Шушы көннәрдә Санкт-Петербургтагы бер ишегалдында физик мөмкинлеге чикләнгән бала өчен чыккан гаугалы видео бөтен дөньяга таралды.
Видеода бер ханым үз ишегалларына авыру бала белән килгән әнине куа. Аларга башка җиргә китәргә куша. Янәсе, баласы авыруны күреп курка икән. Бу видеоны урнаштырган постлар астына төрле фикерләр язып калдырганнар. Кемдер сабый үстерүче әниләрне кызганса, араларында авыру бала янәшәсендә мин дә тормас идем, дигән күңелгә тия торган сүзләр дә бар. Шактый еллар авыру бала үстерүче әниләр, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр белән аралашып торучы кеше буларак, бу күренеш минем дә күңелне телгәлде. Безгә өлкәннәр: “Аллаһы Тәгалә андый балаларны башкалар гыйбрәт алсын өчен яраткан. Аларны рәнҗетә күрмәгез”, — ди торган иде. Соңгы елларда авырулар беләнеш аралашкач күңелләренең сафлыгына, ихласлыгына инандым. Бик күп сау-сәламәтләрдән өстен икәнлекләрен аңладым. Башкалар бу хакта ни уйлый соң?
Рөстәм Нәбиев, блогер:
– Бу – күренеш беркемне дә бизәми. Алай эшләргә кирәк түгел иде. Гарипме, түгелме – ул бала кемнеңдер газиз кешесе. 9 ай карынында йөрткән, иң матур теләкләрен теләгән ул аңа. Ә бит бөтен кеше дә тумыштан гарип булмый. Кемдер тора-бара күңелсез хәлләргә юлыга. Менә мине алыйк. Казарма җимерелеп, аяксыз калырмын дип кем уйлаган? Миңа да кыек сүз әйтүчеләр бар. Әмма мин игътибарга алмыйм. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Үз юлыңнан барырга кирәк.
Миләүшә Сафина, җырчы, авыру бала үстерә:
– Кешегә авыр бәрелүчеләр күп инде ул. Андыйларны берничек тә үзгәртеп булмый. Әти-әниләр баласы кечкенә вакытта ук арада авырулар барлыгына да аңлатып үстерергә тиеш. Иртәгесе көнне ни буласын беркем дә белми бит. Әле ул хатынның да картаясы бар. Урында ятмас дип тә әйтеп булмый. Мондый тәрбиясе белән үз балаларының күңеленә шәфкать салган булса ярый да ул. Шөкер, үземә балаң авыру дип теләсә нинди сүз әйтүчеләр юк. Бәлки, мин аны ишетмимдер, игътибар итмимдер. Үз мисалымнан чыгып шуны әйтә алам, авыру баланың дәрәҗәсен үз әнисе күтәрә дә, төшерә дә ала. Мин Мәрьямнән бер дә оялмыйм. Горурланып йөрим. Кайбер әниләр ояла. Балалар мәйданчыгына да кеше киткәч кенә керәләр. Алай эшләмәсеннәр иде. Кабатлап әйтәм, һәр мөнәсәбәт үзеңнән тора. Авыру бала белән кияүгә чыкканчы, мин булачак иремне иң элек кызым белән таныштырдым. Аның әти-әнисе, якыннары да барысын белделәр. Шөкер, балам өчен өзелеп торалар. Безнең оныгыбыз, диләр. Әнием дә, ирем дә кат-кат кызымны яратуын әйтеп тора. Бу яктан мин бик бәхетле. Башкаларга да шуны телим.
Ләйсән Хаматдинова, блогер:
– Бу видеоны шаккатып карадым. Бер генә әти-әни дә баласы авыру булсын дип теләми бит инде. Безне әниләр дөрес тәрбияләгән икән. Арабызда сәламәт булмаганнар да бар иде. Дус-тату уйнап үстек. Авыр сүзләрне әйткәнче, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Бу хатынга бер генә көн авыру бала каратыр идем мин. Аннары башкача сөйләр иде. Әлеге видеоны үз битемә урнаштыргач, миңа күп кешеләр язды. Баксаң, үзебезнең Кукмарада гына да авыру баласын гадәти бакчага биргән әни өстеннән “безнекеләр курка” дип гариза язганнар. Шунан соң бу ана баласын бакчадан алган. Сау-сәламәт кешегә шөкер итеп яшәргә кирәк. Күзең күрә, аягың йөри икән – сөен! Тормышта бумеранг дигән нәрсә бар. Бераз сүзеңне чамалап әйтергә кирәк.