысы белән хәрәкәткә китерү милләтебезнең мәңгелегенә ышанычлы юл булачак.

Индус Таһиров