12 июльдә дөньядагы иң романтик һөнәр ияләре – стюардлар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу һөнәр 1928 елда Германиядә барлыкка килгән. Моңа кадәр очыш вакытында пассажирларга икенче пилот хезмәт күрсәткән булса, рейслар ерагайган, ә самолетлар сыйдырышлыгы арткан саен, бу вазифаларны үтәү өчен аерым кеше кирәк булуы ачыкланган. Шулай итеп, бортпроводник һөнәре (инглизчә steward) туа. Башта анда ир-атлар гына эшләгән. Ә 1930 елда АКШта әлеге эшкә яшь кызларны алу идеясе туган. Шуннан бирле бу профессия – күпчелек кызларның балачак хыялы.
Стюардесса һөнәренең никадәр катлаулы һәм җаваплы икәнен төгәлрәк белү өчен Виктория ШӘМШЕДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.
– Берече карашка, бортпроводниклар пассажирларга чәй, кәһвә китереп, мөләем елмаеп сөйләшергә генә тиеш дип уйларга була. Ә чынлыкта ничек?
– Ә чынлыкта стюардессаларның төп бурычлары – пассажирларның һәм самолетның куркынычсызлыгын тәэмин итү.
– Стюардесса булу өчен нинди таләпләр куела, моның өчен кайда укырга? Теләге булган бөтен кеше дә җир белән күк арасында эшли аламы?
– Иң элек авиакомпания вәкиле сезнең белән беренчел әңгәмә уздыра. Уңышлы узган очракта, медицина тикшерүе үтәргә кирәк була: күп кенә анализлар бирергә, вестибуляр аппарат һәм аудиограмма тикшерүе узарга. «Сәламәт» дип язылган мөһер сугылган кәгазьне алгач кына өч айлык бортпроводниклар мәктәбенә укырга керәсең.
– Курсларда нинди фәннәр укыталар?
– Инглиз теле, беренче ярдәм күрсәтү, психология, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру, авиация һәм очу куркынычсызлыгы һәм башкалар. Укулар тәмамлангач, һәм барлык имтиханнарны да уңышлы тапшыргач, стюардесса таныклыгы бирелә.
– Авиакомпанияләргә кастинг буенча үтәләр дип ишеттем. Сайлап алу шартлары ниндирәк?
– Төрле авиакомпаниядә төрлечә. Кайсыларында буең 165 сантиметрдан да ким булмаска тиеш, икенчеләрендә моңа бөтенләй игътибар итмиләр. Еш кына 30 яшьтән соң бу эшкә алмыйлар. Кайбер җирләрдә фигурага да игътибар зур: кием үлчәме 46дан артмаска тиеш. Бортпроводник хезмәтенә алынучылар сөйкемле булырга, камил сөйләшергә тиеш. Телләр белү дә мөһим. Ләкин иң мөһиме – коткару җайланмалары төзелешен, суга яисә коры җиргә эвакуация оештыруны, янгын сүндерү тәҗрибәсен, авиация һәм очыш куркынычсызлыгын белү.
– Стюардесса булу синең балачак хыялың идеме?
– Мин бала чактан ук әти-әнием белән бик еш сәяхәт итә идем. Күбесенчә самолетларда очарга туры килде.
Шуңа күрәдерме, яшүсмер чагымда пилотлар, стюардессалар, самолетлар турында кинолар карау, китаплар уку белән мавыгып киттем. Мин аларның кыюлыгына, тәвәккәллегенә, сабырлыгына соклана идем. Стюардесса булу өчен нинди сынаулар узарга кирәклеген белешә, инглиз телен өйрәнә башладым. Ул вакытта минем өчен бортпроводник булу чынга ашмаслык хыял гына иде. Шуңа күрә, 2017 елда «Яктылык» мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, мин Финанс-икътисад көллиятендә укып, хисапчы һөнәрен үзләштердем дә белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Шул ук вакытта Аграр академиянең читтән торып уку бүлегенә кердем. Әмма, исәп-хисап нигезләрен яхшы белсәм дә, бухгалтер һөнәре, көн саен бер үк өстәл артында, 8 сәгать буена бина эчендә утыру минем характерыма, эчке халәтемә берничек тә туры килмәгәнне мин бик тиз аңладым. Язмыштыр инде, ярты еллар чамасы эшләгәч, мин очраклы рәвештә «Курумоч аэропорты эшкә стюардессалар кабул итә», дигән белдерү күреп алдым. Шунда ук үземнең анкета һәм резюмены җибәрдем һәм мине әңгәмәгә чакырдылар. Ул шалтыратудан соң бик нык дулкынланганымны әле дә яхшы хәтерлим: маңгаема салкын тир бәреп чыкты, кулларым дер-дер калтырый… Чөнки мин инде күптән хыялым белән хушлашып, үз-үземне тынычландырып, хәтта инглиз телен өйрәнүне дә ташлаган идем.
Әңгәмә уңышлы узды, Тюменьдә өч айлык бортпроводниклар курсларында укып чыктым һәм менә инде мин стюардесса…
– Беренче рейсың кайсы шәһәргә булды?
– Тәүге рейсым Мәскәүдән Усинск шәһәренә иде. Бераз дулкынландым, әмма самолет эченә керү белән мин үземне әйтерсең лә бу һөнәр белән күптән шөгыльләнгән кебек хис иттем. Инструктор һәм методист минем беренче очышымны яхшы бәяләп, мөстәкыйль рәвештә эшләргә рөхсәт иттеләр. Шул көннән башлап, стюардесса һөнәре минем күңелемә бик тә ятышлы булуын аңладым.
Хәзер инде миңа чит илләргә очарга да рөхсәт бирделәр. Шушы көннәрдә Төркиягә һәм Азәрбайҗанга рейслар булачак.
– Ә штаттан тыш хәлләр булганы булдымы?
– Җитди хәлләр булганы юк. Вак-төяк низаглар, бәхәсләшүчеләр очраштыргалый инде. Мәсәлән, салонда тәмәке тартырга теләүчеләр булгалады…
Кешеләр самолетта очудан куркалар, шуңа күрә кайвакытта агрессив та булалар. Әмма мондый вакытта без үзебезне тыныч тотарга тиеш. Гадәттә, конфликт уңай хәл ителә.
– Стюардесса һөнәрен сайлавыңа әти-әниең ничек карады?
– Аеруча әнием каршы булды. Чөнки бу бик куркыныч һөнәр, дип саный. Бөтен әниләр кебек үк, ул минем өчен бик кайгыра. Шуңа күрә стюардесса һөнәрен сайлавымны Тюменьгә укырга китәсе көнне генә әйттем. Алдан әйтеп аны борчыйсым килмәде. Ул ничек кенә каршы булса да, карарымны кабул итеп, һәрьяклап булышачагын белә идем…
– Һөнәреңнең нинди уңай һәм тискәре якларын атар идең?
– Уңай якларына килгәндә, әлбәттә, бу сәяхәт итү мөмкинлеге, матур форма, зур коллектив, югары хезмәт хакы һәм пенсиягә иртәрәк китү мөмкинлеге. Физик һәм мораль яктан бераз авыр булгалый, эш графигы үзгәреп тора, сәгать пояслары еш алмашына. Кайвакыт рейска чыгасыңны берничә сәгать алдан гына беләсең. Шуңа күрә көндәлек тормышыңны, гаилә бәйрәмнәрен планлаштыруы кыен. Әмма бу сәбәпләр миңа бәхетле булырга комачауламыйлар, чөнки минем хыялым чынга ашты! – дип тәмамлады сүзен Виктория.
Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.