Домой Главные новости Иран президенты Ибраһим Рәиси авиаһәлакәттә һәлак булган

Иран президенты Ибраһим Рәиси авиаһәлакәттә һәлак булган

0

Кичә Азәрбайҗан президенты белән плотина ачылышында катнашкан Иран президенты Ибраһим Рәисинең вертолеты һәлакәткә юлыкты. Томанлы вакытта, таулы урында ул радарлардан югала. Ул каты итеп төшеп утырган, дип язды Иран мәгълүмат чаралары. Төн буе эзләгәч, аны Төркия дроны тапкан. Шул урынга баргач, вертолетның тулысынча янып беткәне ачыкланган. Ибраһим Рәиси һәлак булган, дип яза ИРНА агентлыгы.

Вертолетны барлыгы 11 сәгать эзләделәр. Бу урын таулы, өстәвенә, явым-төшем булды, дип яза мәгълүмат агентлыгы озак эзләү сәбәбен.

Рәисигә 63 яшь. Ул элек прокурор булган. 2021 елдан президент. Ул сәид – Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән. 2019 елдан АКШ санкцияләрендә. Ул утырган вертолет Белл да АКШта эшләнгән.

Аның белән бергә тышкы эшләр министры, Көнчыгыш Азәрбайҗан губернаторы, Тәбриз имамы да булган. Алар да үлгән.

Иран Конституциясе буенча, президент үлсә, аның вазифалары беренче урынбасарга күчә. 2021 елдан бу вазифада Мөхәммәд Мохбир.

Авиаһәлакәт урынныннан президент мәетен алып китәләр.

https://intertat.tatar/