Домой Главные новости Җирдә яткан акчаны алырга ярыймы-юкмы?

Җирдә яткан акчаны алырга ярыймы-юкмы?

0
Җирдә яткан акчаны алырга ярыймы-юкмы?

Урамда акча таптыгызмы? Ә җирдә яткан акчаны алырга ярыймы? Кемнәрдер төрле ырым-шырымга ышана, кемдер юк, шулай да сак булырга кирәк. Акча бик көчле энергетикага ия дип санала, кеше акчасы зыян салырга мөмкин диләр.

Гомумән, һәрвакытта да акча аеруча мөһим булган. Акча булсын өчен кешеләргә озак һәм тырышып эшләргә туры килә. Нәкъ менә шуңа күрә очраклы баю лаексыз дип санала һәм нинди дә булса начарлык китерергә мөмкин. Кәгазь акча һәм тәңкәләр үзләренең хуҗаларының энергиясен үзенә сеңдерә диләр. Әйтик, әгәр узган хуҗасы намуссыз яки явыз кеше булса, акча нәкъ менә шуны үзенә алган. Һәм киресенчә.    

Кеше ниндидер әйберен югалта икән, алмашка ниндидер яхшырак, мөһимрәк әйбер киләчәк дигән ышану бар халыкта. Шул ук акча, мәсәлән, күпмедер сумма төшереп калдырасыз, югалтасыз икән, алмашка уңышка ия булачаксыз. Ә менә табылган акча белән икенче төрле ситуация: җирдә кошелек, акча тапкан кеше киресенчә нәрсәдер югалтырга, проблемаларга чумарга мөмкин. Дүрт юл киселешендә акча тапсаң, аны алырга ярамый. Бу урын тискәре энергия җыючы иң куркыныч урыннарның берсе дип санала. Шулай ук ач вакытта җирдән акча табып алсаң, үзеңне хәерче тормышка дучар итәсең. Шуңа күрә халык зирәклеге кисәтә: чит байлык өчен үз иминлегеңне куркыныч астына куярга кирәкми.  

Һәр негатив сынамышка позитивы табылып кына тора. Мисалга, әгәр кошелек ай үскән вакытта табылса, акчаларны чәчәк чүлмәгенә салып куярга кирәк. Шул чакта сезнең керемнәрегез артачак. Тагын шундый фикер дә бар: яңгыр яки кар яву вакытында табылган акча уңыш китерәчәк. Бәхетне борынгы тәңкәләр җәлеп итәчәк. Шулай ук әгәр тиен акчаның бөркетле ягы өскә карап яткан очракта да бәхеткә юрыйлар. Кызык, әйе бит?  

Акчага бәйле сынамышларның атна көненә караганнары да бар. Мәсәлән: акчаны дүшәмбе көн тапкан булсагыз, сезне эштә “югарыга үрләтәчәкләр”. Сишәмбедә табылганы Сезгә көчле йогынты ясаячак кеше белән очрашуны фаразлый. Чәршәмбе – мул гына премия алачаксыз. Пәнҗешәмбе көнне табылган булса, яхшы хәбәрләр көтегез. Җомга – бүләккә, шимбә – табышка, якшәмбе – тормышыгызда бик мөһим булачак кешене очратачаксыз.  

Ә менә буш янчык тапсагыз, нәрсә көтәргә икән? Бу начар билге булып санала, шуңа күрә аңа кагылмау хәерлерәк булыр.  

Аласызмы-юкмы, бу һәркемнең үз эше әлбәттә. Әмма кошелек тапкан очракта иң беренче чиратта аның хуҗасын табу өчен бәлки полициягә тапшырырга кирәктер. Ә менә, мәсәлән, 10-500лек кәгазь акча тапкан очракта нишләргә. Бу очракта аларны үзегездә тотмаска, шунда ук сарыф итәргә кушалар.  

Ә сез нинди юраулар беләсез, дуслар? Комментарийларда бүлешегез.

Шаһиева Гөлназ

matbugat