Домой О татарах Национальные праздники, традиции и обычаи Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә

Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә

0
Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә

Менә тагын Сабан туйлары җитте! Күптән көтеп алынган ямьле мизгелләргә коронавирус дигән афәт тә, айлар буе коеп яуган яңгырлар да киртә була алмый икән, илләребез – тыныч, мәйданнарыбыз киң генә булсын!

Милли бәйрәмебездә хезмәт кешесенең буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабан туе – бик борынгы бәйрәм булса да, ямьле язларда һәрвакыт яшәрә: яңа гына тормышка аяк басучы яшьләр яңа гореф-гадәтләр тудыра, яңа җыр-биюләр өстәлә, яңа спорт төрләре мәйданга чыга. Сабан туе олысын-кечесен, ерак юлны якын итеп кайткан туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыя торган күркәм бәйрәм ул. Шуңа күрә без аны яңа күлмәкләр тегеп, сөлге-яулыклар җыеп, мул өстәлләр корып, сагынып көтеп алабыз.

Заманалар үзгәрсә дә, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә тугры калып, ярмәклеләр яз башыннан ук йорт-җирләрен җыештырып, урамнарны себереп, тәрәзә капкачларын буяп-матурлап куйдылар. Сабан туена бер атна калып барганда авыл яшьләре йорттан йортка йөреп, уен-көлке, җыр-бию белән сөлгеләр, бүләкләр җыю йоласын оештырдылар. Һәр өй алдында туктап, хуҗалар чыгарып биргән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп, түгәрәк уенга чакырып йөрделәр. Әлеге онытылып бара торган тамаша күңелләребезгә бигрәк тә хуш килде. Җир шары буйлап таралган коронавирус аркасында авыл халкы күрешү-очрашуларга сусаган, аралашулар сирәгәйгән иде бит инде.

12 июнь көнне Ярмәк җирлегендә үткән Сабан туе һәр елдагыдан да күркәмрәк башланып китте. Табигать тә быел үзенең 285нче туган көнен бәйрәм итүче Иске Ярмәк авылы өстенә кояш нурларын мулрак сибә иде кебек. Ләкин табигать, май һәм июнь яңгырлары белән куандырса да, бу көнне җылы көткән игеннәрне җылыта алмады.

Менә инде 10 ел дәвамында Ярмәк Сабан туе “Кашлак” дип аталган урында, юл өстендә үтә. Тантаналы өлеше “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле әзерләгән “Сабан туе” күренеше белән башланып китте. Гадәттә, олы бер чараны башлау алдыннан аксакаллар белән киңәшү гадәте яши. Быелгы Сабан туе да Кләүле, Исаклы, Камышлы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең хәер-фатихасы, тәкъбир белән ачылып китте. Хәзрәт, авылыбызның юбилее уңаеннан, тарихыбызга кагылышлы мәгълүматлар белән таныштырды. Иске Ярмәк быел түгәрәк даталарга бай: авылга нигез салынуга – 285 ел, яңа мәчет төзелүгә – 30 ел, язучы Зыя Ярмәкинең тууына – 135 ел, гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 110 ел тула.

Сабан туе белән котлап, хәзрәт бәрәкәтле тормышлар, саулык-сәламәтлек, балалар саны күп булып, авылыбыз гөрләп торсын иде дип, изге теләкләрен җиткерде.

Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов Сабан туе бәйрәмен ачык дип белдергәч, авылдашларны һәм килгән кунакларны Россия көне, Иске Ярмәк авылының 285 еллыгы, Сабан туе бәйрәме белән котлады.

– Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар! Барыбызга да иминлектә, исәнлектә яшәргә язсын, чәчкән ашлыкларыбыз, утырткан бакчаларыбыз мул уңыш белән куандырсын, ел саен шулай очрашып торырга насыйп булсын, – дигән теләкләрен ирештерде.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та, Ярмәк җирлегендә яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәме, авылның 285 еллыгы белән котлап, авыл администрациясе исеменнән 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

– Сабан туе, беренче чиратта, милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк: районыбызда бердәм, тату яшәүче татар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә җыелган, чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан уйныйлар, бииләр, лаеклы ял итәләр. Авылда хезмәт батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле ярмәклеләр, алдагы көннәрдә дә районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә язсын, – диде Рафаэль Камилович.

Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, мәйданга Ярмәк җирлегенең хезмәт алдынгыларын, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнарын чакырып, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Гөлисә Бәдретдинова, Салават Җәләев, Равилә Әхсәнова, Рамилә Шамкаева, Наил Галимуллин һәм башкалар.

“Җирле үзидарәнең Мактаулы гражданины” исемен искеярмәкле Дамил Хәсәншинга, Әлфия Баһаутдиновага һәм Мәсгудә Габидуллинага, яңаярмәкле Рузалия Гафуровага, чулпанлы Равил Әбүнәгыймовка бирделәр. Рафаэль Камил улы тантаналы төстә күкрәкләренә Мактау билгесе һәм тасмалар такты.

