Домой Жизнь татар Ир кешегә тиешлесен артыгы белән үтәде

Ир кешегә тиешлесен артыгы белән үтәде

0
Ир кешегә тиешлесен артыгы белән үтәде

Февраль башында хөрмәтле аксакалыбыз Миргарифан ага Галәлетдиновның тууына 90 ел тулды. Самараның Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, ул ихлас күңеле белән шушы изге эшкә алына һәм башлап йөрүчеләр арасында була.

Миргарифан Сәйяр улы 1931 елда Похвистнево рай­онының Яңа Мансур авылында туган. Сугыш вакытында, Совет власте диннәргә йомшаграк карый башлаган 1944 елда, авылда яңадан мәчет ачылуын хәтерли. “Ул елны Гает бәйрәме  27 ноябрьгә туры килгән иде. Таң алдыннан без, малайлар, яңа яуган кар өстендә эзләр салып, мәчеткә килдек. Гомеремдәге беренче Гает намазым бер дә истән чыкмый. Ирләрнең күбесе сугышта булганлыктан, мәчеттә картлар һәм яшүсмерләр генә җыелган иде”, – дип искә ала ветеран.

Миргарифан Сәяр улы го­меренең зур өлеше Куйбышевта үткән. Ул КАТЭК заводына эшкә урнаша, өйләнә, Яблонька бистәсендә йорт салып керә. Ә сиксәненче еллар башында, Приволжский микрорайоны төзелә башлагач, алма бакчасын калдырып, Мәскәү шоссесы буенда төзелгән күпкатлы йортларның берсенә күченергә туры килә.

Бала чагыннан күңеленә салынган ислам дине һәм татарлык рус шәһәрендә дә онытылмый, билгеле. 1967 елда Малый Тупикта мәчет ачылгач та, Миргарифан намазга йөри башлый. Ә үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән, татар җәмгыяте эшенә кереп чума – Стара Загора урамында мәһабәт мәчет салу эшләренә кушылып китә. Ул, Харис Гыйниятуллин, Таһир Мамышев, Ләбиб Мостафин, Равил Яһудиннар белән бергә төзелеш өчен акча җыя. Алар эш барышын, материаллар белән тәэмин итүне, проект ясаучыларның һәм тө­зүчеләрнең ислам кануннарыннан чыкмыйча эшләвен тикшереп, үзенә күрә җәмәгать контроле оештыралар. Үзләренең тәҗрибәләренә таянып, төзү-монтажлау эшләрендә эшлек­ле киңәшләрен бирәләр. Барысыннан да бигрәк Миргарифан ага тырыша, мәчет төзелә башлаган көннән башлап, ачылган 1999 елга кадәр төзелеш эшләрен үз контроле астыннан бер минутка да чыгармый. Шуңадыр да ул ачылган мәчетнең беренче коменданты, дөресен әйткәндә, зав­хозы итеп сайлана. Мәхәллә советы җыелышларында чыгыш ясаганда, тәнкыйть сүзе әйтергә дә, үзенең фикерен белдерергә дә куркып тормый, ә андый-мондый хәл килеп чыкса, күңеленә якын алып, озак хафалана иде.

Олыгая барган саен йө­рәгенә ешрак зарланды, әле бер, әле икенче җире сык­рап, әрнеп, картлык вакыты җиткәнен белдерә иде. Ә беркөнне, 2004 елның 16 сентябрендә, Миргарифан абый­ның гомере өзелде.

Ир кеше тормышта нәрсә эшләргә тиешлеген барыбыз да яхшы беләбез. Миргарифан ага аңа тиешлене артыгы белән дә үтәде, бугай. Ләкин йорт салу, сад-бакча утырту, ике улын үс­терү белән генә чикләнмәде, Са­ма­раның Җәмигъ мәчетен төзү эшләрендә башлап йө­рүчеләрнең берсе буларак, та­тар­ның милли яңарыш эшенә сал­лы өлешен кертеп калдырды.

Шамил Галимов.

Автор фотсурәте.

Бердэмлек