Ярмәк җирлеге администрациясе Мактау грамоталары белән Гали Каюмов, Малик Мөхәммәтҗанов, Айгөл Галимуллина, Гөлнара Вәлитова, Рәхимҗан Абдуллин, Расих Габидуллин, Рамил Кәримов, Әлфира Кәлимуллина бүләкләнделәр, ә Рәхмәт хатлары Гамил Мөхәммәтҗановка, Галия Вәлиәхмәтовага, Кадрия Ситдыйковага, Әсхәт Жуматдиновка бирелде.

Губерна Думасы депутатлары Владимир Субботин һәм Виктор Кузнецов исеменнән Рәхмәт хатлары Алсу Әхмәтовага, Нәгыйм Гыйбадуллинга, Мәсхүт Рәхимовка, Фәридә Шәрәфетдиновага һәм Эдуард Зәйнуллинга тапшырылды.

“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров исеменнән оешма әгъзасы Фәһим Йосыпов, авылның мәдәният тормышында актив катнашкан Гөлсинур Гафурова, Алсу Сафиуллина, Зәмзәмия Вафина, Наилә Ганиева, Әнисә Әскәрова истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Иске Ярмәк мәчете төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан дин юлында күрсәткән хезмәтләре өчен бер төркем диндәшләренә Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә истәлекле бүләкләр тапшырды. Сабан туена кадәр балалар өчен төрле дини конкурслар игълан ителгән булган, һәр катнашучыга бүләкләр һәм дипломлар бүләк итеп, хәзрәт сабыйларны бик тә шатландырды.

Сабан туе мәйданында милли киемнәрдән киенгән балаларыбызның, егет-кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш тапты, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Үзешчән сәнгать осталары – “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле, милли йолаларыбызны тасвирлап, җырлап-биеп, мәйданга бәйрәм рухы таратты. Төрле җирләрдән килгән кунакларның чыгышы да бәйрәмгә гүзәллек өстәде. Концерт программасын күңелле һәм оста итеп Гөлисә Бәдретдинова алып барды.

Сәхнәдә җыр, бию, авылдашларны хөрмәтләү мизгелләре барса, мәйдан уртасында авылдашлар спорт уеннарында көч сынаштылар. Шуны да әйтергә кирәк: спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Штанга күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, багана башына үрмәләп менү, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып чабу, турникта күтәрелү кебек бәйгеләрне тамашачы бик яратып карады. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Мәйдан уртасы умарта күче кебек гөж килеп торды, һәркем үзе яраткан ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, җан атып утырды.

Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе – көрәш. Быелгы бәйрәмдә көчен сынап карарга теләгән таза гәүдәле баһадирлар да, яшь көрәшчеләр дә мәйданда бил алышты. Кунаклар арасында Кәрим Рузмәтов беренче урынны бирмәде, икенче урынга – Камышлы авылыннан Ильвир Әхмәтов, өченче урынга Мансур авылыннан Ленар Гарифуллин чыкты. Ярмәклеләр арасыннан Рөстәм Гыйниятуллин – беренче урынны, икенче һәм өченче урыннарны Илнур Каюмов һәм Илдан Яруллин яуладылар. Шулай итеп беренче урынга чыккан ике батыр көрәштеләр һәм, беренчелекне бирмичә, абсолют батыр исеменә һәм сарык тәкәсенә кунаклар арасыннан Камышлы егете Кәрим Рузмәтов лаек булды. Рөстәм Гыйниятуллинга да сарык бирелде. Үзебезнең авыл көрәшчесе бит! Көрәшчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды, ә иң затлысы Әлфия ханым Баһаутдинова чигеп биргән сөлгеләр Сабантуй батырлары Рөстәмнең дә, Кәримнең дә күкрәгенә бәйләнде. Шуны да әйтеп үтәсе килә, Сабантуй бәйрәме тулысынча авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырылган иде. Бу инде Ярмәк җирлегендә яшәүче халыкның һәм шушы төбәктән чыккан авылдашларның бердәмлеген, юмартлыгын исбат итте.

Балалар өчен күптөрле күңел ачулар каралган иде. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре “түзсен” генә. Сабыйлар әле монда, әле тегендә спорт ярышларында көч сынаштылар, батутларда сикерделәр, шикәр мамыгы, туңдырма ашадылар. Ә олырак буын вәкилләре шашлык сата торган аланда кайнаштылар.

Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Ярмәктә дус-тату яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, авылда төзелгән йорт бизәкләрендә дә чагыла. Йортлары төзек, матур, урамнар чиста. Һәр йорт капкасы төбендә җиңел машиналар туктаган, кунакларны сыйлар өчен, бәлешләре, ашлары пешкән, чәе кайнаган. Төп йортта яшәүче әти-әниләр, апа-абыйлар кунакка кайткан балаларын, туганнарын сыйлыйлар, табигать кочагында сыйныфташлар очраша. Юбилейлы да, юбилейсыз да Сабан туйлары гел менә шулай матур уза Ярмәктә.

Кызганычка, Сабан туе – очрашу һәм күрешү генә түгел, саубуллашу мизгелләреннән дә тора. Быелгы Сабан туе кыры, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәп, киләсе очрашуларны көтеп калды.

Фәния Кәримова.

Иске Ярмәк авылы. Камышлы районы.